Күзнәй

Кузнецк (Күзнәй, рус. Кузнецк) — Россиядә шәһәр, Пенза өлкәсенең халык саны буенча икенче шәһәр.

Халык саны — 88 883 кеше.[1]

География

Кузнецк Труёв елгасы (Сыры кушылдыгы) өстендә, Пензадән 121 километр көнчыгыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Кузнецк тимер юл станциясе.

Климат

  • Уртача еллык температура — +5,3 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,3 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 67,5%
Кузнецка климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 6 9 17 28 35 38 40 37 32 25 13 8 23,6
Уртача максимум, °C −5 −5 1 12 20 24 26 24 18 10 0 −5 10
Уртача температура, °C −9,5 −9,8 −4,7 5,9 14,4 19,2 21,3 19,0 13,1 5,3 −3,4 −8,9 5,3
Уртача минимум, °C −12 −13 −7 1 7 11 13 12 7 2 −5 −11 0,4
Абсолют минимум, °C −37,2 −36 −32,8 −14 −6 −2 4 0 −6 −18,9 −31 −35 −17,9
Чыганак: NASA. База данных RETScreen myWeather2.com tutiempo.net

Тарих

Кузнецк 1699 елда Труёво авылы буларак нигезләнә. Воскресение чиркәве төзелүдән соң авыл Труёво-Воскресенское исемен ала.

1780 елда Кузнецк шәһәренә үзгертеп корыла һәм Сарытау калгайлыгы (1797 елдан — Сарытау губернасы) Кузнецк өязе үзәге була.

1856 елда Кузнецкдә 4 чиркәү, 1699 йорт һәм 122 лавка (кибет) булган. 1876 елда шәһәр аша Моршанск-Сердобск тимер юлы төзелә.

1918 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла.

1928 елдан — Урта Идел өлкәсе Кузнецк районы үзәге; 1939 елдан — Пенза өлкәсе составында.

1980 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнә.

Халык

1840[2] 1856[3] 1897[4] 1913[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[1]
10 626 ~11 800 20 473 ~26 500 ~30 000 ~31 100 ~37 800 56 880 84 102 93 642 98 588 92 050 88 883

Милли состав

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 86,2% 84,7%
татарлар 8,4% 9,2%
мордва 2,9% 2,2%

Икътисад

Радиоприборлар, конденсаторлар, текстиль машиналар төзү, күн заводлары; икмәк, өй җиһазлар комбинатлары, тегү фабрикасы.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-01 
  2. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  3. ↑ 1 2 3 4 5 http://www.mojgorod.ru/nizhegor_obl/knjaginino/index.html
  4. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1340
  5. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-30 
  11. ↑ 2010 ел сан алу базасы

Тема буенча өстәмә