Бөек Яса
Яса, Бөек Яса (монг. ᠶᠡᠬᠡ ᠵᠠᠰᠠᠭ ᠬᠠᠤᠯᠢ (Их засаг хууль), рус. Яса; Великая Яса)[1] — югары хаким законы, уставы. 1206 елда Чыңгызханны бөек хан итеп сайлау корылтаенда аның тарафыннан халыкка игълан ителгән законнар җыелмасы[2], варислары тарафыннан һәрдаим расланып торган[3].
Этимологиясе
Монгол фигыле «ᠵᠠᠰᠠ, заса» — «дөреслә, оештыр» «г» суффиксы белән «ᠵᠠᠰᠠᠭ, засаг» исемен ясый.
Тарихы
сүзләренә караганда, «хакимлегенең башлангыч чорында, аңа башка монгол кабиләләре кушылганда, начар гадәтләрне бетерде... һәм акыл кушуы буенча, яхшы, лаеклы гадәтләр урнаштырды».
Ясаның төп таләпләре «саф, бозылмаган, гадел, галим һәм акыллы» кешеләрне олылау һәм хөрмәт итү, яманнарны һәм гаделсезләрне җавапка тарту; барлык диннәрне ихтирам итү; зина кылуны, караклыкны, ялган шаһитлек бирүне, хыянәтне һ.б.ны тыю. Тәхеткә варислык, башка илләр һәм халыклар белән мөнәсәбәт тәртипләре күрсәтелә. Ясада хәрби хезмәт (мәсәлән, барлык ирләр дә 10, 100, 1000 һәм 10000 кешелек отрядлардан торган гаскәрдә хезмәт итәргә тиеш), җинаять җаваплылыгы (күп җинаятьләргә үлем җәзасы карала), кайбер гаилә һәм мирас хокуклары һ.б. турында әйтелә.
Текстны өйрәнү һәм торгызу
Яса монгол телендәге төп нөсхәдә дә, тулы тәрҗемәдә дә безгә килеп җитмәгән. Без аны монголларны өйрәнүче фарсы һәм гарәп тарихчыларының (Әл-Мәкризи, Җүвәйни, Вартан, Рәшид әд-Дин, Ибн Батута һ.б.) язмаларыннан һәм хезмәтләреннән беләбез. Бу мәгълүматлар Йозеф Фон Хаммер-Пургшталь тарафыннан җентекләп анализланган[4]. Мондый эшне Илья Березин[5], Карл Эрдманн[6], Генри Хоуорт[7] һәм башка Европа тарихчылары да башкарган.
Д. Айалон Яса турындагы бу мәгълүматлар авторның уйдырмасы, дигән фикер белдерә. Ул Әл-Мәкризи мәмлүкләр хөкүмәтен хур итәргә омтылган һәм шул максат белән аларның монгол юридик нормаларын үз кануннарына кертүләрен күрсәтергә тырышкан, дип саный. Д.Морган һәм Д. Эгль кебек тикшеренүчеләр дә шундый фикер белдерәләр.
И. де Рахевильц фикеренчә, Яса тыюлар һәм кагыйдәләрнең телдән җыелмасы буларак яшәгән, аңа үзгәрешләр кертү тыелган булган. Әмма Яса төгәл эшләнгән юридик кодекс түгел, Чыңгызхан тарафыннан кертелгән (Үгәдәй хакимлеге вакытында берникадәр өстәмәләр белән) төрле кагыйдәләр һәм тыю-табулар җыелмасы була. Ясаның тексты сакланмаган, әмма күп кенә сюжетлар башка урта гасыр чыганакларында билгеле. Вакыт узу белән, Монгол империясе берничә мөстәкыйль өлешкә бүленгәч һәм аларда җирле юридик традицияләр хәлиткеч роль уйный башлагач, Ясаның әһәмияте кими.
Яса белән шулай ук П. Рачневский шөгыльләнә. Аның фикеренчә, Яса — Чыңгызханның төрле сәбәпләр һәм озак вакытлар дәвамында әйтелгән төрле гыйбрәтле сүзләре һәм боерыклары җыелмасы. Бу гыйбарәләрне системалы характердагы юридик документ дип санарга ярамый.
Синолог В. Васильев, фарсы тарихчысы Рәшид әд-Дин бәян иткән Яса белән танышкач, Ясада законнар җыелмасын күрмәвен әйтә. Аның фикеренчә, Яса — бөтенләй закон түгел, ә һәр кытай богдыханының аңа тагылган һәм аның үлеменнән соң бастырылган сүзләре. Мондый гыйбарәләрнең үрнәгенә мисал итеп, Васильев «Домашние изречения Канси» мәкаләсенә күрсәтә[8].
Структурасы
Ясаны торгызып булган өлешләре буенча биш бүлеккә бүлеп була:
- үлем белән җәзалана торган җинаятьләр
- сугыш, аны алып бару һәм хәрби тәртип
- гаилә һәм гаилә төзелеше
- мактаулы батырлыклар
- төрле тыюлар.
Яса тарафыннан билгеләнгән дәүләт механизмы һәм иҗтимагый төзелеше Кытай үрнәгендә оештырыла.
Эчтәлегенә бәйле
Ясаның эчтәлеге турында ышанычлы мәгълүматлар юк, бары тик аның төрле чыганаклардан алынган һәм чагыштырмача Ясага караган өлешләре генә бар. Түбәндә китерелгән исемлек тулы да, төгәл дә була ламый һәм Харольд Альберт Лэмбның (ингл. Harold Albert Lamb) «Genghis Khan: The Emperor of All Men» (Garden City Publishing, 1927) китабы буенча:
- Җир йөзендә күкне вә җирне яратучы, яшәү белән үлемне, байлык белән ярлылыкны үзе теләгәнчә булдырган һәм иң югары хакимлеккә ия булган бер генә Аллаһ барлыгына ышанырга боерылды.
- Руханилар, табиблар һәм тән юучылар төрле ясаклардан азат ителә.
- Империягә буйсынучыларга монголларны кол яки хезмәтче итеп алу тыела.
- Корылтай карары булмаган көе үлем җәзасы куркынычы астында үз-үзеңне император дип игълан итү тыела.
- Монголларга буйсынган халык һәм кланнар башлыкларына мактаулы титуллар йөртү тыела.
- Сугыш турында:
- Буйсынмаган юлбашчы, кенәз яисә халык белән солых урнаштыру тыела.
- Барлык ир-атлар да, аерым бер очраклардан тыш, гаскәрдә хезмәт итәргә тиеш.
- Сугышта катнашмаган ир-атлар билгеле бер вакыт аралыгында империягә бушлай эшләргә тиеш.
- Тиз арада гаскәр җыеп булсын өчен, гаскәрне 10, 100, 1000 һәм 10000 кешелек отрядлардан оештырырга кирәк.
- Һәр сугышчы үзенең коралын яу башланыр алдыннан турыдан-туры командир кулыннан ала. Һәр сугышчы үз коралының торышын күзәтергә, ә командир аны сугыш башланыр алдыннан тикшерергә тиеш.
- Үлем җәзасы куркынычы астында, командирның рөхсәтеннән башка, сугышчыларга дошманны талау тыела; ә рөхсәт булган очракта солдатлар, офицерлар белән беррәттән, императорга тиешле өлешне түләсәләр, табыш алырга хокуклы.
- Хәрби табыш түбәндәгечә бүленергә тиеш:
- 3/5 гаскәргә
- 1/5 җиһангирга (яу җитәкчесенә)
- 1/5 императорга
- Гаскәрне күнектерү өчен һәр кыш зур ау оештырырга кирәк, моның өчен марттан октябрьгә кадәр болан, кыр кәҗәсе һәм пар тояклы ата хайваннарны, шулай ук куян, кыргый ишәк һәм кошларны үтерү тыела.
- Куелган таләпне үтәмәгән яки хан чакыруы буенча килмәгән офицерлар һәм башлыклар үлемгә хөкем ителә. Гөнаһларыбик зур булмаса, алар хан янына үзләре килергә тиеш.
- Никах турында:
- Никах турындагы канун буенча һәр ир-ат үз хатынын сатып алырга тиеш, туганлык никахлары тыела. Кеше бертуган ике кызга өйләнә ала, шулай ук берничә кәнизәге дә булырга мөмкин.
- Хыянәт итүдә гаепләнгән һәркемгә үлем җәзасы бирелә, хыянәттә тотылган кешеләр урында ук үтерелергә мөмкин.
- Әгәр кечкенә балалары булган ике гаилә никах аша берләшергә тели икән, әгәр балаларның берсе малай, икенчесе кыз булса, бу рөхсәт ителә. Балалар үлгән очракта никах шартнамәсе үз көчендә кала.
- Көнкүреш турында:
- Хатын-кызлар милек һәм хуҗалык белән шөгыльләнергә тиеш. Ирләр аучылык һәм сугыш белән генә шөгыльләнергә тиеш.
- Кирәксезгә җиргә кан (хәтта йорт хайваннарының да) кою тыела.
