Акмәчет
Акмәсҗит белән бутамагыз.
Акмәчет[2] ( кырымтат. Aqmeçit, Акъмечит) — Кырым ярымутравының көнбатышында урнашкан курорт-бистә. Кырым Республикасына керә. Акмәчет районы үзәге булып тора.
Тарихы
- Каланың беренче кешеләре булып юнанлылар санала. Алар монда б.э.к IV гасырда килеп урнашып Калос Лименга нигез салалар.
- Б.э.к. III гасырда кала скифлар кулында була. Тик соңрак бу җирләр ташлап кителә.
- Кырым ханлыгы чорында бу җирдә Акмесджит Лиман каласына нигез салына. Элек монда шулай ук Шәехләр торак пункты да була,ләкин соңрак бу ике торак пункт берләшеп бер шәһәр барлыкка китерәләр.
- Россия империясе чорында бу кала граф Войновичка бирелә.
- 1824 елда кала Новороссийск губернаторы граф Воронцовка күчә.
- 1944 елда каланың исеме Черноморскоега алмаштырыла.
- Бөек Ватан сугышы чорында биредә флот оеша. ССРБ таркалгач флот Украинага күчә.
Халык үзгәреше
Һәйкәлләр
- Акмәчеттә Калос Лимен антик торак пункты урнашкан. Аны 1985 елдан өйрәнәләр.
- шәһәр уртасын БВС каһарманнарына куелган һәйкәл бизи.
- 1970 елларда Ленин мәйданында В.Ленинга һәйкәл куела.
- 2006 елда һәлак булга акмәчетле әфганчыларга һәйкәл куела.