Ибн Баттута

Ибне Баттута (тулы исеме – Әбү Абдуллаһ Мөхәммәт ибне Абдуллаһ ибне Мөхәммәт ибне Ибраһим әл-Ләвәти әт-Танҗи; бәрбәр. ⵎⵉⵙ ⵏ ⵡⵓⴱⵟⵟⵓⵟ, гарәп. ابن بطوطة‎; 1304 елның 24 феврале, Танҗә – 1368 (1369), Фәс) – бәрбәр сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре. Якынча 30 ел буе сәяхәт итә һәм ул мөселманнар яшәгән күпчелек җирләрдә, Азия илләренең күпчелек өлешендә, Африканың көнчыгыш яр буйларында, Константинопольдә була. «Подарок созерцающим о диковинах городов и чудесах странствий» китабы авторы[3].

Алтарих

Мөхәммәт Ибне Баттута - XIV йөз Марокко сәяхәтчесе. Сәяхәтләренең максаты - изге урыннарга хаҗ кылу. 22 яшендә ул рихлага китә[4]. Бу ислам дине тарафыннан рөхсәт ителгән дүрт сәяхәт төренең берсе, аларның иң танылганы — хаҗ, Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу. «Рихла» термины берничә яссылыкта кулланыла: беренчедән, сәяхәт өлкәсендә, икенчедән, бу сәяхәтне тасвирлый торган әдәби жанр буларак. Рихланың максаты - ислам дине әһелләрен һәм һәйкәлләрне тәфсилләп тасвирлап, укучыларның күңелен ачу һәм "агарту" эшләре алып бару.

Ибне Баттутан юл язмаларын сәяхәттән кайткач яза, ул аларда жанр кысаларын киңәйтә, тәрҗемәи хәлен, шулай ук ислам әдәбиятындагы «аджаиб» яки «могҗизалар» традицияләреннән кайбер уйлап чыгарылган элементларны өсти[5].

Беренче тапкыр хаҗ кылгач, ул гомерен сәяхәтләргә багышларга ниятли. Ибне Баттута Мәгъриб, Мисыр, Сүрия, Иран, Гыйрак, Йәмән илләрендә булып, 30 елга якын сәяхәт итә. Ул Африканың көнчыгыш яр буйларында һәм үзәк өлешендә, Кече Азиядә, Кырымда, Алтын Урдада, Константинопольдә, Урта Азиядә, Һиндстанда, Кытайда, Мальдив утрауларында, Испаниядә була. Бер сәяхәт сәфәре Төньяк Кавказ тау итәге буйлап уза[6][7].

Ибне Баттута химаячеләрнең, нигездә, үз юлында очраткан бай мөселманнарның иганәләренә яши. Ул сәяхәтче генә түгел, вакыйгаларның актив катнашучысы була, тукталышлары вакытында еш кына казый, администратор һәм/яки илче ролендә дә чыгыш ясый[5].

undefined

Танҗәдәге тормышы

Бөек сәяхәтче 1304 елның 24 февралендә Танҗәдә, дин галиме гаиләсендә туа. Ибне Баттутаның сәяхәтләргә кадәрге тормышы турында мәгълүматлар юк диярлек. Бердәнбер чыганак - аның сәяхәтнамәсе.

Ибне Баттутаның бабалары "ләвәтә" исемле бәрбәр кабиләсеннән булган. Балачагы турында мәгълүмат бик аз. Мәдрәсәдә укыганлыгы билгеле. Үзе Мәлики мәзһәбеннән.

XIV гасырда мәшһүр мөселман Коръәнне, мантыйк нигезләрен, гарәп тел белемен, риториканы һәм мөселман хокукын өйрәнгән[8]. Бу аның беренче сәяхәт итү шәһәре буларак, Мәккәне сайлавында ачык чагыла. Ибне Баттута мөселман хокукыннан тыш, сәнгатьтә һәм әдәбиятта да уңышка ирешә. Ул иҗат иткән шигырьләрен, үзе хезмәт иткән идарәчеләргә багышлый. Бай сәүдәгәрнең дипломатик сәләте һәм статусы сәяхәт иткән илләр хакимнәренең һәм байларының игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә[9].

Хаҗ сәфәрләре

undefined

Танҗәдән Мәккәгә сәяхәт

1325 елның июнь аенда Ибне Баттута хаҗ кылу нияте белән Мәккәгә таба юл сәфәренә чыга. Сәфәр 16 ай дәвам итәргә тиеш була, әмма ул туган ягына 24 елдан соң гына әйләнеп кайта. Мәккәгә Төньяк Африка җирләре аша бара. Ибне Баттута, юлбасарлар һөҗүменнән котылу максатыннан, кәрваннар белән бергә йөри.

Тунистагы Сфакс шәһәрендә беренче тапкыр өйләнә.

1326 елның язында 3500 километр юл үткәч, Мисырдагы Александрия портына килеп җитә, соңрак Каһирәгә юнәлә[9]. Сәяхәтче Каһирәдә бер ай тирәсе тора.

Ибне Баттута һәм аның юлдашлары, Палестина һәм Сүрия аша төньяк юл буйлап, Мәккәгә таба юнәләләр. Дамаскта ел саен хаҗиларның зур кәрваны җыела. 1326 елның сентябрендә Ибне Баттута кәрваннәр белән бергә хаҗга китә. Барлык мәҗбүри дини йолаларны үтәгәч, ул Мәдинәгә Мөхәммәд пәйгамбәр каберенә бара.

Мәккәдән кайткан хаҗиларның сөйләгәннәре ерак илләр турында яхшы мәгълүмат чыганагы булган. Хикәяләр белән кызыксынып, сәяхәтче Гыйрак һәм Иранга барырга ниятли[9].

Аның Тигр һәм Евфрат елгалары арасындагы юлы эре сәүдә шәһәрләре аша уза. Алар Азия белән Африка яр буйларының ерак урыннарын бергә тоташтыра торган үзәк булып тора. Ибне Баттута кәрван башкаласы — Басрада, Багдадта һәм Мосулда сәяхәт итә. Төньякка сәфәре барышында Иран шәһәрләрендә була[9].

Йәмән һәм Көнчыгыш Африка

Мәккәдә 1-3 ел (төгәл елы билгесез) торгач, 1328 (1330) елда Җиддә портында көймәгә утырып, яр буенча көньякка китә. Йәмәнгә барып җиткәч, ул Забит һәм Тагиз шәһәрләрендә тора. Аннары Европа белән Һиндстан арасындагы сәүдә юлында урнашкан Гадән портына бара.

Гадән портында корабка утырып, Көнчыгыш Африкага сәфәргә китә. Биредә Могадишо, Занзибар, Момбаса, Килва һәм башка шәһәрләрдә була. 1331 елда Могадишога килгәндә, бу шәһәр эре сәүдә үзәге булган. Ибне Баттута Могадишо шәһәрен бихисап бай сәүдәгәрләре, күп илләргә, шул исәптән Мисырга озатылган югары сыйфатлы тукымалары белән дан тоткан, "бик зур шәһәр" дип тасвирлаган[10][11].

Ибне Баттута көньякка, Суахили яр буена корабта сәяхәтен дәвам итә[12]. Утрау үзәге Момбасада туктый. Бу вакытта ул кечкенә шәһәр була[13]. Соңрак, яр буйлап, Ибне Баттута утрау шәһәре Килвага (хәзерге Танзаниянең биләмәләре)[14] барып җитә, шәһәр ул чорда алтын белән сәүдә итү буенча мөһим үзәккә әверелә[15]. Сәяхәтче аны "дөньядагы иң матур һәм яхшы төзелгән шәһәр" буларак тасвирлаган[16].

