Емельян Пугачёв
Емельян Пугачёв | |
---|---|
Исеме | рус. Емельян Иванович Пугачёв |
Туган көне | 1742 |
Туган | Дон Гаскәре өлкәсе, Зимовейская станицасы |
Вафат көне | 10 (21) гыйнвар 1775[1] |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | инкыйлабчы, хәрби хезмәткәр, сәясәтче |
Супруга | Устинья Петровна Кузнецова[d] и Софья Дмитриевна Пугачёва[d] |
Емельян Пугачев (Пугачев явы юлбашчысы. Үзләрен хатыны сарай фетнәсендә үтерелгән, ир-ат варислар калдырмаган, могъҗизалы рәвештә коткарылган Петр III патшага салышкан шул заман шәхесләренең иң уңышлысы.
Тәрҗемәи хәл
Емельян Пугачев чыгышы белән хәзерге Дон казакларының башкаласы Зимовейскаядан. Степан Разинның якташы.
Өч ел буена Пруссиягә каршы Җидееллык сугышта катнашкан.
1763-67 елларда туган авылында хезмәт үти. 1764 елда кызы, 1768 елда улы туа. Дегет, ятьмә ише товарларны ерак җирдән очсыз хакка алып, Дон буена кайткач аларны кыйммәткә сатарга ният корган Пугачев, үзе шикелле үк елгыр казак белән бергә, Кама елгасына кадәр килеп җитә. Польша җиренә качкан рус старовер-крестьяннарын эзләтүдә катнаша.
Көнгер өязенә кадәр барып китәргә ниятлиләр. Әмма бу чорда бөтен Кама буен Уралдагы заводларга йөреп эшләүдән баш тарткан крестьяннар фетнәсе чолгап алган була. "Алып сатарлар"ның юлы уңмый hәм алар Дон буена буш кул белән генә кайтып китә.
1769 елда Емельян рус-төрек сугышы башлануга ике ел буена шунда катнаша. Авырып китү сәбәпле Кубаньга качарга җыенуда гаеплиләр. Пугачев, чыннан да, Терек елгасы буена качып китәргә омтылыш ясый. Хакимият вәкилләре аны шуның өчен кулга алалар. Ләкин Пугачев ике-өч мәртәбә алар кулыннан качып котыла hәм бай казакларның үзен иректә калдырмаячагын аңлагач, бөтенләй Польша җиренә китәргә ниятли.
Польшага киткән качакларны патшабикә Ыргыз елгасы буенда нигезләнергә чакыра. Казан губернасына килә. Үзе тотып йөргән староверларны Ырынбур губернасына күчерелүләрен белеп, Емельян башта шунда барып чыга, аннары паспорт алып, 1772 елның көзендә Ырынбур губернасындагы Мәчетле бистәдә оялый.
Пугачев утлар-сулар кичеп йөргән чакта Россия төрле сәер хәбәрләр белән тула. Әле Царицын каласында, әле Воронеж өлкәсендә яңа "падишаhлар" пәйда була. Аларның hәркайсы үзен хыянәтче Екатерина тарафыннан тәхеттән куылган Петр Федорович, дип игълан итә. Гәрчә чын Петр патша 1762 елның 5 июлендә Екатерина тарафдары Алексей Орлов тарафыннан буып үтерелгән булса да, Богомолов, Рябов, Асланбеков, Евдокимов кебек батырлар үзләрен явыз патшабикә кулыннан очраклы рәвештә качып котылган "падишаh" итеп танытырга тели. Тик аларның "тантанасы" озак дәвам итми. Шулай да, Рәсәйне иңеннән-буена кадәр йөреп чыккан Пугачев аларның фаҗигале язмышы турында да, Петр III хакында да ишетеп кала hәм бу хәбәрләрнең hәммәсен мыегына чорный бара.
Идел аръягына чыгып, Сембер провинциясенә аяк баскач, Пугачев әүвәл Малыковка авылында[3] hәм Кызыл мәчет бистәсендә[4] туктала. Бу төбәктә яшәгән крестьяннарның hәм Җаек казакларының тормышы, кайгылары белән кызыксына.
