Ябалак (Илеш районы)

ЯбалакБашкортстанның Илеш районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 359 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи белешмә

Ябалак авылы Уфа губернасы Бөре өязе Кыргыз вулысы һәм Ябалак түбәсе составына караган булган. Беренче тапкыр Ябалак авылы турында 1745 елның 1 июлендә Кыргыз вулысы старшинасы Бикбатыр Исаев, писарь Яркәй Ермаков, башкортлар Аптим Салтакаев, Мөхтә Миңнебаев, Миңнегол Кадыйров, Зәйсән Акбаев, Мөкъсин Бикбатыров тарафыннан төзелгән Каракул авылында яшәүче рус крестьяннарына үзләренең җирләрен 20 елга файдалануга тапшыру турындагы килешүдә телгә алына. 1749 елда алда телгә алынган ябалаклылар Казан өязеннән килгән ясак татарларын припущенник сыйфатында ун елга Агыйдел һәм Йотады елгалары буендагы җирләргә яшәргә кертәләр.

Этник состав турындагы мәгълүматлар да кызыклы һәм каршылыклы. 1783 елда авылда 66 мари яшәгәнлеге мәгълүм. 1795 елда чирмешләрнең 49ы, нишләптер — башкорт, 51е типтәр дип язылган. 1858 елга инде башкортларның саны — 251, типтәрләрнеке 155кә җиткән. Тик, ни сәбәпледер, 1870 елда инде аларның барысы да мишәрләр дип күрсәтелгән. 1795 елгы “Ревизская сказка”дан күренүенчә, Ябалакта 12 типтәр гаиләсе яшәгән булган.[3]

Демография

Халык саны
2002[4]2009[4]2010[5]2021[2]
3843893591060

Мәгариф

Ике катлы мәктәп. 2012 ел биредә республика бюджетыннан бүленгән акча исәбенә 30 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Заманча җиһазландырылган һәм ремонтланган ике катлы типовой мәктәптә бүген 74 бала белем ала, аларга 15 педагог белем һәм тәрбия бирә. Мәктәптә “Яшьлек” вокаль-инструменталь ансамбле, туган якны өйрәнүчеләрнең “Ника” фәнни оешмасы уңышлы эшли.

Авыл белән бәйле шәхесләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә