Яшел Үзән (станса)

Калып:Яшел Үзән — Яранск

Яшел Үзән станциясы — Горький тимер юлының Яшел Үзән шәһәрендәге станция. Тимер юллар төене.

Мәскәү — Казан — Екатеринбург сызыгында, Мәскәүдән 759,4 километр ераклыкта урнашкан. Станциядан төньякка Йошкар-Олага һәм Яранскга сызык китә, көнбатышка Волжскига сызык китә.

Иделнең сул ярында урнашкан Зөя станциясы белән Яшел Үзән тимер юл күпере аша тоташтырыла.

Тарих

1893 елда Мәскәү-Казан тимер юлындагы станция буларак нигезләнгән.

1990-елларның уртасына кадәр Идел аша автомобиль күпере әле төзелмәгән булган, шуңа күрә Зөя һәм Яшел Үзән тимер юл станциялары арасында автомобилләрне бер ярдан икенче ярга ташучы платформалы поезд йөргән.

Галерея

Искәрмәләр