Иоһанн Фихте
Иоһанн Фихте | |
алман. Johann Gottlieb Fichte | |
Тулы исеме |
Иоһанн Һотлиб Фихте |
---|---|
Туган көне | |
Туган |
Саксония |
Вафат көне |
27 гыйнвар 1814[1][2][…] (51 яшь), 29 гыйнвар 1814[3] (51 яшь) яки 1814[4] |
Ил | |
Эшчәнлеге |
фәлсәфәче |
Калып:Wikidata gender switch | |
Култамагасы | |
Ио́Һанн Һо́тлиб Фи́хте (алман классик фәлсәфәсе вәкилләренең берсе, субъектив идеализмга нигез салучыларның берсе.
Фихте Рамменау дигән җирлектә игенче гаиләсендә туа. Ул Кант йогынтысы астында язылган «Серләр ачу галәмәтенә тәнкыйть күзлегеннән карау тәҗрибәсе» хезмәтенә югары бәя бирелә. Шундый ук бәяне Фихте үзенең Бөек француз революциясе йогынтысында язган башка китабына да ала. Ләкин Фихте атеистик вәгазьләр таратуда гаепләнә, һәм ул Йена университетыннан китәргә мәҗбүр була.
1800 елда Фихтеның Берлин шәһәренә бәйле гомер дәвере башлана. Соңрак (1810 елда) ул Берлин университетының профессоры, 1812 елдан аның ректоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Берлин шәһәрендә Фихтеның карашларында үзгәрешләр сизелә башлый. Алманиянең Наполеон Франциясе белән барган сугышта җиңелүе Фихтеның француз инкыйлабына карата формалашкан күтәренке карашларын сүрелдерә төшә.
1794 елда Фихте үзенең «Фән турындагы тәгълиматның нигезе» дигән хезмәтен бастырып чыгара. Бу хезмәттә ул фәлсәфәне «фәннәр фәне» дигән яссылыкта бәяләргә омтыла. Фихте, анда фәлсәфәнең ике капма-каршы юнәлештә яшәгәнен искә алып, материалистик юнәлешне түбәнгә төшерү, идеализмны югарыга чөю максатын куйган була. Дөрес, ул Кантның дуалистик карашларын тәнкыйть итә, ләкин материалистик позициядән түгел, бәлки киресенчә, субъектив идеализм мәсләгеннән чыгып тәнкыйтьли.
Фихте фәлсәфәсенең үзәген шәхеснең интуитив җисеме «мин» тәшкил итә. Фихте «мин»гә «мин түгел» категориясен каршы куя. Һәм аның «мин»е белән «мин түгел»е бербөтен система дип карала. Фихтенең карашынча, «мин» — тезис, «мин түгел» — антитезис, «абсолют мин» — синтез ролендә чагылалар.
Фихтеның фәлсәфәсе — шактый катлаулы һәм кеше тәҗрибәсеннән ерак торган тәгълимат. Әгәр дә аның барлык башваткыч уйдырмаларын алып ташласаң, субъектив идеализмның иң үтә формасы ярылып ятканы ачыла. Аның карашы буенча, дөньяда әнә шул Фихте китергән «мин»нән башка предметлар, күренешләр — барысы да «мин»нең ихтыярыннан тора, «мин»-гә буйсына.
Искәрмәләр
- Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ Johann Gottlieb Fichte // Internet Philosophy Ontology project (ингл.)
- ↑ Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ Library of the World's Best Literature / за ред. Ч. Д. Уорнер — 1897.
- ↑ https://whoswho.de/bio/johann-gottlieb-fichte.html#
- ↑ http://www.zeno.org/Philosophie/M/Fichte,+Johann+Gottlieb/Biographie
Чыганаклар
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
- 19 май көнне туганнар
- 1762 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- 27 гыйнвар көнне вафатлар
- 1814 елда вафатлар
- 29 гыйнвар көнне вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Алмания фәлсәфәчеләре
- Алмания язучылары
- Алман фәлсәфә мәктәбе фәлсәфәчеләре
- XVIII гасыр фәлсәфәчеләре
- XIX гасыр фәлсәфәчеләре