Томас Мор
Томас Мор | |
---|---|
ингл. Thomas More | |
Исеме | ингл. Thomas More |
Туган көне | 7 февраль 1478 (546 яшь) |
Туган | Лондон |
Вафат көне | 6 июль 1535[1] (57 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | хокукчы, сәясәтче, язучы |
Әтисе | Q16863466?[2] |
Анасы | Q75801380?[3][2] |
Супруга | Q23815626?[2] и Q18756581? |
Балалары | Ропер, Маргарет[d][2], Q23814229?[3], Q23814341?[2][3], Q23814429?[2][4] и Margaret Clement[d][2] |
Култамагасы |
Томас Мор, ингл. Thomas More (1478, Лондон — 1535, Лондон) — Англия гуманисты, дәүләт эшлеклесе, язучы, утопик социализмга нигез салучыларның берсе. Эразм Роттердамлының дусты. Англия канцлеры (1529-1532). Католик булу сәбәпле, англикан чиркәве югары башлыгы саналучы корольгә ант итми, илне сатуда гаепләнә һәм җәзага тартыла. Англикан чиркәве тарафыннан изге дип табылган (1935).
«Утопия» әсәрендә (1516) шәхси мөлкәт булмаган, сәнәгать һәм көнкүреш иҗтимагый, хезмәт мәҗбүри булган фантастик идеаль җәмгыять үрнәген бирә.
Тәрҗемәи хәле
Яңарыш чорының күренекле вәкиле, Эразм Роттердамлы (1469-1536) белән танышып, гомерлек дуслык урнаштыра.
Эшчәнлеге
Белем алгач, әтисе юлыннан китәргә тиеш була. Тиз арада Фландриягә бара. Генрих VIII Т. Морны үзенең киңәшчесе итеп билгели. Дәүләт хезмәтендә тиз күтәрелә, әһәмиятле дәүләт вазифаларын били. 1529 елдан Англия лорд-канцлеры, ритсер дәрәҗәсенә ирешә.
Дәүләт хезмәте белән бергә әдәби иҗат белән дә шыгыльләнергә вакыт таба. «Лютерга җавап бирү» әсәрендә католик диненең нигез принципларын яклый, динне реформалаштыру яклы булганнарга каршы чыга. Өлкәнәя барган саен, яшь чагындагы фикерләрен үзгәртә. Европа мәдәниятенең нигез ташы булган католик динен яклый. Король Генрих VIII башлаган динне үзгәртеп кору чорында сайлау алдында кала: дәүләт мәнфәгатьләрен сатучы исемен күтәреп, җәза алу яки инануларыңа каршы барып, «чиркәүнең иң югары башлыгы» дип игълан ителгән корольгә ант итү. Т. Мор беренче юлны сайлый, «Югары дәрәҗә турындагы акт»ны кабул итми, отставкага китәргә мәҗбүр була. Аны Тауэрга ябалар, 1535 елның 6 июлендә җәзага тарталар (башы чабыла).
Гаиләсе
- I хатыны Джейн Кольт (1477-1511)
- Балалары Маргарет, Элизабет, Сесиль, Джон
- Алиса Кресакр дигән ятим кызның опекуны була, соңыннан кыз Т. Морның улы Джонга кияүгә чыга.
- Балалары Маргарет, Элизабет, Сесиль, Джон
- II хатыны (1511 елдан) Элис Мидлтон
Искәрмәләр
- ↑ http://www.luminarium.org/renlit/morebio.htm
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Kindred Britain
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Lundy D. R. Sir Thomas More // The Peerage (ингл.)
- ↑ de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
Әдәбият
- Томас Мор. Утопия (латинчадан тәрҗемә). М.: Наука, 1978.
Сылтамалар
- Мор (More) Томас (1478-1535) 2009 елның 19 май көнендә архивланган.(рус.)
Шулай ук карагыз
- 7 февраль көнне туганнар
- 1478 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Лондонда туганнар
- 6 июль көнне вафатлар
- 1535 елда вафатлар
- Лондонда вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча тарихчылар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча хөкемдарлар
- Әлифба буенча язучылар
- Инглиз язучылары
- Бөекбритания сәясәтчеләре
- Җәзаланган язучылар