Похвистнево

Похвистнево, Котлыгош[2] (рус. Похвистнево, чуаш. Похвиҫнӗ) — Самар өлкәсендә урнашкан шәһәр (1947 елдан), Похвистнево районының административ үзәге.

Халык саны — 28 181 кеше (2010).[3]

География

Похвистнево Олы Кинәл елгасы өстендә, Ырынбур өлкәсе белән чиге янында, Самардан 159 километр көнчыгыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Похвистнево станциясе (СамарУфа сызыгы).

Тарих

Похвистнево 1888 елда Самар-Златоуст тимер юлында тимер юл разъезды төзелүе сәбәпле оешты.

1934 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

Похвистнево районындагы нефть чыганакларының үзләштерү башлавыннан бирле Похвистневога 1947 елда шәһәр статусы бирелә.

1963 елдан — өлкә буйсынуындагы шәһәр.

Халык

1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
~6 600 23 063 26 125 25 719 27 843 27 973 28 181

Милли состав

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 61,5% 66,8%
чуашлар 13,1% 11,5%
татарлар 10,9% 10,8%
мордва 8,1% 6,5%
украиннар 2,0% 1,2%
алманнар 1,6% 1,0%

Икътисад

Нефть һәм газны чыгару.

Машмналар төзү, тимер-бетон әйберләрне ясау заводы. Мебель комбинаты.

Төзелеш материаллары, азык-төлек һәм җиңел сәнәгате ширкәтләре.

Югары уку йортлары

  • Самар дәүләт архитектура-төзелеш университетының филиалы

Кардәш шәһәрләр

Фотогалерея

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-10-24, retrieved 2018-05-06 
  3. 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-07 
  4. http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/pohvistnevo/index.html
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-11-18 
  11. Национальный+состав+населения+Самарской области 2010, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-11-18