Сәяхәтче Африканың көнчыгыш ярларында урнашкан Момбаса шәһәрендә була. Сәяхәтчегә Мәккәгә кире кайтыр өчен, Фарсы култыгы һәм Гарәбстан ярымутравын урап чыгарга туры китә.

undefined

Икенче сәфәре

1332-1346 еллардагы маршруты

Византия, Алтын Урда, Анатулы, Урта Азия һәм Һиндстан

Мәккәдә бер ел торгач, ул Дели Солтаны Мөхәммәт ибне Тугълук янына барырга ниятли. Ибне Баттута Һиндстанга баручы берәр кәрванга кушылыр өчен, башта Генуя корабында Анатулыга бара. Корабтан Аланья шәһәрендә төшә. Конья һәм Кара диңгез ярында урнашкан Синоп шәһәрләрендә була. Кара диңгезне кичеп, Кырымдагы Кәфә шәһәренә (бүгенге Феодосия) килә. Алтын Урда ханы Үзбәкнең кәрванына кушылып, Әстерханга китә. Әстерханга барганда Үзбәк ханның Византиягә бала табарга баручы йөкле хатынын озатучылар белән бергә Византиягә юнәлә. Византиядә император Андроник III Палеолог белән очраша һәм Константинопольдәге София чиркәвендә була.

Византиядә бер ай торгач, сәяхәтче кире Әстерханга китә, соңрак Сәмәркандка һәм Бохарага бара. Аннары Ибне Баттута сәфәрен көньякка таба дәвам итә һәм Әфганстан аркылы Һиндстан җирләренә бара.

Ибне Баттутаның Мәккәдә алган белемнәре булганлыктан, аны Дели солтанлыгында казый итеп билгелиләр. Дели Солтаны дәвамсыз һәм үзгәрүчән характерлы кеше булганлыктан, Ибне Баттута бу җирләрдән китәргә карар кыла. Нияте - хаҗ кылу. Дели әмире аңа Кытай җиренә илче булып барырга тәкъдим итә. Ибне Баттута бу тәкъдимне кабул итә һәм сәфәргә чыга.

Көньяк-көнчыгыш Азия һәм Кытай

Кытайга барганда Ибне Баттутаның илчелек төркеменә индуслар һөҗүм итә. Ул төркемнән аерыла, аны талыйлар, сәламәтлегенә зыян килә. Ике көн үткәч, үз төркеме белән кушыла, алар корабларда Кожикоде шәһәренә юнәләләр.

Ибне Баттута Һиндстанда Җамалетдин исемле җирле бер солтанда тора. Солтан хакимияттән алынгач, Ибне Баттута Һиндстанны калдырып китәргә мәҗбүр була. Кытайга сәфәрне дәвам итәргә ниятли, иң элек Һиндстаннан көньяк-көнбатышта урнашкан Мальдив утрауларына сәяхәт кыла.

Мальдив утрауларында тугыз ай торга, Шри-Ланка утравына бара. Шри-Ланкада корабта сәфәргә чыккач, диңгездә давылга эләгә, икенче кораб вәкилләре тарафыннан коткарыла, әмма аларга диңгез юлбасарлары һөҗүм итә. Ибне Батутта Кожикоде шәһәренә кайта һәм кытай корабына утырып, Кытай буйлап сәяхәткә китә. Бу юлы аның сәфәре уңышлы тәмамлана, сәяхәтче Читтагонгта, Вьетнамда, Филипин утрауларында була, Кытайга барып җитә.

Туган җиренә кайтуы

Ибне Баттута Кытайдагы сәфәре вакытында туган ягына кайтырга ниятли. Әмма кирегә Мөхәммәт Тугълук янына кайтуның яхшы фикер түгеллегенә инанып, ул янәдән Мәккәгә юнәлә. Мәккәгә Кожикоде, Ормуз бугазы, Илханнар иле аша кайта. Дамаскка барганда әтисенең үлеме турында ишетә, шул сәбәпле туган иле - Мароккога кайта. Туган ягына кайту юлында Сардиния утравына сәяхәт кыла. Танҗәгә кайткач, берничә ай элек әнисенең үлгәнлеге турында белә.

