Тольятти
Тольятти | |
---|---|
рус. Тольятти | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
![]() | ![]() |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Категория:Похороненные в Тольятти[d] |
Нигезләүче | Василий Никитич Татищев[d] |
Административ бүленеше | Тольяттиның Автозавод районы, Тольяттиның Комсомол районы и Тольяттиның Үзәк районы |
Почта индексы | 445000–445999 |
КЛАДР коды | 6300000700000 |
Хөкүмәт башлыгы | Николай Альфредович Ренц[d] |
SEO_description | Тольятти — история, население, климат, координаты, расположение на карте. Подробная информация о населенном пункте в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Йортлар саны | 1505[1] |
Мәйдан |
|
Бүләкләр | |
Рәсми тел | рус теле |
Һәйкәлләр исемлеге | Q27603550? |
Феноменның икътисады | economy of Tolyatti[d] |
Сәгать поясы | UTC+04:00, MSD, SAMT[d] и MSD |
Кардәш шәһәр | Казанлык, Вольфсбург, Лоян[d], Флинт (Мичиган), Пьяченца, Кольмар, Наҗканижа и Миңгечәвер |
Нәрсә белән чиктәш | Ставрополь районы, Җигүле и Ыстарапул өязе |
Иң көнчыгыш ноктасы | 53°35′07″ с. ш. 49°46′33″ в. д.GЯO |
Уникальный номер ГАР | 242e87c1-584d-4360-8c4c-aae2fe90048e |
Иң көнбатыш ноктасы | 53°30′29″ с. ш. 49°11′32″ в. д.GЯO |
Хуҗалыклар саны | 494[3] |
Халык саны | |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ Тольятти[d] |
Канунбирү органы | Тольятти шәһәр думасы[d] |
Иң төньяк ноктасы | 53°35′18″ с. ш. 49°19′50″ в. д.GЯO |
Дәүләт | |
Иң көньяк ноктасы | 53°26′47″ с. ш. 49°33′10″ в. д.GЯO |
... хөрмәтенә аталган | Пальмиро Тольятти[d] |
Нигезләнү датасы | 20 июнь (1 июль) 1737[6] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Идел и Куйбышев сусаклагычы |
Административ үзәк булып тора | Ставрополь районы[5] и Городской округ Тольятти[d][5] |
Рәсми веб-сайт | tgl.ru |
Җирле телефон коды | 8482 |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Рәсми исем | рус. Тольятти |
Дөнья кисәге | Европа |
SEO_title | Тольятти – история, население, климат, координаты – РУВИКИ и Тольятти – история, население, климат, координаты |
![]() |
Толья́тти (тат. Тәләтти[7], 1964 елга кадәр Ста́врополь, Ыстарапул[8]; яки Ста́врополь-на-Во́лге, Идел буендагы Ста́врополь ) — Самар өлкәсендәге шәһәр, Ставрополь районы административ үзәге. Регион үзәге булмаган шәһәрләр арасында халык саны буенча Россиядә иң зур шәһәр.
Тольятти машина төзүчеләр шәһәре буларак дан тота. Тольяттиның гомуми халкы 720 мең. Руслардан кала, татарларның икенче урында булуы, заманында күпләрнең Тольяттига машина төзү заводларына эшкә килүе белән бәйле. Шәһәрдә татарлар саны кырык меңнән артык.
Шәһәрнең йөзек кашы – Тольяттиның техник музее. Утыз сигез гектар мәйданда биш йөздән артык төрле экспонат урнашкан.
Тарихи белешмә
1737 елда Василий Татищев тарафыннан дала халыкларыннан ныгытма буларак һәм чукындырылган калмыкларны җиргә утырту максатында корыла. XIX- XX гасыр башында Россиядә климатик курорт һәм кымыз белән дәвалану урыны буларак таныла[9]. 1953—1955 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле биегрәк урынга күчерелә, ә шәһәр урыны су астында кала. 1964 елдан итальян коммунисты Пальмиро Тольятти исемен йөртә. 1970-елларда АвтоВАЗ заводы төзелү белән халык саны кискен арта. Бу предприятие әлегечә шәһәрнең төп терәве булып тора.
Халык
1856[10] | 1897[11] | 1913[10] | 1926[10] | 1939[10] | 1959[12] | 1970[13] | 1979[14] | 1989[15] | 2002[16] | 2010[17] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~4 200 | 5 969 | ~9 900 | ~6 000 | ~9 300 | 61 281 | 250 853 | 502 036 | 630 543 | 702 879 | 719 514 |
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милләт | 2002[18] | 2010[19] |
---|---|---|
руслар | 83,2% | 86,1% |
татарлар | 3,8% | 4,1% |
украиннар | 2,8% | 2,1% |
мордва | 2,0% | 1,8% |
чуашлар | 1,8% | 1,6% |
Административ бүленеш
Тольятти өч районына бүленә:
- Автозавод районы (рус. Автозаводский район)
- Комсомол районы (рус. Комсомольский район)
- Үзәк районы (рус. Центральный район)
Икътисад
Бүген “АвтоВАЗ”да 110 мең кеше хезмәт куя. Самар өлкәсендә “АвтоВАЗ”га бәйле тагын өч йөзләп предприятие бар һәм аларда 1,5 миллион кеше эшли.2008 елда кризис башланганнан бирле Россиядә барлыгы 731 мең кеше эшсез калган. Шуның 12 мең 315е – Тольятти шәһәрендә.
Ел саен зурлап Сабан туе уздырыла. Тольятти татарлары, беренчеләрдән булып, 2001 елда ук Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатудан баш тартты. Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе каршында “Асыл” татар яшьләре оешмасы эшли. 81 нче, 37 нче, 27 нче мәктәпләрендә татар теле укытыла. 81, 62 нче мәктәпләре каршында татарча көрәш секцияләре эшли.
Дин
- Православие
- Тольятти епархиясе
- Спас-Преображение соборы
- Ислам
- Төп мәкалә: Тольятти җәмигъ мәчете
Тольятти җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, күккә ашкан 38 метрлы манаралы, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды.[20]
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Список населенных мест Самарского округа. 1928 год (рус.) — 2-я тип. Красный октябрь, 1928. — С. 59. — 66 с.
- ↑ http://www.gks.ru/scripts/db_inet2/passport/table.aspx?opt=36740000200620072008200920102011
- ↑ Масленицкий Т. Г. Топографическое описание Симбирского наместничества (рус.) // (unknown type) — Ульяновск: 1853. — вып. 20.
- ↑ https://tgl.ru/tgl-in-figures/
- ↑ 1 2 3 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Ответственный составитель О.В. Зубова Административно-территориальное деление Самарской губернии (1851-1928 гг.) (рус.) — 2011. — С. 296. — 463 с. — ISBN 978-5-91940-081-3
- ↑ https://tnv.ru/tat/tv-projects-item/k-mit-vit/ Кәмит Җәвит, 31.12.2022, 12-13 мин.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2022-05-23
- ↑ Ставрополь в начале ХХ века, archived from the original on 2010-06-14, retrieved 2012-11-10
- ↑ 1 2 3 4 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/toljatti/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1287
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2012-11-10
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-11-18
- ↑ Национальный+состав+населения+Самарской области 2010, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-11-18
- ↑ “АвтоВАЗ” каласында (Эше барның ашы бар;Иман йорты;Якшәмбе мәктәбе;Сәнгатькәрләр;Татарские Выселки- Бритовка-Сускан) / Гөлназ ШӘЙХИ / – № 61 (11149), 17 май, 2008