Улан-Удэ

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Торак пункт
Улан-Удэ
бүр. Улаан-Үдэ
Ulan-Ude Lenina st-2.JPG
Байрак Герб
Байрак Герб
51°50′ с. ш. 107°37′ в. д.GЯO
Ил
Район Улан-Удэ
Башлык Игорь Юрьевич Шутенков[d]
Тарих һәм география
Нигез салына 1666
Мәйдан
  • 347,6 км²
Мәркәз биеклеге 500 метр
Климат төре кискен котиненталь
Сәгать кушагы UTC+08:00
Халык саны
Халык саны
Рәсми тел бурәт теле и рус теле
Санлы идентификатор
Телефон коды 3012
Почта индекслары 670000–670099
Прочее
Кардәш шәһәрләр Тәйбей[1], Беркли (Калифорния), Әлиста, Омск, Чанчунь[d][2][3][…], Акмәсҗит[4], Йонволь[d][5], Ямагата[6], Уланчаб[d][7], Улан-Батор[8], Румои[9], Манҗурия[d][10], Ланьчжоу[d][11], Хулун-Буир[d][12], Хух-Хото[d][13], Һеҗу[14], Эрэн-Хото[d][15], Эрдэнэт[d][16], Донецк[17], Дархан[d][18] и Анъяң[19]
ulan-ude-eg.ru [рус.]
Показать/скрыть карты
Улан-Удэ на карте
Улан-Удэ
Улан-Удэ

Улан-Удэ (бүр. Улаан Үдэ«Кызыл Уда», рус. Улан-Удэ) — Россиянең Бурятия республикасының башкаласы. Байкал күленнән 100 километр көнчыгыштарак, Селенга елгасының ярларында, аңа Уда елгасы кушылу урынында урнашкан. Транссебер магистраленең мөһим тимер юл төене. Селенга елгасындагы пристән. 2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 404 426 кеше яши.[22]

1666 елда казакларның Удинское кышлавы буларак барлыкка килгән. 1689 елдан Верхнеудинск кальгасе, аның янәшәсендә шәһәр барлыка килгән. 17 гасырда Байкал арты территориясенең административ һәм хәрби үзәге. 1783 елдан Иркутск калгайлыгының, соңыннан Иркутск губернасының өяз шәһәре; 1851 елдан Байкал арты вилаяте составында. Эре сәүдә үзәге. 1899 елда шәһәр аша Транссебер магистрале үткәрелә.

1905 елгача — сөрген урыны. 1920 елның апрель—октябрьда Ерак Көнчыгыш Җөмһүриятенең башкаласы. 1923 елдан Бурят-Монгол АССР (1958 елдан Бурят АССР) башкаласы. 1934 елның 27 июленнән хәзерге исемен йөртә.

Машиналар төзү вә металл эшкәртү (авиация, приборлар төзү, көймәләр төзү, "Теплоприбор" вә башка заводлар), җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү ширкәтләре, пыяла заводы бар. Россия ФА Себер бүлекчәсе филиалы, 4 югары уку йорты, 4 театр (шул исәптә, опера һәм балет театры). Музейлардан тарихи, этнография, нәфис бурят ташы, Шәрекъ сангәте, табигать вә башка музейлар, филармония бар. Мигмарият ядкарьләреннән Одигитриев соборы (18 гасыр), кәрвансарай (19 гасыр башы) һ.б. сакланган. Аэропорт бар.

1897[23] 1926[23] 1939[23] 1959[24] 1970[25] 1979[26] 1989[27] 2002[28] 2010[29]
8 086 ~29 400 ~125 700 175 172 253 569 300 370 352 530 374 854 404 426

Милләтләр (2010): урыслар — 63,1%, бурятлар — 33,4%.

Шәһәр 3 районга бүленә:

  1. Совет районы
  2. Тимер Юл районы
  3. Октябрь районы
  1. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/taipei.php
  2. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/chanchun.php
  3. http://en.changchun.gov.cn/yhcs3/wlwd/ycgk9/
  4. https://www.heidelberg.de/hd/HD/Leben/Simferopol.html
  5. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/yengvol.php
  6. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/yamagata.php
  7. http://all.ulan-ude-eg.ru/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/ulanchab.php?clear_cache=Y
  8. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/ulan-bator.php
  9. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/rumoi.php
  10. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/manjuriya.php
  11. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/g-lanchzhou.php
  12. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/hulunbuir.php
  13. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/huh-hoto.php
  14. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/khechzhu.php
  15. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/Erlyan.php
  16. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/erdenet.php
  17. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/doneck/doneck.php
  18. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/darhan.php
  19. http://м.улан-удэ.рф/industry/econom_biznes/vneshn/goroda/anyan.php
  20. GEOnet Names Server — 2018.
  21. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
  22. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  23. 1 2 3 Народная энциклопедия «Мой город». Улан-Удэ
  24. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  25. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  26. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  27. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  28. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  29. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-11, retrieved 2014-10-13