Кенәл

Кенәл (рус. Кинель) – Самар өлкәсендә урнашкан шәһәр, Кенәл районының административ үзәге.

Халык саны – 34 472 кеше (2010), буйсындырылган торак пунктлары белән – 54 866 кеше.[2]

География

Кенәл Олы Кинәл елгасы янында, Самардан 41 километр көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Кинел станциясе (эре тимер юл төене). Шәһәр янында Р225 (Самар – Богырыслан) автоюлы бара.

Тарих

1837 елда бистә буларак нигезләнә. 1877 елда бистә аша Самар—Златоуст тимер юл төзелә.

1930 елдан – шәһәр тибындагы бистә, 1940 елдан – шәһәр.

1928 елдан Кенәл районы үзәге булып тора.

Халык

1931[3] 1839[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
~6 400 ~17 000 32 447 39 373 42 051 33 412 34 385 34 472

Милли состав

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 90,3% 91,8%
әрмәннәр 1,5% 1,7%
украиннар 1,3% 1,0%
татарлар 1,2% 1,6%

Икътисад

Бөкеләү әйберләре заводы, мебель комбинаты, тегу фабрикасы, тимер юл траснпорты предприятиеләре.

Төркемнәр