Толбазы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Толбазы
баш. Талбазы
Административ-территориаль берәмлек Толбазы авыл җирлеге[d]
Дәүләт
Нигезләнү датасы 1747
Почта индексы 453480
Җирле телефон коды 34745
Административ үзәк булып тора Толбазы авыл җирлеге[d][2] и Авыргазы районы
Уникальный номер ГАР a3ba14d2-d3ac-47d9-97c5-e178d6d387f7
Сурәт
Рәсми исем баш. Талбазы
SEO_description Толбазы — история, население, климат, координаты, расположение на карте. Подробная информация о населенном пункте в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Халык саны
КЛАДР коды 0200500000100
SEO_title Толбазы – история, население, климат, координаты – РУВИКИ и Толбазы – история, население, климат, координаты
Логотип РУВИКИ.Медиа Толбазы РУВИКИ.Медиада

Толбазы[4] яки Талбазы[5] (баш. Талбазы, рус. Толбазы́) – авыл, Башкортстанның Авыргазы районы административ үзәге, шулай ук Толбазы авыл советы үзәге. Райондагы иң зур татар авылы.[5]

Авыл республика башкаласы Уфадан көньякка таба 78 км һәм Стәрлетамактан төньякка таба 35 км, Ак Күл тимер юл станциясеннән көнбатышка таба 30 км ераклыкта урнашкан. Авылның мәйданы: 1221,097 га.

Авылның рельефы дулкынлы-сөзәк битләүле; түбәнлектә буалар һәм күлләр урнашкан. Авыл территориясендә табигый күлләр бар: Өченче (Эчкәрекүл), Икенче (Авылкүл), Беренче (Аргыкүл), Урал һәм башкалар. Су үткәргеч уздырганчы, күлләр суы халык өчен эчә торган суның төп чыганаклары булып торган. Күлләрдә табан балыгы, сазан, корбан балыгы, ротан һәм башка балык төрләре бар.

Толбазы авылы 1747 елдан билгеле. Авылны асабалардан арендага алган җирдә типтәрләр һәм мишәрләр нигезли. Аларга Түбән Новгород губернасының Зур Кызыл Яр авылыннан күчеп килгән йомышлы татарлар кушыла.

1865 елга кадәр авыл Оренбург губернасы Стәрлетамак өязенә керә. 1865 елда губерна икегә бүленгәч, Толбазы Уфа губернасының Стәрлетамак өязенә карый башлый.

1930 елдан авыл Яңа Карамалы районына керә.

1940 елда район исеме Авыргазы итеп үзгәртелә, ә Толбазы аның административ үзәге итеп билгеләнә.

Халык саны
2002[6]2009[7]2010[8]
10 164973010 114

2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча, авылда 10 114 кеше яшәве мәгълүм[9].

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, күпчелек милләтләр: татарлар (62,1 %), чуашлар (15,2 %), башкортлар (10,2 %)[10].

Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче тармаклар урнашкан.

Авыл аша Р-240 Уфа ― Оренбург федераль юлы уза.

Якындагы Ак Күл тимер юл станциясе 27 км ераклыкта урнашкан.

Авылда, нигездә, бер катлы агач һәм кирпеч йортлар торгызылган, шулай ук ике һәм өч катлы йортлар бар. Авыл көньяк-көнбатыш, төньяк, көнчыгыш микрорайоннарга, шулай ук Софиполь микрорайонына бүленгән. Иң озын урам – бөтен авыл буйлап төньяктан көньякка сузылган Ленин урамы.

Мәгариф һәм мәдәният

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике урта мәктәп, лицей һәм башкорт гимназиясе, Б. Гайсин исемендәге Балалар музыка мәктәбе, биш балалар бакчасы, район хастаханәсе, район мәдәният сарае, үзәк район китапханәсе филиалы, туган якны өйрәнү музее эшли.

Истәлекле урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәл[11]
  • 65,96 МГц — Радио России;
  • 101,4 МГц — Авторадио (Стәрлетамак);
  • 101,9 МГц — Спутник FM (Стәрлетамак);
  • 103,8 МГц — Юлдаш радиосы (Стәрлетамак);
  • 104,3 МГц — Русское радио (Стәрлетамак);
  • 104,8 МГц —Ретро FM (Стәрлетамак);
  • 106,7 МГц —Радио Маяк (Стәрлетамак).
  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. ОКТМО (рус.)
  3. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  4. Толбазы үзәк район дәваханәсенә яңа аппарат кайтты. Кызыл таң, 19.07.2022
  5. 1 2 Татар энциклопедиясе. Авыргазы районы.
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  7. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  8. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2014. Архивировано 20 август 2014 года.
  9. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. Дата обращения: 20 августа 2014. Архивировано 20 августа 2014 года
  10. Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
  11. В с.Толбазы состоялось открытие памятника «Труженикам тыла». Муниципальный район Аргузинский район Республики Башкортостан (10 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2021. Архивировано 1 август 2021 года.