Златоуст

ЗлатоустЧиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр (1865 елдан), халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең өченче шәһәре.

Халык саны — 174 985 кеше.[4]

2022 елның 15 ноябреннән«Хезмәт даны шәһәре»[5].

География

Шәһәр Әй елгасыда, Чиләбедән 110 километр (тимер юл буенча 160 км), Мәскәүдән 1750 километр (тимер юл буенча 1941 км) ераклыкта урнаша. Златоуст аша Көньяк Урал тимер юлы һәм М5 «Урал» мәгистрәле уза.

Климат

Златоуст климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −13,7 −13 −7,1 2,5 11,7 17,7 19,0 16,0 9,9 2,1 −7,8 −13,2 2,1
Чыганак: NASA. База данных RETScreen

Тарих

Златоуст 1754 елда тимер ясау, бакыр эретү һәм чуен кою заводлары янында бистә буларак нигезләнгән.

1773—1775 елларда завод эшчеләре Пугачёв күтәрелешендә катнашканнар.

1815 елда монда корал фабрикасы төзелә, 1857 елда корыч кою фабрикасы төзелә.

1865 елдан Златоуст бер үк исемдәге өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.


1917 елның декабрендә шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла; 1918 елның июльдә Кызыл Армия частьләре Златоустны ташлыйлар. 1919 елда, Златоуст операциясе нәтиҗәсендә, Көнчыгыш фронтының 5нче армия частьләре шәһәрне азат итәләр.

1980 елда Златоуст Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән.

Халык

1840[6] 1897[7] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[4]
8 651 20 502 161 342 180 488 197 760 207 794 194 551 174 985

Икътисад

Шәһәрнең төп предприятиеләре:

  • Металлургия заводы
  • Машиналар төзү заводы
  • Локомотивлар депосы
  • Корал фабрикасы

Югары уку йортлары

Шәһәрдә туганнар

Татарлар

Фотогалерея

Тема буенча өстәмә