Әндәлүс һәм Төньяк Африка

Танҗәдә берничә көн торгач, бер төркем мөселманнар белән Ибериянең мөселманнар яши торган шәһәре – Әндәлүскә сәфәргә чыгып китә. Сәяхәтенең нияте - Гибралтарга янаган Леон һәм Кастилия патшасы Альфонсо XI дән портны саклау. Әмма алар Әндәлүскә килеп җиткәндә патша чумадан үлгән була.

Ибне Баттута соңрак Валенсия аша Гранадага сәяхәт кыла, аннары кире Африкага, Мароккога әйләнеп кайта. Чума авыруы нәтиҗәсендә бушап калган Марракеш шәһәренә килә, ул вакытта шәһәрнең башкаласы Фәскә күчерелгән була. Фәстән Танҗәгә юнәлә, соңрак Малига сәфәргә чыга.

Мали һәм Тимбукту

Ибне Баттутта Малига Сахараны кичеп, кәрванга кушылып, бара. Кәрван беренче тукталышын Тагаз шәһәрендә ясый. Ибне Баттута сүзләренчә, биредә барлык өйләр дә тоздан һәм дөя тиресеннән эшләнгән. Барлык авырлыкларны җиңеп, Ибне Баттута Малига барып җитә һәм Нигер елгасын күрә. Малида сигез ай тора.

Фес солтанында хезмәттә

1349 елның ноябрендә ул туган ягына кайта һәм Солтан Абү Инанга хезмәт итә башлый.

Феста бер елга якын яшәгәч, Ибне Баттута Пиреней ярымутравындагы Гарәп биләмәләренең башкаласы - Гранадага юнәлә. 1351 елда Гранада патшалыгында 30 га якын эре шәһәр исәпләнә. Ибне Баттута Гибралтарда була, соңрак Ронда һәм Малага аша Гранадага килә[9].

1352 елның 18 февралендә Ибн Баттута янәдән Фестан китә һәм соңгы сәяхәтенә чыга. XIV гасырда Мәгъриб сәүдәгәрләрен Нигер елгасы бассейнындагы илләр җәлеп итә, Ибне Баттута бирегә килә[9].

Аның сәфәренең беренче ноктасы Сахара читендәге Сиджильмаса шәһәре. Чүл оазислары аша үтеп, ул Нигерга килеп чыга. Ибне Баттута килгән Мали дәүләте елга бассейнының шактый зур өлешен били. 1352 елның 28 июлендә сәяхәтче Томбукту шәһәренә килә. Биредә 7 ай була һәм 1353 елның 27 февралендә Мимах шәһәренә, аннан Гаога — Малиның иң матур шәһәренә сәфәргә чыга. Гаода бер ай яшәгәч, кәрван Сахара аша Феска юнәлә[9].

Ибне Баттута Феста казый вазифасын башкара. Сәяхәтче 1368 (1369) елда Мароккода вафат була.

undefined

Китап һәм хезмәтнең тарихи әһәмияте

1354 елның башында Ибне Баттута Фәскә кайта. Үзенең хатирәләрен Гранадада танышкан Мөхәммәт ибне Җүзәйгә яздыра. Бу хатирәләр «Подарок созерцающим о диковинах городов и чудесах странствий», кыскача "Рихлә" ( الرحلة, Сәяхәт) дип атала, 1355 елда язылып бетә.

«Подарок созерцающим о диковинах городов и чудесах странствий» китабы - урта гасыр көнчыгыш тормышын тасвирлаган энциклопедия. Хезмәт төрле халыкларның сәясәтен, сугышларын, көнкүреш һәм шәхси тормышын сурәтли, сәяхәтче сәфәрдә булган илләрнең мәдәни үзенчәлекләре, тормышы турында мәгълүмат (бигрәк тә Ибне Баттутны башка дин тотучы халыкларның гореф-гадәтләре кызыксындырган) туплана[7].

