Ишкар

Ишҡар (баш. Ишҡар, рус. Ишкарово) — Башкортстанның Илеш районындагы авыл, Ишкар авыл советының административ үзәге[3].

Тарихы

Авылга XVIII гасыр башында Казан юлы Елан волосте башкортлары нигез сала. Исеме башкорт старшинасы һәм тарханы, 17731775 еллардагы Крестьяннар сугышында катнашучы, Пугачев гаскәре полковнигы Ишкар Арасланов исеме белән бәйле.

1755 елгы буенча монда ясаклы татарлар урнашкан, алар соңрак типтәрләр катлавына күчкән. 1795 елда 10 йортта 83 кеше, 1865 елда 55 йортта 366 кеше яшәгән. Халыкның төп шөгыле терлекчелек, игенчелек, умартачылык һәм балта осталыгы булган. Авылда мәчет эшләгән, ә 1906 елда мәдрәсә булуы да теркәлгән [3].

Халык саны

Ишкар авыл шурасы

Халык саны
2002200920102021
6586175761097
250
500
750
1000
1250
1500
2002
2009
2010
2021
Милли состав

2002 елгы җанисәп буенча, халыкның 91% — башкортлар[4].

Географик урнашуы

Район үзәге булган Югары Яркәй авылына 15 км ераклыкта, иң якын тимер юл станциясенә (Бүздәк) 122 км ераклыкта урнашкан[5].

Торак пункт аша МәскәүУфа автомобиль юлы уза. 2024 елда Ишкар авылын әйләнеп үтүче М-7 трассасының дублеры төзелә[6].

Авыл белән бәйле кешеләр

Илдус Илдус улы Әхмәтов (1978 елгы) — Россия галиме, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, хәзерге вакытта анда профессор булып эшли һәм картлык генетикасы һәм озын гомерлелек лабораториясен җитәкли. Аның тикшеренүләренең төп юнәлешләре озын гомерлелек генетикасы, спорт һәм картлыкның молекуляр механизмнары белән бәйле.

Аның җитәкчелегендә кешенең озын гомерлелеге һәм физик сәләтләре белән бәйле 500 дән артык генетик маркер ачыкланган. Шулай ук ул халыкара галимнәр белән берлектә картлыкның универсаль биомаркерын — EDA2R гены экспрессиясен ача[7].

Ишкар Арасланов (И. Арсланов) — Емельян Пугачев җитәкчелегендәге 1773–1775 еллардагы Крестьяннар сугышында катнашучы, күтәрелеш полковнигы. Казан юлы Канлы волосте Өстүбә авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Олы Өстүбә авылы) яшәгән. Кыпчак волосте тарханы һәм старшинасы булган.

1773 елның декабре — 1774 елның гыйнварында Минзәлә күтәрелеш үзәге җитәкчеләренең берсе була; аның отрядлары Минзәлә, Алабуга, Бакалы һәм Нагайбәк калалары тирәсендә эш итә. 1774 елның көзендә Казан яшерен комиссиясенә гаебен танып килә һәм тиздән иреккә чыгарыла. 1783 елда старшина булып хезмәтен дәвам итә[8].

Фнүнә Хәниф кызы Сираҗетдинова (15 февраль 1949 ел) — башкорт җырчысы, Башкортстан Республикасының халык артисткасы (1994 ел), БАССРның атказанган артисткасы (1989 ел). Уфадагы 2 нче педагогика училищесын тәмамлый Башкорт хор капелласы артисткасы булып эшли, 19802003 елларда Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы була, соңрак Г. Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернатында укыта. Репертуарында — башкорт композиторлары әсәрләре һәм халык җырлары[9].

Искәрмәләр

  1. ОКТМО (рус.)
  2. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. 1 2 Ишкарово, село в Илишевском р‑не. Башкирская энциклопедия (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
  4. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine.
  5. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  6. Дублер М7 в Башкирии в составе скоростной трассы до Екатеринбурга введут в ноябре. Interfax.ru (15 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
  7. Ахметов Ильдус Ильясович. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
  8. Таймасов, С.У. Ишкара Арасланов. Башкирская энциклопедия (1 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
  9. Ишкинина, Г.А. Сиражетдинова Фнуна Ханифовна. Башкирская энциклопедия (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.

Әдәбият

  • Мухтаров, Я. Г. Ялан Яркей и его потомки. — Уфа, 1999.;
  • Яппаров, Х. М. Наше шежере. — Уфа: Китап, 1999. — 272 с.;
  • Асфандияров А., Асфандиярова К. Национальный состав населенных пунктов Илишевского района по переписям XVII—XX вв // Ватандаш. — 2002. — № 7. — С. 37—44. — ISSN 1683-3554..

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр