Өлкән лейтенант

Өлкән лейтенант (рус. старший лейтенант, фр. lieu tenant «урынбасар»; фр. lieu «урын» + фр. tenant «биләүче» сүзләреннән барлыкка килгән, сөйләмдә – «старлей») – күпчелек дәүләтләрнең, шул исәптән Россиянең, кораллы көчләрендә кече офицерлар составындагы чин, хәрби дәрәҗә[1][2].

Россия империясендә 1909—1911 елларда IX класслы, 1912 елдан — VIII класслы хәрби-диңгез чины. Фәкать флотта гына гамәлдә булган. Пехотадагы капитан, кавалериядәге ротмистр  [рус.], казак гаскәрләрендәге есаул һәм гражданлык хезмәтендәге коллежский асессор  [рус.] чиннарына туры килгән. Хәзерге вакытта — лейтенанттан югарырак һәм капитан-лейтенанттан (хәрби-диңгез флотында) яки капитаннан (калган төр гаскәрләрдә) түбәнрәк торучы кече офицер исеме[3].

undefined

Октябрь инкыйлабыннан соң гамәлдән чыгарыла. Эшче-крестьян Кызыл армиясендә яңадан 1935 елның ноябрендә кертелә. 1943 елның гыйнварына кадәр элмәкләрдә өч «кубик» («кубарь») белән билгеләнә. 1943 елның гыйнварыннан — бер буй сызыклы погонда өчпочмак рәвешендә урнашкан өч йолдыз белән билгеләнә. Россиянең хәзерге Кораллы Көчләрендә саклана. Инкыйлабка кадәрге поручик чинына туры килә[4].

Гвардия хәрби частендә, гвардия корабында хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең хәрби исеменә «гвардия» сүзе өстәлә[3].

Юридик яки медицина профилендәге хәрби-хисап белгечлегенә ия булган хәрби хезмәткәрнең яки гражданның хәрби исеменә «юстиция» яки «медицина хезмәте» сүзләре өстәлә[3].

Запастагы яки отставкадагы гражданның хәрби исеменә «запастагы» яки «отставкадагы» сүзләре өстәлә[3].

Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә өлкән лейтенант погоннарында өч йолдыз өчпочмак рәвешендә урнаштырыла: ике түбән йолдыз погонның буй сызыгының ике якында, ә өченчесе беренче икесеннән югарырак, погонның уртадагы сызыгында урнаша, йолдызларның диаметры якынча 13 мм. Аларның үзәкләре арасындагы ераклык — якынча 25 мм. Погонның өске өлешендә төймә урнашкан[5].

Кайвакыт хәрби жаргонда кыскартылган «старлей» атамасы кулланыла[6].

Дәрәҗә бирү тәртибе

«Өлкән лейтенант» хәрби дәрәҗәсе хәрби хезмәткәрләргә лейтенант дәрәҗәсендә билгеләнгән хезмәт вакытын узганнан соң бирелә. Хәрби хезмәт үтү тәртибе турындагы нигезләмәнең 22 нче маддәсенә буенча, кагыйдә буларак, бу вакыт өч ел тәшкил итә[7].

Уку вакыты озын булган хәрби белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар өчен кыскартылган хезмәт итү вакыты каралган, ул ике ел тәшкил итә. «Өлкән лейтенант» дәрәҗәсе хезмәттәге аерым казанышлар, биремнәрне үтәүдәге батырлыклар һәм кайбер башка очракларда вакытыннан алда бирелергә мөмкин[8].

Россия империясендә, СССРда һәм Россия Федерациясендә өлкән лейтенантның (ОФ-1а) аерымлык билгеләре үрнәкләре

Чин Lesser Coat of Arms of Russian Empire.svg Рус император армиясе Naval Ensign of Russia.svg Россия император флоты Red Army flag.svg
Эшче-крестьян Кызыл армиясе
Red Army Badge.svg
Совет армиясе

Элмәк
билгесе

погон
1904ic-p03.png Soviet Red Star Insignia.png RA I K3 1924v.jpg Red Army - Lt col 1943v.png Red Air Force St-leytenant 1943v.png RAF A F1FstLt since 2010par.svg RAF AF F1FstLt since 2010par.svg
RA Komzvoda 1919.svg
Поручик
(до 1917)
Погон
(1909—1917)
Взвод
командиры
(1919—1924)
элмәк
билгесе
К3
(1924—1935)

(1935—1943)

Хәрби-һава көчләре
(1935—1943)
погон
Хәрби-һава көчләре
(1943—1955)

кыр
Коры җир гаскәрләре
(1943—1955)

ССРның хәрби-диңгез флоты
(1943—1955)