Автор изге урыннарга, галимнәргә, шулай ук Мисыр солтаны Әл-Малик ән-Насир Мөхәммәд ибне Калаун (1285 — 1341), Урда ханы Үзбәк (1283 — 1341 тирәсе), Һиндстан хакиме Мөхәммәд-шаһ (1325 — 1351) кебек чорның төп сәяси эшлеклеләренә дә зур игътибар бирә. Сәяхәтче алар белән шәхсән очрашкан, яисә хакимнәр турында төрле чыганакларда күрсәтелгән мәгълүматларгә ярашлы сөйли. Хезмәттә азык-төлек, тукымалар, кирәк-яраклар, транспорт чаралары, акча кебек көнкүреш әйберләренең тасвирламалары китерелә. Моннан тыш, сәяхәтче үзенең шәхси тормышы турында да сөйли. Аның китабыннан күренгәнчә, сәяхәт елларында ул күп тапкырлар өйләнгән, кәнизәкләре булган һәм, мәсәлән, Мальдив утрауларында гарем алган[17].

Рус һәм Совет көнчыгыш халыклары мәдәнияте, телләре белгече, Россия Фәннәр Академиясе академигы Игнатий Крачковский Ибне Баттутны түбәндәгечә тасвирлый[18]:

Ул китап географы да, энциклопедист та, әдәбиятчы да булмаган. Ул күп сәләтләргә ия кеше түгел. Ул күпне күргән һәм күргәннәре турында гади һәм төгәл итеп сөйли алган. Язмыш аннан теләсә-теләмәсә дә географ ясый һәм анда сәяхәт итүче гарәпләрдә сирәк очрый торган сәяхәтче тибын булдыра. Барлык белемнәрен, гарәп географларыннан аермалы буларак, ул китаплардан түгел, ә шәхси тәҗрибәсеннән һәм очраклы танышлары белән әңгәмәләрдән алган. Бу урыннар белән кызыксынуы аның кешеләр белән кызыксынуына тулысынча буйсынган, һәм, әлбәттә, ул география өлкәсенә караган тикшеренүләр турында уйламаган, әмма, бәлки, шуңа күрә дә аның китабы XIV гасырда мөселман һәм гомумән шәрык җәмгыятен тасвирлый торган бердәнбер хезмәттер. Бу - тарихи география яки үз чоры тарихы өчен генә түгел, бәлки шул чорның барлык мәдәнияте өчен дә бай хәзинә.

Алман географы Рихард Хенниг фикеренчә[4]:

XIV гасырда яшәгән мароккалы Ибне Баттута, һичшиксез, Борынгы дөнья һәм урта гасырларның барлык сәяхәтчеләре арасында иң бөек дип танылырга тиеш. Бу сәяхәт сөюченең бөтен тормышы сурәтләнгән искиткеч хезмәт янында Марк Полоның казанышлары үз әһәмиятен югалта... XVI–XVIII йөзләрнең бөек диңгезчеләре XIV йөздә яшәгән Ибне Баттутага караганда суммар рәвештә зур араларны узсалар да, бу мароккалыны Магеллан чорына кадәр барлык чорларның иң бөек сәяхәтчесе, дип раслау арттыру булмас.

Ибн Баттутаның сәяхәтләр китабы күренекле сәяхәтченең шәхси тәҗрибәсеннән һәм аның замандашларының фикерләре синтезыннан гыйбарәт; XIV гасыр үрнәгендәге "гаҗәп хәлләр һәм могҗизалар" турында хикмәтле мәгълүматлар җыелмасы. Бу әсәр тиздән онытыла. Китапны икенче тапкыр XVII гасыр ахырында Мөхәммәд Әл Байлуни кыскартып, үзенең кереш сүзен өстәп, «Извлечение из „Путешествия“ Ибн Баттуты Андалузского из Танжера» исеме белән бастырып чыгара[19].

1808 елда Европада Ибне Баттута китабы тәкъдим ителә, ул вакытта алман сәяхәтчесе Ульрих Зеетцен кулъязманы Гота фәнни китапханәсе өчен сатып ала[19].

Французлар Алжирны басып алгач, Париж милли китапханәсенә Ибне Баттута текстының кулъязмалары китерелә. 1853-1858 елларда кулъязманы тәрҗемә ителә һәм бастырып чыгаралар. Моңа кадәр галимнәр «Сәяхәт»не җентекләп тикшергәннәр[9].

Ибне Баттутаның хезмәте тарих фәне өчен гаять зур кыйммәткә ия[20][19].

Сәяхәт маршрутлары

undefined

Ибне Баттута 29 ел эчендә 75 000 миль чамасы юл үтә, хәзерге заман эквивалентына туры килгән 44 илдә була[5].

Хәтер

  • 1976 елда Халыкара астрономия берлеге тарафыннан айның яктыртылган ягындагы кратерга Ибне Баттута исеме бирелгән.
  • Дубайда Ибне Баттута хөрмәтенә аталган сәүдә үзәге бар.
  • Танҗәдәге халыкара аэропорт һәм җирле «Иттихад Танҗә» футбол клубы аренасына Ибне Баттута исеме бирелгән.

Искәрмәләр

  1. https://www.britannica.com/biography/Ibn-Battuta
  2. Ivan Hrbek. Ibn Battuta (ингл.). https://britannica.com/. Британская энциклопедия (22 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2022. Архивировано 9 ноябрь 2022 года.
  3. Александрова, Елена. Вечный зов: где успел побывать Ибн Баттута за 30 лет удивительных странствий. 21 февраль 2025 тикшерелде.
  4. 1 2 Притула, Виктор. Путешественник Абу Абдулла Мухаммед Ибн Батута (2011-02-24). 24 февраль 2025 тикшерелде.
  5. 1 2 3 Bently, Jerry. Old World Encounters: Cross-Cultural Contacts and Exchanges in Pre-Modern Times. — New York: Oxford University Press, 1993. — P. 114.
  6. Ибн Баттута и Кавказ | О Кавказе.ру [неопр.]. www.okavkaze.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2025.
  7. 1 2 «Подарок созерцающим». Странствия Ибн Баттуты. Эрмитаж. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2025.
  8. The Life and Travels of Ibn Battuta, World Explorer and Writer. 24 февраль 2025 тикшерелде.
  9. 1 2 3 4 5 6 7 8 Мирославский, 1974
  10. Metz, Helen Chapin. Somalia: A Country Study. — Federal Research Division, Library of Congress, 1992. — ISBN 0-8444-0775-5.
  11. Shinnie, P. L. The African Iron Age. — Clarendon Press, 1971. — P. 135.
  12. Chittick, 1977, p. 191
  13. Dunn, 2005, p. 126
  14. Defrémery & Sanguinetti, 1854, p. 192 Vol. 2
  15. Dunn, 2005, pp. 126–127
  16. Stavrianos, Leften Stavros. The world to 1500: a global history. — Prentice-Hall, 1970. — P. 354.
  17. «Подарок созерцающим». Странствия Ибн Баттуты. Государственный Эрмитаж.
  18. Александрова, Елена. Вечный зов: где успел побывать Ибн Баттута за 30 лет удивительных странствий. 24 февраль 2025 тикшерелде.
  19. 1 2 3 Ибрагимов, 1988
  20. Абдулнабиев С.Б. Описание жизни тюркских народов в "Путешествии" Ибн Батутты. Школа молодого востоковеда (2019).

