Шырын
Шырын (рус. Подлипки) — Рязань өлкәсенең Касыйм районындагы татар авылы. Ханкирмән (Касыйм) шәһәреннән 12 км төньяк-көнчыгышрак, Мөрәм юлы өстендә урнашкан.
Халкы
2010 елгы сан алу вакытында биредә 840 кеше яшәве билгеле.
Тарихы
Шырын авылы Касыйм ханлыгы аксөякләре Ширин (Ширинскийлар) биләмәсе булып тора. Ул дүрт авылдан торган Ак аймакка карый торган булган.
Ел саен татар милли бәйрәме Сабан туе үткәрелеп килә.