- Хайваннарның канын һәм эчке әгъзаларын ашарга рөхсәт ителә, гәрчә элек бу тыелган булса да.
- Үлем җәзасы куркынычы астында сулыкларда кер юу һәм коену, яисә аларны ничек тә булса пычрату тыела.
- Җинаятьләр турында:
- Ат, үгез, яисә шул бәядәге башка әйбер урлаган кеше җәзалап үтерелә, ә гәүдәсен икегә бүленә. Азрак караклык өчен, урланган әйбернең бәясенә карап, таяк сугу саны белән җәзаларга: 7, 17, 27 һәм 700 гә кадәр. Урланган әйбернең тугыз тапкыр бәясен түләп, тән җәзасыннан качарга да мөмкин.
- Үлем җәзасы куркынычы астында качкын колларга яшәү урыны, ризык һәм кием бирү тыела. Качкын колны очратып, хуҗасы янына алып килмәгән һәркемгә дә шул ук җәза бирелә.
- Шпионнар, ялган шаһитлык бирүчеләр һәм сихерчеләр үлемгә хөкем ителә.
Бу кызыклы
Төрек телендә «канун» сүзе «yasa» формасында (гәрчә Госманлы империясе чорында төрекләр гарәпчә «хукук» сүзен куллансалар да), ә «канунлы» сыйфаты — «yasal» буларак кулланыла.
Дала (Бөек) кануннар җыелмасы — Ясага һәм башка урта гасыр чыганакларына нигезләнеп төзелгән 1640 елгы гомуммонгол кануннар җыентыгы.
Жеты Жаргы — казакъ кодексы. Шулай ук адат сыйфатында.
Искәрмәләр
- ↑ Вернадский Г. В., 1953, Гл. ІI. Монгольская империя — § 6. Великая Яса.
- ↑ Яса // www.tatarica.org, мөрәҗәгать итү: 19.02.2025
- ↑ Яса // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ von Hammer-Purgstall J. Geschichte des goldenen Horde [алм.] — Pest, 1840. — С. 184−192.
- ↑ Березин И. Н. Очерк внутреннего устройства улуса Джучиева // «Труды Восточного Отд. Императорского Археологического Общества» — СПб., 1864. — Ч. VIII.
- ↑ Erdmann Carl. «Temutschin» [алм.] — Leipzig, 1862.
- ↑ Henry Hoyle Howorth: History of the Mongols from the 9th to the 19th Century. [ингл.] — Лондон, 1880.
- ↑ (в I т. кит. хрестоматии В. Васильева). // «Записки Восточного Отд. Императорского Археологического Общества» — 1889. — T. IV. — С. 381.
Әдәбият
- Попов П. Яса Чингисхана // Зап. Вост. отд-ния Рус. археол. об-ва. 1907. Т. 17;
- Вернадский Г.В. История России: Монголы и Русь. М., 2000. Т. 3.
- Яса // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Фрагменты Ясы, реконструированные на основании разных источников
- Вернадский Г. В. Монголы и Русь. — США, 1953.
- Крадин Н. Н., Скрынникова Т. Д. Империя Чингис-хана. — М.: Восточная литература, 2006. — ISBN 5-02-018521-3.11
- Эгль Д. Великая яса Чингис-хана, монгольская империя и шариат // Монгольская империя и кочевой мир. — Вып.1.
- Ayalon D. The Great Yasa of Chinggis khan. A Reexamination (Part’s A, B. Ca, C2) // Studia Islamica — 1971. — Vol. 33. — P. 97−140; 1971. — Vol. 34. — P. 151−180; 1972. — Vol. 36. — P. 113−158; 1973. — Vol.38. — P. 107 156.
- Derereux, Robert. The Yassa of Genghis Khan. // Military Review. — April 1963. — Vol. 43 — No. 4.
- Morgan D. The "Great Yasa of Chingiz Khan and Mongol law in the Ilkhanate // Bulletin of the School of Oriental and African Studies — University of London, — 1986. — P.163 176.
- De Rachewiltz I. Some reflection on Činggis Qan’s Yasay // East Asian History, Vol. 6, 1993. P. 91-104.
- Ratchnevsky P. Die Yasa (Jasaq) Cinggis-khans und ihre Problematik // Schriften zur Geschichte und Kultur des alten Orients. Bd. 5 (Sprache, Geschichte und Kultur der altaischen Volker). — Berlin, 1974. — S.164 172;
- Ratchnevsky P. Cinggis-khan: Sein Leben und Wirken. — S.164 165.
- Ratchnevsky P. Un Code des Yuan. Vol. 1 4. — Paris, 1937, 1972, 1977, 1985.