Марий Чодра

Марий Чодра (чирм. Марий Чодыра — Мари урманы) — Мари Илнең көньяк-көнчыгышында (Морки, Волжск, Звенигово районнары) урнашкан милли парк. Парк 366 км² мәйданын били. Парк аша А295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М-7 «Идел» автоюлы һәм Яшел Үзән — Яранск тимер юлы үтә.

1985 елның 2 декабрендәге 589 N-лы Мари АССР Министрлар Шурасының «„Марий Чодра“ милли паркын булдыру турында» карары нигезендә 1985 елның 13 сентябрендә РСФСР Министрлар Шурасы карары белән булдырылган.[1]

Парк сирәк очрый торган үсемлекләрне саклау өчен булдырылган.

Паркның иң популяр урыннары: Ялчык, Глухое, Кичиер күлләре, Илләт һәм Юшут елгалары буйлап йөзү, Пугачёв имәне, Өрәңге таулары.

"Марий Чодра"да ундүрттән артык туристик үзәк бар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Постановление Совета Министров РСФСР от 13 сентября 1985 г. № 400 «О создании национального парка „Марий Чодра“ в Марийской АССР»