Югары Яркәй
Югары Яркәй (баш. Үрге Йәркәй, рус. Верхнеяркеево) — Башкортстанның Илеш районындагы авыл.
Тарих
Авыл исеме Яркәй Янчурин буенча. Ул Казан даругасы Кыр вулысы башкорт сословиесе кешеләреннән, шул ук вулыс Кыр авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Илеш районы Югары Яркәй авылы) туган. Атасы — Зиянчура Нугаев (1662-1664 еллардагы башкорт күтәрелеше буенча документта искә алына).
Халкы
2010 елның 14 октябренә карата халык саны 9710 кеше. Рәсми мәгълүмат буенча милли состав (2002): башкортлар - 74%, татарлар — 25%, шулай ук марилар да яши, туган тел буенча татар теле (якынча 86%) өстенлек итә, башкорт теле (якынча 8%) таралган[3].
Авыл белән бәйле шәхесләр
- Фәрит Ганиев (1964), юрист, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. БР Башлыгы ярдәмчесе (2015).
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО (рус.)
- ↑ https://web.archive.org/web/20220901194902/https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа: Китап, 2008.- 448 с.:ил. 2002 ел сан алу базасы