Красный Яр районы (Самара өлкәсе)

Красный Яр районы (рус. Красноярский район) — Самар өлкәсенең төньягында урнашкан муниципаль район.

Үзәге — Красный Яр авылы.

Тарих

1928 елга кадәр район җирләре Самар губернасының Самар өязенә кергәннәр. Район 1928 елда Урта Идел өлкәсенең Самар округы составында барлыкка килгән.[3]

1963 елда бетерелгә, 1965 елда кире төзелә.

Халык

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
36 991 56 965 49 678 50 945 55 027 54 497

Милли состав

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 80,6% 82,3%
мордва 4,5% 3,9%
чуашлар 3,4% 3,2%
татарлар 3,1% 3,0%
казакълар 3,1% 2,9%
әрмәннәр 1,4% 1,5%
украиннар 1,3% 1,2%

Административ бүленеш

  1. Волжский шәһәр җирлеге
  2. Мирный шәһәр җирлеге
  3. Новосемейкино шәһәр җирлеге
  4. Красный Яр авыл җирлеге
  5. Иске Бинарадка авыл җирлеге
  6. Коммунарский авыл җирлеге
  7. Светлое Поле авыл җирлеге
  8. Хилково авыл җирлеге
  9. Хорошенькое авыл җирлеге
  10. Олы Каменка авыл җирлеге
  11. Олы Раковка авыл җирлеге
  12. Шилан авыл җирлеге
  13. Яңа Буян авыл җирлеге