Җаек казаклары бу вакытта бик авыр хәлгә кала. 1772 елның январында комсыз старшина hәм атаманнарның рәхимсез талавына каршы күтәрелгән казакларның фетнәсен бастыру өчен патша хөкүмәте Җаек шәhәрчегенә (хәзерге Уральск) генерал фон Траубенберг командалыгындагы кораллы отряд юллый. Баш имәс казаклар беренче бәрелеш вакытында генералның үзен дә, хөкүмәткә сатылган атаман Петр Тамбовцевны, Яков Колпаков, Суетин, Федор Митрясов, Иван hәм Семен Тамбовцев кебек старшиналарны юк итәләр. Фетнәне бастыру өчен җибәрелгән отряд та, бай старшиналар да кулга алына, шәhәрдә ярлы казаклар тантанасы башлана. Ләкин патша хөкүмәте февраль аенда ук казакларга каршы генерал-майор Ф. Фрейман командалыгындагы яңа гаскәр юллый. Июнь башында Фрейман Җаек шәhәрчегенә килеп җитә hәм казаклар гаскәрен куып тарата. Йөзләгән казак кулга алына, төрмәләргә ябыла. Җәлладлар 47 кешене асып, 3 казакның башын өзеп, 12 кешене кисәкләргә чапкалап үтерәләр[5]. Дистәләгән казакны мәйданнарда камчылар белән кыйныйлар. Бик күп кеше, далага качып кына, җәзалаудан котылып кала. Казакларга 36756 сум штраф салына.
Казакларның аяныч хәле турында ишетүгә үк, Пугачев сәүдәгәр сыйфатында Җаек шәhәрчегенә ашыга. 22 ноябрь көнне ул Денис Пьянов дигән казак йортына килеп төшә. Бер атна чамасы базар hәм урамнарда йөргәннән соң, Пугачев казакларның барча михнәтләрен дә, ниятләрен дә аңлап ала.
15 августта Емельян Җаек шәhәрчегеннән 60 чакрымдагы, Таловая дигән елга буена урнашкан юлханәгә килеп җитә. Юлханә хуҗасы Степан Оболяев белән ул әле 1772 елның ноябрь аендагы "визиты" вакытында ук танышкан була. Бу юлы, мунчага баргач, Пугачев инде Оболяев каршында да үзенең "падишаh" Петр III икәнлеген "ачып сала".
Пугачев сугышы
- Шулай ук карагыз: 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышы
1773 елның көзендә Җаек казаклары арасында үзен Петр I патшаның оныгы — Петр III дип таныткан бер кеше килеп чыга. Чынлыкта исә ул Дон казагы Емельян Пугачев була. Ул халыкны көрәшкә чакыра. «Мин сезгә җирләрегезне, суыгызны, урман-болыннарыгызны кайтарып бирермен, барыгыз да иреккә чыгарсыз», дип манифестлар, өндәмә хатлар язып, авылларга тарата.
Урал һәм Идел буенда яшәгән хезмәт иясе халкы: руслар, татарлар, башкортлар, чирмешләр, чуашлар, арлар, төркем-төркем булып, Пугачев армиясенә агыла. Җаек елгасыннан алып Ырынбур крепостена кадәр булган җирләрдә крестьяннар сугышы башлана. Баш күтәрүчеләр Ырынбур һәм Җаек крепостьларын камап алалар. Урал заводларының крепостной эшчеләре дә фетнәчеләр ягына чыга. Алар Пугачев армиясен туплар һәм мылтыклар белән тәэмин итеп торалар.
