Шарль де Монтескьё
Шарль де Монтескьё | |
---|---|
фр. Montesquieu | |
Исеме | фр. Charles-Louis de Secondat |
Тулы исеме | Шарль-Луи́ де Секонда́, барон Ля Брэд |
Туган көне | 18 гыйнвар 1689 (335 яшь) |
Туган | Франция , Жиронда департаменты, Ля-Бред коммунасы |
Вафат көне | 10 февраль 1755[1][2] (66 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | философ, хокук белгече, язучы |
Супруга | Q22259984? |
Балалары | Q5928631? |
Бүләк һәм премияләр | |
Култамагасы |
Шарль де Монтескьё, Шарль-Луи́ де Секонда́, барон де Ля Брэд һәм де Монтескьё (фр. Charles-Louis de Seconda, Baron de La Brède et de Montesquieu; 1689 елның 18 гыйнвары, Француз корольлыгы, Жиронда департаменты, Ля-Бред коммунасы — 1755 елның 10 феврале, Париж) — француз фәлсәфәчесе, хокук белгече, язучы. Хакимиятне өч төркемгә (башкарма, суд, кануннар чыгару) бүлү турында теория (фр. séparation des pouvoirs, лат. trias politica) авторы[4]. АКШ Конституциясен төзегәндә (1787 елда кабул ителгән) Монтескьё фикерләре кулланылган.
Тәрҗемәи хәле
1689 елның 18 гыйнварында Бордо шәһәре янындагы Ля Брэд кальгасендә аксөяк гаиләсендә туган. 1705 елда Бордода католик көллиятен тәмамлый һәм хокук фәнен тирәнтен өйрәнү өчен Парижга килә. 1714 елда Бордога әйләнеп кайта, шәһәр судында киңәшче, ике елдан судның вице-президенты була.
сатира остасы булып таныла. Романда ике фарсы кешесе хат язышып фарсы җәмгыятен (чынлыкта, король хакимияте һәм дин әһелләре изүе астында яшәүче, тәкәббер, юк-барга ышанучы француз җәмгыятен) каты тәнкыйтьли. Әлеге җәмгыятьтә гыйлемлек тормыштан аерылган, сәнгать хакимнәргә сукырларча сокланудан узмый. Романда яшәүгә көче булмаган, эчтән таркалып баручы җәмгыять күзаллана.
1725 елда «Книд гыйбадәтханәсе» (фр. Le Temple de Gnide) исемле прозада язылган поэмасын иҗат итә. 1726 елда башкалага күчеп, «Парижга сәяхәт» исемле прозада язылган икенче поэмасын чыгара. Әмма язучылык эше генә аны канәгатьләндерми.
1728 елда Парижны калдырып, Аурупаның төрле илләренең хокук институтларын тикшерү максаты белән өч еллык сәяхәткә чыгып китә. Италия, Пруссия, Нидерландларда булгач, ике елга Англиядә туктый. Лондонда инглиз хокук фәнен ныклап өйрәнә, ил парламентының конституция тәҗрибәсен үзләштерә. Инглиз хокук белгечләре, фәйләсүфләре, сәясәтчеләре белән аралашу аның дәүләт-хокук идеаллары формалашуга нык тәэсир итә. Үз идеалларын «Кануннар нигезе турында» исемле төп хезмәтендә чагылдыра.
«Кануннар нигезе турында»
аристократия, тирания, деспотизм яшәргә хокуксыз, дип исәпли. Идарә итүнең иң кулай формасы — конституция белән хокуклары чикләнгән монархия дип таба.
«Кануннар нигезе турында» китабын язганда, 1734 елда «Римлыларның бөеклеге һәм җиңелүе сәбәпләре турында уйланулар» әсәрен бастыра. Анда Монтескьё тарихи процессның дингә бәйле үзгәрүе турында фикерне катгый кире кага.
«Табигать һәм сәнгать әсәрләрендә хис турында тәҗрибә» исемле трактаты, авторы вафатыннан соң ике ел үткәч, Дени Дидроның «Энциклопедия»сендә урнаштырыла.
Монтескьёның хезмәтләрен күренекле дәүләт эшлеклеләре җентекләп өйрәнә. Мәсәлән, Екатерина II үзенең «Наказ» әсәрен (1767) Монтескьёның «Кануннар нигезе турында» китабына таянып язуы мәгълүм.
Монтескьё афоризмнары
- Канунның артык катгыйлыгы аны үтәүгә киртә булып тора.
- Кануннар һәркем өчен бердәй мәгънәгә ия булырга тиеш.
- Тәкәбберлек – ахмакларның калканы.
- Әз генә белү өчен дә күп укырга кирәк.
- Бер кешегә карата кулланылган хаксызлык һәркемгә кагыла.
- Азрак уйлаган саен күбрәк сөйләшәсең.
- Хакимиятне кулында тоткан һәркем аннан явызларча файдаланырга омтыла.
- Җинаятькә каршы чара – ул җәза.
Искәрмәләр
- Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ Charles-Louis de Secondat, baron de La Brède et de Montesquieu // Annuaire prosopographique : la France savante
- Bibliothèque nationale de France Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ Монтескьё. «Из духа законов». Книга XI
Әдәбият
- Мудрость тысячелетий. Энциклопедия (автор-төзүче Вольдемар Балязин). М.: «ОЛМА-ПРЕСС», 2003, 421-422нче битләр. ISBN 5-224-00562-0
Сылтамалар
- Монтескьё 2019 елның 7 апрель көнендә архивланган.. Большая российская энциклопедия(рус.)
- Плавинская Н. Ю. «Дух законов» Монтескьё и публицистика Великой французской революции 1789—1799 гг.(рус.)
Шулай ук карагыз
- 18 гыйнвар көнне туганнар
- 1689 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Франциядә туганнар
- 10 февраль көнне вафатлар
- 1755 елда вафатлар
- Парижда вафатлар
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча социологлар
- Әлифба буенча адвокатлар
- Әлифба буенча хөкемдарлар
- Әлифба буенча тарихчылар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча юристлар
- Әлифба буенча галимнәр
- XVIII гасыр тарихы
- Франция фәлсәфәчеләре
- Франция язучылары
- Франция хокук белгечләре
- Франсуз академиясе әгъзалары
- Пруссия фәннәр академиясе әгъзалары
- Сәяси фәлсәфәчеләр