Нязепетровск

Нязепетровск (рус. Нязепетровск) — Чиләбе өлкәсендәге кече шәһәр, Нязепетровск районының административ үзәге.

Халык саны — 12 452 кеше (2010).[1]

География

Нязепетровск Урта Урал көнбатыш битләвенең көньяк өлешендә, Наҗы елгасы (Караидел кушылдыгы) өстендә, Чиләбедән 338 километрга төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Нязепетровская тимер юл станциясе.

Исем чыганагы

Шәһәр үз исемен Нязя елгасы һәм заводның нигезләүче Пётр Осокинның исеме буенча ала.

Гидроним "Нязя" төрки телләрдә, шул исәптән башкорт теле диалектларында, "чыршы" дип аңлатыла.

Тарих

Нязепетровск 1747 елда чугун эретү һәм тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.

1894 елда завод бистәсендә якынча 10,6 мең кеше яшәгән, 18 лавка (кибет) һәм бер хастаханә булган.

1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала, 1944 елданшәһәр.

Халык

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
~13 000 22 497 18 584 17 736 17 133 13 405 12 452

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 85,7% 85,2%
татарлар 6,7% 7,1%
башкортлар 6,0% 6,2%

Икътисад

  • Нязепетровск краннар төзү заводы (шәһәр оештыручы предприятиесе)
  • агач эшкәртү сәнәгатенең прердприятиеләре.

Мәгариф

5 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем алу учреждениесе, 4 мәктәп.

Югары уку йортлары

Тема буенча өстәмә