Иван III
Иван III Василий улы (1440-1505) - Мәскәү бөек кенәзе (1462-1505), Мәскәү бөек кенәзе Василий Сукыр улы.
Иван III хакимлек итү нәтиҗәсендә Мәскәү тирәсендә рус кенәзлекләре берләштерелә, Алтын Урда ханнарына ясак түләү туктатыла, хәзерге кирпеч Мәскәү Кремле төзелгән, кануннар җыентыгы (Судебник) кабул ителгән, бер урында үткәрелә торган җир биләү системасына нигез салынган.
Казан ханлыгы белән мөнәсәбәт
Иван III Казан ханлыгы эчке сәясәтенә актив кысыла, 1487 елда Мөхәммәд Әмин Казан тәхетенә утырганын бик яклый. Иван III Мөхәммәд Әминне яклаган өчен Казан шәһәрен камап ала. Соңрак та Казан ханлыгы һәм Касыйм ханлыгы эчке сәясәтенә кысыла.
Ләкин 1505 елда Иван III үлгәннән соң, Казан ханы Мөхәммәд Әмин рус гаскәрен Казан янындагы сугышта тар-мар итә.
Тышкы сәясәт
1471-1478 елларда Мәскәү - Новгород сугышлары нәтиҗәсендә, Новгород җиңелә, басып алына, Новгород җөмһүрияте юк ителә, вече чаңы Мәскәүгә җибәрелә.
1487-1494 елда Литва Бөек кенәзлегенә каршы сугыш.
1472 елда Кырым ханлыгы белән берек төзелә.
1501 - 1503 елда Ливониягә каршы сугыш.
1500-1503 елда Литвага каршы сугыш.
Әдәбият
- Ключевский В. О. Курс русской истории.
- Лурье Я. С. Две истории Руси XV века. Ранние и поздние, независимые и официальные летописи об образовании Московского государства. — СПб., 1994.
- Скрынников Р. Г. Иван III. — М., 2006.
- ↑ 1 2 Иван III Васильевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.