Чакмагыш (авыл)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Чакмагыш
Административ-территориаль берәмлек Чакмагыш авыл шурасы[d][1], Чакмагыш районы, Бәләбәй кантоны и Бәләбәй өязе
Нигезләнү датасы 1765
Почта индексы 452200
Административ үзәк булып тора Чакмагыш авыл шурасы[d][1] и Чакмагыш районы
Рәсми тел рус теле и башкорт теле
Уникальный номер ГАР b7eac6e2-4366-405f-af89-42048fe08de1
Сурәт
КЛАДР коды 0204900000100
Беренче язма телгә алу 1765
Акча берәмлеге
SEO_description Чекмагуш — история, население, климат, координаты, расположение на карте. Подробная информация о населенном пункте в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Халык саны
Дәүләт
SEO_title Чекмагуш – история, население, климат, координаты – РУВИКИ и Чекмагуш – история, население, климат, координаты

Чакмагыш (баш. Саҡмағош, рус. Чекмагу́ш) ― авыл, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм Чакмагыш авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 10164 (1989), 11382 (2010), 12412 (2013) [3], 13024 кеше (2021).[4]

Почта индексы — 452200, 452201. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80256870001.[5]

Авыл республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 111 км ераклыкта, Калмаш елгасы кушылдыгы булган Чакмагыш елгасы буенда урнашкан.

Авылдан Чакмагыш ― БүздәкДәүләкән автомобиль юлы уза. Районны КушнаренкоБакалы һәм Дүртөйле ― Бүздәк автомобиль юллары кисеп үтә.[6]

Куйбышев тимер юлының иң якын тимер юл станциясе ― Бүздәктә, ул 74 км ераклыкта урнашкан..

Чакмагыш авылына 1675 елда нигез салынган.[3] 1738, 1739, 1745 елларда йомышлы татарлар (мишәрләр), соңрак типтәрләр килеп урнаша. 1747 елда 17 хуҗалыкта ир-ат җенесеннән 57 кеше яшәве мәгълүм.[6]

1866-1930 елларда авыл ― Чакмагыш волосте үзәге.

1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, 1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны Чакмагыш һәм Рәҗәп волосьтлары территориясендә барлыкка килгән Чакмагыш районының үзәге итеп сайлана.[6]

1931 елның июлендә Чакмагыш машина-трактор станциясе оеша.[6]

Халык саны
2002[7]2009[8]2010[9]
11 20411 01811 382

2002 елгы җанисәп буенча, төп милләтләр — татарлар (72,1 %), башкортлар (23,1 %).[10]

Файл:Әдһәм-Бикә мәчете.jpg
Чакмагышның Әдһәм-Бикә үзәк мәчете

XX гасыр башында Чакмагышта 4 җәмигъ мәчете, ике мәдрәсә эшләгән.[11]

  • Әдһәм-Бикә үзәк мәчете. 2010 елда төзелгән.[12]
  • Мостафа мәчете, 2022 елда элекке сәүдә бинасын үзгәртеп ачылган.[13]

Икътисад, социаль өлкә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукцияне Чакмагыш механика заводы, Чакмагыш кирпеч заводы, «Чакмагыш сөт заводы» һәм «Чекмагуш-молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, «Чакмагыш» сәүдә-җитештерү берләшмәсе кулланучылар җәмгыяте җитештерә.[6]

Чакмагыш авылында 85нче санлы Чакмагыш һөнәри лицее, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалы, Балалар иҗаты үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе, "Олимпиец" физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Яшьләр үзәге эшли.[6]

1964 елда Чакмагыш авылында туган якны өйрәнү музее оештырыла, анда 4 меңгә якын экспонат бар.[14]

  1. 1 2 ОКТМО (рус.)
  2. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. 1 2 Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
  4. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  5. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2022. Архивировано 20 апрель 2021 года.
  6. 1 2 3 4 5 6 О районе. 2022 елның 6 февраль көнендә архивланган. Муниципальный район Чекмагушевский район Республики Башкортостан
  7. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  8. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  9. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2014. Архивировано 20 август 2014 года.
  10. Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
  11. Мечети, муллы и медресе Чекмагушевского края. Посреди России
  12. Центральная мечеть "Адхам-Бика" с.Чекмагуш
  13. Платон Федоров. В селе Чекмагуш в Башкирии открылась новая мечеть. bash.news, 08.11.2022
  14. Чекмагушевский историко-краеведческий музей