Пугачёв имәне

Тикшерелгән мәкалә

Пугачёв Имәне (чирм. Пугачёв Тумо, рус. Дуб Пугачёва) — Мари Илендәге Волжск районындагы Марий Чодра тыюлыгының Өрәңге Тавы бүлегендә үсүче зур имән агачы. Конан-Ер күленнән километрда урнашкан. 2013 елда агачның табигать һәйкәле статусы расланган[1]

Биометрия

Озынлыгы — 26 метр, кәүсә диаметры — 1,59 метр. Тикшерен=лёр агач 1500-нче елларда үсә башлаган дип күрсәтә (башка тикшеренү буенча — 1650-нче еллар)[2]. 2013 елда төгәлрәк тикшеренүләрдән соң үсеш башлану заманы 1600-нче еллар дип санала[1].

Риваять

Риваять буенча, 1774 елда Казан янында җиңелгәннән соң, Емельян Пугачёв имән агачына менә, аннан янган Казанны күзәтә. Әгәр дә бу вакыйгалар дөрес булса, бу агач белән бәйле булмаган, чөнки ул вакытта агач бәләкәй булган, аңа мененлек булмаган. Бәлки, легенда хәзерге имән тирәсендә якынча 1400-нче еллардан алып 1940-нчы елларга кадәр үскән һәм 1950-нче еллардан соң киселгән башка зур имән агачы турында булырга мөмкин[3].

Сылтамалар