Байкал (театр)

«Байкал», Бурят дәүләт «Байкал» милли җыр һәм бию театры (бүр. Гүрэнэй үндэһэнэй дуу хатарай «Байгал» театр, рус. Бурятский государственный национальный театр песни и танца «Байкал») — Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы, дәүләт оешмасы. Бурятия АССР комсомолы премиясе лауреаты. РФ хөкүмәте премиясе (2006) лауреаты.

Директор — Дандар Бадлуев, Бурятия дәүләт премиясе лауреаты.
Сәнгать җитәкчесе — Жаргал Жалсанов, Бурятияның халык артисты.

Тарих

undefined
undefined
  • 1939 елда Бурят-Монгол АССР җыр һәм бию ансамбле буларак оештырыла. Башлап йөрүчеләр — Ж. Батуев, Б. Ямпилов, М. Арсентьев, Г. Глязер, И. Моисеев, Т. Гергесова[1].
  • Игорь Моисеев Бурят артистларын биергә өйрәтә[2].
  • 1942 елда ансамбль дәүләт оешмасы статусын ала.
  • 1959, 1973, 1983 Мәскәүдә «Бурятия АССР әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре»ндә катнаша.
  • 1979 елда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Сергей Балдаев.
  • 1979 елда ансамбль составындә «Кыйммәтле ятаг» (Эрдени ятаг) төркеме оештырыла. Төркем борынгы уен коралы - ятагта уйнаучыларны берләштерә. 2010 елда төркемгә яңа башкаручылар туплана.
  • 2001 елда Бурятия филармониясе составыннан аерылып чыга.
  • 2005 елда ансамбль тарихында яңа чор башлана. Берләштерелгән бурят дәүләт «Байкал» милли җыр һәм бию театры составына Бурят дәүләт «Байкал» җыр һәм бию ансамбле, «Бадма Сэсэг» дәүләт бию театры, Бурят телерадиокомпаниясенең милли уен кораллары оркестры кертелә.
  • 2007 халыкара «Байкал чәчәге» борынгы классик биюләр фестивалендә (Улан-Удэ) катнаша.
  • 2010 Мәскәүдә «Бурятия икътисады һәм мәдәнияте көннәре»ндә катнаша.
  • 2011 Театр составында (составында) «Уран-хуур» арт-төркеме оештырыла. Төркем борынгы уен коралларында — лимба, иочин, ятаг, их хуурда уйнаучыларны берләштерә.

Составы

Балет төркемендә 30,Чыңгыз Павлов исемендәге халык уен кораллары оркестрында 30, ялгыз җырлаучылар 10, «Эрдени ятаг» ансамблендә 5, «Уран хуур» төркемендә 6 артист.

Репертуар

  • бурят-монгол фольклоры.
  • «Борынгылар рухы» (Угайм Сулдэ) этно-балеты.
  • «Баргучин Токымы иле кайтавазы» этно-операсы (Баттулга Галмандах музыкасы).
  • From Mongols to Mogols проекты
  • Озын көйләр (Уртын дуун).
  • Мактау көйләре (Магтал-дуун).
  • Табын көйләре (Архиин дуун).
  • Ата-аналар турында көйләр (Эхе эсегын дуун).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр