Яшел Үзән тимер юл күпере

Яшел Үзән тимер юл күпере (Романов күпере, Кызыл күпер, Зөя күпере) — Яшел Үзән шәһәре һәм Түбән Карамалы бистәсе арасында Идел аша тимер юл күпере.

Беренче Романов күпере 1910—1913 елларда Н. А. Белелюбский һәм А. П. Пшеницкий проекты буенча төзелгән.

Көймә йөрерлек торыкның биеклеге — 21,2 м — проект дәрәҗәсеннән, 17,2 м — гадәттәге терәүгә куелган дәрәҗәсенннән, 13,1 м — исәп дәрәҗәсеннән.

Тарих

Төзелеш 1911 елның февралендә башланган, ә 1913 елның июлендә күпер буенча хәрәкәт ачылган. 1921 елда ул төзекләндерелә.

1950—1952 елларда гамәлдәге күпер янында икенче күпер төзелгән; хәрәкәте 1957 елда ачылган. 2006—2011 елларда торык корылмаларының алмаштыруы үткәрелгән.[1]

Галерея

Искәрмәләр