Коры җир гаскәрләренең парад формасы
(1955—1991)

Хәрби-һава көчләре
(1955—1991)
Чин Middle emblem of the Armed Forces of the Russian Federation (27.01.1997-present).svg
Российская Федерациясенең хәрби көчләре
Погон
җиң
билгесе
Russia-AirBorne-OF-1c-1994-field.svg Russia-AirForce-OF-1c-1994-parade.svg Russia-AirForce-OF-1c-1994-field.svg Russia-Army-OF-1c-1994-field.svg Russia-Army-OF-1c-1994-parade.svg Russia-Navy-OF-1c-1994-everyday.svg Russia-Navy-OF-1c-1994-white.svg Russia-Army-OF-1c-camo.svg Russia-Navy-OF-1c-2010.svg RAF N F1FstLt since 2010par.svg Russia-Navy-OF-1c-Sleeve.svg Russia-Police-OF-1c-2013.svg Файл:Старший лейтенант ВВ.gif
Погон
Һава десанты гаскәрләре, Галәм гаскәрләре
(1994—2010)

пaрад формасы
Хәрби-һава көчләре, Һава десанты гаскәрләре, Галәм гаскәрләре
(1994—2010)

Хәрби-һава көчләре
(1994—2010)

Коры җир гаскәрләре, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре
(1994—2010)

пaрад формасы
Коры җир гаскәрләре, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре
(1994—2010)

көндәлек
Хәрби-диңгез флоты
(1994—2010)

көндәлек ак күлмәк белән
Хәрби-диңгез флоты
(1994—2010)

кыр
(1994—2010)

көндлек
Хәрби-диңгез флоты
(2010 елдан)

парад формасы
Хәрби-диңгез флоты
(2010 елдан)

җиң
Хәрби-диңгез флоты билгесе

Полиция
Махсус моторлаштырган хәрби частьләр

Эчке гаскәрләр
Эчке эшләр министрылыгы
Хәрби дәрәҗәләр эзлеклелеге
түбәнрәк дәрәҗә:
Лейтенант
Өлкән лейтенант
(Коры җир гаскәрләре, Хәрби-һава көчләре / Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре, Һава десанты гаскәрләре һәм Хәрби-Диңгез флоты)
өлкәнрәк дәрәҗә:
Капитан-лейтенант Emblem of the Военно-Морской Флот Российской Федерации.svg

Капитан Lesser Coat of Arms of Russian Empire.svg Red Army Badge.svg Coat of Arms of the Russian Federation.svg

Германиядә өлкән лейтенант

Кайзер армиясендә обер-лейтенант чины 1871 елда кертелә. Моңа кадәр тиешле чинны йөртүче офицер премьер-лейтенант (Premierlieutenant) дип аталган.

1888 елдан башлап аерымлык билгесе буларак, «үрмәле» булмаган, төймә тирәли ак (1903 елдан — көмеш) шнур белән уратылган погоннардагы бер дүрт почмаклы йолдызчык кулланылган[9].

АКШ

Коры җир гаскәрләрендә, диңгез пехотасында һәм АКШ Кораллы көчләренең хәрби-һава көчләрендә беренче лейтенант — кече офицерлар составының икенче исеме, ул Россиянең өлкән лейтенантына тиңдәш. Хәрби исем икенче лейтенант белән капитан арасында тора. Гадәттә, икенче лейтенант коры җир гаскәрләрендә 18 ай хезмәт иткәннән соң, ә хәрби-һава көчләрендә һәм диңгез пехотасында 24 айдан соң беренче лейтенантка кадәр күтәрелә[9].

Ике лейтенант арасындагы аермалар, иң элек, тәҗрибәдә һәм түләү дәрәҗәсендә чагыла.

Башка илләр

Башка илләрдә өлкән лейтенантка эквивалент булган исемнәр[9]:

  • Австрия: Oberleutnant;
  • Әрмәнстан: ավագ լեյտենանտ;
  • Әзербайҗан: Baş Leytenant;
  • Албания: Toger;
  • Ангола: Primeiro Tenente;
  • Гарәп телендә сөйләшүче илләр, Төньяк Африкадагы иске француз колонияләреннән кала: Mulazim Awwal;
  • Аргентина: Teniente Primero (коры җир гаскәрләре); Primer Teniente (хәрби-һава көчләре);
  • Әфганстан: Lomri Baridman;
  • Беларусь: Старший лейтенант (русча); Старшы лейтэнант (беларус телендә);
  • Бельгия: Lieutenant (француз теле); Luitenant (нидерланд теле);
  • Болгария: Старши лейтенант;
  • Босния һәм Герцеговина: Poručnik;
  • Бразилия: Primeiro Tenente;
  • Бутан: Deda Gom;
  • Венгрия: Főhadnagy;
  • Вьетнам: Thượng úy;
  • Дания: Premierløjtnant;
  • Доминикана Республикасы: Primer Teniente;
  • Германия: Oberleutnant;
  • Греция: Ypolokhagos (коры җир гаскәрләре); Yposminagos (хәрби-һава көчләре);
  • Грузия: უფროსი ლეიტენანტი (Up’rosi Leytenanti);
  • Израиль: סגן (Segen);
  • Индонезия: Letnan Satu;
  • Иран: Sotvan Yekom (фар.  ستوان یكم);
  • Ирландия: Lieutenant (инглиз телендә); Lefteanant (ирланд теле);
  • Италия: Tenente;
  • Кабо-Верде: Primeiro Tenente;
  • Казакстан: Аға Лейтенант;
  • Камбоджа: Ak-no-say-ney-tor;
  • Кытай: 上尉 (Shàngwèi);
  • Кыргызста́ н Респу́бликасы: Улук лейтенант;
  • Цин Кытай цивилизациясе 副軍校 (Fù jūn xiào);
  • Төньяк Корея һәм Көньяк Корея: 중위 (Jungwi);
  • Куба: Primer Teniente;
  • Кипр: Ypolokhagos (коры җир гаскәрләре); Yposminagos (хәрби-һава көчләре);
  • Лаос: Roithõäkäd;
  • Латвия: Virsleitnants;
  • Литва: Vyresnysis Leitenantas;
  • Люксембург: Premier Lieutenant;
  • Малайзия: Leftenan;
  • Македония Республикасы: Поручник;
  • Мозамбик: Tenente;
  • Непал: Upa-Senani;
  • Нидерланды: Eerste Luitenant;
  • Никарагуа, Парагвай һәм Уругвай: Teniente Primero;
  • Норвегия: Løytnant;
  • Пакистан: Lieutenant (коры җир гаскәрләре);
  • Польша: Porucznik;
  • Португалия: Tenente;
  • Румыния: Locotenent (хәзерге вакыт); Locotenet-Major (Варшава килешүе);
  • Сербия: Поручник;
  • Словакия: Nadporučík;
  • Словения: Nadporočnik;
  • Испания һәм башка испан телендә сөйләшүче илләр, Аргентина, Куба, Доминикана республикасы, Никарагуа, Парагвай һәм Уругвайдан башка: Teniente;
  • Суринам: Luitenant;
  • Таҗикстан Республикасы: Лейтенанти калон;
  • Таиланд: Roi Tho;
  • Тайвань: 中尉(Chungwei);
  • Тунис: Moulazem Awal (гарәп. ملازم أول‎);
  • Төркия: Üsteğmen;
  • Украина: Старший Лейтенант;
  • Үзбәкстан Республикасы : Катта Лейтенант;
  • Финляндия: Luutnantti;
  • Франция һәм башка француз телендә сөйләшүче илләр: Lieutenant (хәрби-һава көчләре, коры җир гаскәрләре), Enseigne de vaisseau de première classe (хәрби-диңгез көчләре);
  • Хорватия: Natporučnik;
  • Чех Республикасы: Nadporučík;
  • Чехословакия: Nadporučík;
  • Швеция: Löjtnant;
  • Швейцария: Oberleutnant (немец телендә); Premier Lieutenant (француз телендә); Primotenente (итальян телендә);
  • Эстония: Leitnant;
  • Югославия: Поручник;
  • Япония: 二等陸尉(Nitō Rikui) (яки Nii) (хәзерге вакытта); 中尉(Chūi) (тарихи)

Аерымлык билгеләре

Искәрмәләр

  1. Старший лейтенант — что означает термин, использование и роль в историческом контексте (рус.). famiry.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  2. Воинские звания Вооружённых Сил Российской Федерации (рус.). Научно-образовательный портал «Большая российская энциклопедия». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2026.
  3. 1 2 3 4 Шатилов В. А. История воинских званий России. — г. Железногорск, 2016. — (Учебное пособие по основам военной службы).
  4. История происхождения воинских званий (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  5. Размещение звезд на погонах. КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  6. Каланов Н.А. Словарь морского жаргона. — М.: Моркнига, 2011. — С. 313. — ISBN 978-5-9906698-5-7.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 16.09.1999 г. № 1237 (страница 9). Президент России (16 сентябрь 1999). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  8. Статья 47. Присвоение воинских званий. КонсультантПлюс (28 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  9. 1 2 3 Старший лейтенант. forma-odezhda.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.

Тема буенча өстәмә