Хәзерге Татарстан җирләрендә крестьяннар хәрәкәте 1773 елның октябрь — ноябрь айларында җәелеп китә. Казан — Арча тирәләрендә Мәсәгут Гомәров җитәкчелегендәге зур бер отряд хәрәкәт итә. Бөгелмә төбәге тулысынча диярлек баш күтәрүчеләр кулында була. Минзәлә крепостен Каранай Муратов җитәкчелегендәге 10 мең кешелек фетнәчеләр отряды дүрт ай буена камалышта тота. Берничә тапкыр штурмлап та карыйлар, әмма ала алмыйлар. Зәй крепосте исә баш күтәрүчеләргә сугышсыз-нисез бирелергә мәҗбүр була.
Пугачев гаскәре 1774 елның 29 июнендә Әгерҗегә килеп җитә. Крестьяннар сугышы моңарчы күрелмәгән көч белән дөрләп китә. Әгерҗе халкы Пугачевны «үзебезнең гадел патша Петр Федорович» дип хөрмәтләп каршы ала. Мәйданның бер ягына Пугачев армиясенә кушылырга килгән крестьяннар тезелеп баса, икенче ягына тиз генә дар агачы ясап куялар. Гади халыкның күрсәтүе белән кулга алынган комсыз байларны Пугачев астырып үтертә. Крестьяннар үзләренең изүчеләреннән шулай үч алганнар.
Әгерҗедән Пугачев армиясе Алабуга, Мамадыш, Арча аркылы Казанга юл тоткан. Крестьяннарга ул, Казанны алгач, Мәскәүгә китәбез, тәхетне алып, бөтен Россиядә гадел патшалык урнаштырырбыз, дип вәгъдәләр биргән. Болгар-татарларга үз диннәрен тотарга, милли гореф-гадәтләре белән яшәргә хокук вәгъдә иткән. «Алпавыт һәм башка изүчеләрне кырып бетерегез, үзегез теләгәнчә иректә яшәгез»,— дип чакырып.[6]
Восстаниенең беренче көнендә үк манифестлар һәм указлар татар телендә тәрҗемә ителә. Восстание чорында татар теле чын мәгънәсендә милләтара аралашу чарасына әверелә. Сәгыйть бистәсендә беренче татар полкы оештырыла. Пугачевның төп көчләре районнарны басып алалар. Сугышның беренче айларыда Муса Мостафин отряды (Бөгелмәдән көньякка таба), Каранай Моратов отряды (Минзәлә районы) кебек эре отрядлар актив хәрәкәт итә.
Татарча язган өндәмәләр Урта Идел халыкларының Пугачев армиясенә күпләп кушылуына сәбәп булган. Һәр җирдә халык аны, кадерле кунак кебек, ипи-тоз белән каршы алган.
1774 елның 12 июлендә Пугачевның 20 меңлек гаскәре Казанга керә. Кремльне тупка тота башлыйлар. Бөтен яктан туктаусыз мылтык аткан тавышлар ишетелеп тора. Кремль эченә яшеренгән хөкүмәт гаскәрләре фетнәчеләргә каршы ут ачалар. Шулвакыт шәһәр төрле яктан яна башлый. Крестьяннар һәм аларга кушылган шәһәр халкы байлар яшәгән йортларны көл-күмер итәләр. 2 меңнән артык йорт, 800 ләп кибет, 30 лап чиркәү һәм башка төрле биналар янып юкка чыга. Ләкин ут-төтен эчендә кремльне штурмлау мәмкин булмый. Кичкә таба Пугачев гаскәрен шәһәрдән чыгарырга мәҗбүр була. Шәһәрдән алынмыйча калган кирмән, Постау бистәсе һәм Татар бистәсе генә исән кала. Соңгылары тоташ терәлеп диярлек агач йортлардан торалар, ләкин Пугачевчлар, аларда яшәгән халыкның үзләренә теләктәш булу сәбәпле тимиләр.
Кич алар полковник Михельсон командалыгындагы хөкүмәт отрядлары белән кара-каршы очрашалар. Канкойгыч сугышлар берничә көн дәвам итә. Баш күтәрүчеләр җиңеләләр. Пугачев үзенең армиясе белән Казан яныннан Иделгә таба качып китә.