Әдәбият

На русском языке
  • Милославский Г. В. Ибн Баттута. — М.: Мысль, 1974. — 80 с. — (Замечательные географы и путешественники). — 50 000 экз. (обл.)
  • Тимофеев И. В. Ибн Баттута. — М.: Молодая гвардия, 1983. — 272 с. — (Жизнь замечательных людей). — 100 000 экз. (в пер.)
  • Ибрагимов Н. Ибн Баттута и его путешествия по Средней Азии / Нематулла Ибрагимов. — М.: Наука (Главная редакция восточной литературы), 1988. — 128 с. — 30 000 экз. (обл.)
  • Янковская А. А. Сообщения арабского путешественника XIV века Ибн Баттуты о Малайском архипелаге: проблема интерпретации источника // Актуальные проблемы теории и истории искусства: Сб. науч. статей. Вып. 1 / Под ред. С. В. Мальцевой, Е. Ю. Станюкович-Денисовой. — СПб.: НП-Принт, 2011. — С. 292—297. — ISBN 978-5-388-05174-6.
На иностранных языках
  • Carr, Mike (2015), Merchant Crusaders in the Aegean, Martlesham: Boydell & Brewer, с. 33, ISBN 9781843839903.
  • Defrémery, C. & Sanguinetti, B.R. trans. and eds. (1853), Voyages d'Ibn Batoutah (Volume 1), Paris: Société Asiatic.
  • Defrémery, C. & Sanguinetti, B.R. trans. and eds. (1854), Voyages d'Ibn Batoutah (Volume 2), Paris: Société Asiatic
  • Defrémery, C. & Sanguinetti, B.R. trans. and eds. (1855), Voyages d'Ibn Batoutah (Volume 3), Paris: Société Asiatic.
  • Defrémery, C. & Sanguinetti, B.R. trans. and eds. (1858), Voyages d'Ibn Batoutah (Volume 4), Paris: Société Asiatic.
  • Dunn, Ross E. (2005), The Adventures of Ibn Battuta, University of California Press, ISBN 0-520-24385-4.
  • Elad, Amikam (1987), The description of the travels of Ibn Baṭūṭṭa in Palestine: is it original?, Journal of the Royal Asiatic Society Т. 119: 256–272
  • Ferrand, Gabriel (1913), Ibn Batūtā, Relations de voyages et textes géographiques arabes, persans et turks relatifs à l'Extrème-Orient du 8e au 18e siècles (Volumes 1 and 2), Paris: Ernest Laroux, с. 426–458.
  • Chittick, H. Neville (1977), The East Coast, Madagascar and the Indian Ocean, in Oliver, Roland, Cambridge History of Africa Vol. 3. From c. 1050 to c. 1600, Cambridge: Cambridge University Press, с. 183–231, ISBN 0-521-20981-1
  • Gibb, H.A.R. trans. and ed. (1958), The Travels of Ibn Baṭṭūṭa, A.D. 1325–1354 (Volume 1), London: Hakluyt Society
  • Gibb, H.A.R. & Beckingham, C.F. trans. and eds. (1994), The Travels of Ibn Baṭṭūṭa, A.D. 1325–1354 (Volume 4), London: Hakluyt Society, ISBN 978-0-904180-37-4.
  • Gordon, Stewart (2008), When Asia was the World: Traveling Merchants, Scholars, Warriors, and Monks who created the "Riches of the East", Philadelphia, PA.: Da Capo Press, Perseus Books, ISBN 0-306-81556-7.
  • Harvey, L.P. (2007), Ibn Battuta, New York: I.B. Tauris, ISBN 978-184511-394-0.
  • Lee, Samuel (1829), The Travels of Ibn Batuta, London: Oriental Translation Committee. A translation of an abridged manuscript. The text is discussed in Defrémery & Sanguinetti (1853) Volume 1 pp. xvi-xvii.
  • Mackintosh-Smith, Tim (2002), Travels with a Tangerine: A Journey in the Footnotes of Ibn Battutah, London: Picador, ISBN 978-0-330-49114-3.
  • Mackintosh-Smith, Tim (ed.) (2003), The Travels of Ibn Battutah, London: Picador, ISBN 0-330-41879-3. Contains an introduction by Mackintosh-Smith and then an abridged version (40 percent of the original) of the translation by H.A.R. Gibb and C.E. Beckingham (1958—1994).
  • Mackintosh-Smith, Tim (2005), Hall of a Thousand Columns: Hindustan to Malabar with Ibn Battutah, London: John Murray, ISBN 978-0-7195-6710-0.
  • Mackintosh-Smith, Tim (2010), Landfalls: On the Edge of Islam with Ibn Battutah, London: John Murray, ISBN 978-0-7195-6787-2.
  • Waines, David (2010), The Odyssey of Ibn Battuta: Uncommon Tales of a Medieval Adventurer, Chicago: University of Chicago Press, ISBN 978-0-226-86985-8.