Келәүле районы

Келәүле районы (рус. Клявлинский район) — Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Үзәге — Келәүле станциясе.

Тарих

1928 елга кадәр район җирләре Самар губернасының Бөгелмә һәм Богырыслан өязләренә кергәннәр иде. Район 1928 елның 15 июлендә барлыкка килгән. 1963 елда район бетерелә, территориясе Шонталы районы составына кертелгән. 1965 елда район төзәтелгән.

1991 елда район составыннан Камышлы районы аерылып чыгарыла.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
28 064 44 605 35 925 30 179 16 437 15 988

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 34,5% 41,1%
чуашлар 30,6% 27,8%
мордва 27,7% 24,0%
татарлар 5,4% 5,0%

Район җирлегендә туган күренекле шәхесләр

Административ бүленеш

  1. Келәүле авыл җирлеге
  2. Борискино-Игар авыл җирлеге
  3. Иске Байтирмеш авыл җирлеге
  4. Иске Маклавыш авыл җирлеге
  5. Иске Семенкино авыл җирлеге
  6. Иске Сосны авыл җирлеге
  7. Русское Добрино авыл җирлеге
  8. Урдалы (Назаровка) авыл җирлеге
  9. Усаклы авыл җирлеге
  10. Чёрный Ключ авыл җирлеге
  11. Яңа Сосны авыл җирлеге

Төркемнәр