Пугачев Татарстан җирләрендә, бигрәк тә Казанда булган көннәрдә руслар һәм Мәсәгут Гомәров, Каранай Муратов, Муса Мостафин, Әбҗәлил Сөләйманов, Рахманкол Дуслиев кебек чын халык геройлары үсеп чыга. Екатерина II баш күтәрүчеләргә каршы зур гаскәр җибәрә. Царицын шәһәреннән ерак түгел бер урында Пугачев патша гаскәрләре тарафыннан җиңелә. Аны тотып алалар, богауланган хәлдә тимер читлеккә ябып, Мәскәүгә китерәләр һәм җәзалап үтерәләр.
Тиздән Пугачев "җинаятьләр"ен Екатерина тарафыннан оештырылган "законлы тикшерү" башлана. Яу башында ук Пугачевның көрәштәшләренә әверелгән Зарубин-Чика, Падуров, Закладнов, Горшков, Караваев, Тимофей Мясников, Василий Плотников, Караваев, Иван Почиталин кебек Җаек казаклары, юлбашчыны кулга алып карательләргә тапшырган хыянәтчеләр, "падишаh"ның беренче hәм "икенче" хатыннары Софья белән Устинья, балалары Трофим, Христина, Аграфена, шулай ук Вәлит Торнов, Астафий Долгополов, И. Мамаев, Илья Аристов, хыянәтче дворян Каранай Моратов hәм Идеркәй Мәхмүтов - барлыгы 40-ка якын кеше - "хакыйкатьне ачыклауда ярдәм итү өчен", Мәскәүгә китерелә. 18 ноябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр аларның hәркайсы тикшерүчеләр каршында Пугачев белән очраша, күрсәтмәләр бирә. 19 декабрьдә "тикшерү" тәмамлана. Генераль-прокурор А. Вяземский, генераллар П. Панин, А. Глебов, М. Мартынов, П. Потемкин, 10 сенатор, тагын әллә никадәрле графлар, кенәзләр катнашында 29-31 декабрьләрдә Мәскәү Кремленың тәхет залында /!/ суд үткәрелә. 1775 елның 9 январенда хөкем карары игълан ителә.
Афанасий Перфильев та кисәкләргә чапкалап үтерелә. Гаепләрен танымаган hәм баш имәгән Максим Шигаев, 1774 елның 12 июлендә Казан төрмәсеннән азат ителгәч янә "падишаh"ка ияргән Вәлит Торнов, 1767 елгы Уложение комиссиясе депутаты буларак "кагылгысыз кеше" дәрәҗәсен алган, әмма "зыялы hәм гадел" Екатеринаның "законлы" карары буенча үлемгә дучар ителгән Тимофей Падуров дарга асыла. Үлемгә хөкем ителгән Зарубин-Чика шушы җәзалауларны карап торганнан соң Уфага озатыла hәм 24 февраль көнне аның да гомере киселә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- Bibliothèque nationale de France Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118742922 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ хәзерге Вольск шәhәре
- ↑ хәзер Сарытау өлкәсендәге Пугачев каласы, Олы Ыргыз елгасы буенда
- ↑ В. Буганов. "Емельян Пугачев"
- ↑ http://tatar.org.ru/kurs/5-6-tarih/cyr_112.php(үле сылтама)
Сылтамалар
- Документы ставки Е. И. Пугачева, повстанческих властей и учреждений 1773-1774 гг. М. Наука. 1975
- Вахит Имамов. Сәет Батыр. (Тарихи повесть). Татарлар Пугачев явында. (әдәби эпизодлар белән баетылган тарихи очерк). Яр Чаллы, “КАМАЗ” газета-китап нәшрияты, 1994.
- Волжские монеты Бунт Емельяна Пугачева 1773 - 1775 годов История Суваро Булгары
- 1742 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Волгоград өлкәсендә туганнар
- 21 гыйнвар көнне вафат булганнар
- 1775 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Русия империясе сәясәтчеләре
- Халык юлбашчылары
- 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышы