Акмәсҗит
Акмәчет белән бутамагыз.
Акмәсҗит яки Симферополь ( рус. Симферополь, кырымтат. Aqmescit, Акъмесджит) — Кырымда урнашкан шәһәр. Кырым Республкиасының идарә, сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәге. Кырым ярымутравының үзәгендә урнаша. Әүвәл заманда Aкмәчет урынында скиф мәркәзе, скиф Неаполе, Алтын Урданың Кирмәнчек шәhәре була.
Кырым ярымутравында тагы Акмәчет исемле авыл бар, шуңа күрә рәсми чыганакта Симферополь Акмәсҗит дип йөртелә, ләкин татарча матбугатта Акмәчет атамасы ешрак кулланыла.
География
Акмәсҗит Кырым ярымутравында, Салгир елгасында урнаша. Тимер һәм автомобиль юллары төене.[7]
Сәгать поясы
Акмәсҗит Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Тарих
Алтын Урда чорында татарлар Кирмәнчек шәһәрен салалар, соңрак биредә ак мәчет төзелә һәм Кырым ханлыгы чорында кирмән Акмәчет дип йөртелә башлаган.
Кырым ханлыгы вакытында Бакчасарай ил башкаласы статусына ия булган, ләкин Акмәсҗит шәһәрендә калга (дәүләттә ханнан соң икенче башлык) йорты урнашкан булган.
1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда урыслар Акмәчет исемен Симферопольгә үзгәртәләр.
Павел I шәһәргә татар исемен Акмәчет кайтара, ләкин Павел I не үтергәннән соң урыслар яңадан шәһәргә Симферополь исемен бирәләр.
1944 елда Акмәчет шәһәреннән кырымтатарлар сөргенлеккә җибәрелә.
1945 елда Симферополь Кырым Мохтари Җөмһүриятенең башкаласы статусын югалта.
1954 елда Кырым өлкәсе Украинага тапшырыла.
2014 елда Кырым кризисы һәм Кырым статусы турында референдумнан соң Кырым Акмәсҗит башкаласы белән Россия Федерациясенә кире кайтарыла.
Хәзер Акмәчет шәһәрендә Кырымтатар Милли Мәҗлесе урнаша.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Уртача еллык температура — +10,8 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 4,4 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 74 %
Акмәсҗит климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 20,4 | 21,9 | 28,7 | 31,5 | 34,2 | 37,7 | 39,3 | 39,5 | 37,2 | 33,3 | 28 | 25,4 | 39,5 |
Уртача максимум, °C | 3,9 | 4,7 | 9,1 | 15,9 | 21,4 | 25,7 | 28,9 | 28,7 | 23,1 | 17 | 10,4 | 5,6 | 16,2 |
Уртача температура, °C | 0,2 | 0,4 | 3,9 | 9,9 | 15,1 | 19,5 | 22,3 | 22 | 16,9 | 11,3 | 5,8 | 2 | 10,8 |
Уртача минимум, °C | −2,9 | −3,2 | −0,2 | 4,8 | 9,5 | 13,9 | 16,5 | 16,1 | 11,6 | 6,8 | 2,2 | −1,1 | 6,2 |
Абсолют минимум, °C | −26 | −30,3 | −18,4 | −11,1 | −8,4 | 0,7 | 3,6 | 3,8 | −5,1 | −11,4 | −21,7 | −23,2 | −30,3 |
Явым-төшем нормасы, мм | 39 | 36 | 37 | 34 | 34 | 58 | 46 | 52 | 42 | 42 | 49 | 45 | 514 |
Чыганак: Погода и климат |
Халык
1897[8] | 1926[9] | 1939[9] | 1959[10] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2001[14] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
49 078 | 86 145 | 142 634 | 187 623 | 249 053 | 301 505 | 343 565 | 363 597 |
Милли состав (2001): руслар — 66,7%, украиннар — 21,3%, кырымтатарлар — 7,0%, белоруслар — 1,1%.
Административ бүленеш
- Киев районы
- Тимер юл районы
- Үзәк районы
Мәдәният
Күренекле кешеләр
- Измаил Фирдәүс, кырымтатарлардан беренче РКП (б) әгъзасе, сәясәтче.
- Шамил Аләдинов
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 ОКТМО. 179/2016. Крымский ФО
- ↑ https://www.citypopulation.de/en/russia/cities/southern/
- ↑ Crimea has joined the ranks of the world’s ‘gray areas.’ Here are the others on that list.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 https://tass.com/politics/906463
- ↑ 1 2 3 https://www.heidelberg.de/hd/HD/Leben/Simferopol.html
- ↑ http://admomsk.ru/web/en/city/international/russian#simferopol
- ↑ Акмәшҗиттән поездлар маршрутлары
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1424
- ↑ 1 2 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=01&rn=01101&id=&botton=cens_db