Йолдыз
Йолдыз | |
---|---|
SEO_description | Звезда — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Саны | неизвестно |
Кайда өйрәнелә | йолдызбелем |
Үрнәк элементы | UY Щита[d], Пистолет[d] и Зур йолдыз |
Урын | |
SEO_title | Звезда — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Йолдыз РУВИКИ.Медиада |
Йолдыз — яктылык таратучы, үз гравитацион кыры һәм эчке басымы белән торып калучы массив газ (плазма) шары, аның эчендә термотөш реакцияләре баралар яки элегрәк барганнар. Күп йолдызлар үзенең табигате белән Кояшка охшашлы, гади күзгә яктырткыч нокта рәвешендә генә күренә торган күк җисеме[1]. Җиргә иң якын йолдыз — Кояш.
Йолдызлар — зур балкып тору тузан (күбесенчә мохитеннән барлыкка киләләр. Йолдызлар тирәнлегендә матдәнең кельвин, ә өслегендә — меңнәр кельвин була. Күпчелектә йолдызлар энергиясе су тудыргыч гелийга әверелүе термотөш реакцияләре нәтиҗәсендә китереп чыга.
Кояшка иң якын йолдыз галактикалар җирле төркемендә урнашалар.
Йолдызларны күзәтү тарихы
Традицион рәвештә йолдызлар дөньяның төрле почмакларындагы астрономик навигация һәм ориентлашу өчен кулланылган. Күп кенә борынгы астрономнар йолдызлар мәңгегә күк шарына береккән һәм үзгәрми дип уйлаган. Астрономнар йолдызларны йолдызлыкларга туплаган һәм аларга нигезләнеп Кояш белән планеталарның йөрешен күзәтеп барган.[2] Кояшның фондагы йолдызлар (һәм офыкка) карата хәрәкәте авыл хуҗалыгы эшләрен җайга салырга мөмкинлек биргән тәкъвимнәр, ягъни календарьлар төзү өчен кулланылган.[3] Хәзерге көндә һәр илдә дә диярлек кулланылучы милади тәкъвим шундый кояш тәкъвимнәренең берсе, ул Җирнең аңа иң якын йолдыз — Кояш тирәли әйләнү вакытына нигезләнгән.
Төгәл вакыты күрсәтелгән иң борынгы йолдыз картасы б.э.к. 1534 елда Борынгы Мисырда пәйда була.йолдызлар каталогы исә Кассит чорында (б.э.к. якынча 1531–1155 еллар) төзелә.[5]
Грек астрономиясендәге беренче йолдызлар каталогын Тимохарис ярдәме белән Аристилл төзи, бу б.э.к. якынча 300 нче елда була.Гиппарх (б.э.к. 2 нче гасыр) йолдыз каталогы 1020 йолдызны эченә ала һәм нованы (яңа йолдыз) ачучы буларак билгеле.[8] Бүгенге көндә кулланылышта булган күп кенә йолдыз һәм йолдызлык исемнәре грек астрономиясеннән алынган.
Билгеле йолдызлар
№ | Билгеләү | Исем | Йолдызлык | Күренүчән йолдыз зурлыгы | Җирдән ераклыгы (якты. елы) | Тасвир |
---|---|---|---|---|---|---|
1 | Кояш | Зодиак йолдызлыклары | −26,72 | 8,32 ± 0,16 якты. мин | Җир белән Кояш системасының үзәге | |
2 | Кентавр αС | Кентавр Проксимасы | Кентавр | +11,09 | 4,225 | Кояшка иң якын йолдыз |
3 | Зур Эт α | Сириус | Зур Эт | −1,43 | 8,58 | Җирдән күренеп торганнардан иң якты йолдыз (Кояштан тыш) |
4 | Кече Җидегән α | Тимерказык | Кече Җидегән | +1,97 | 431,4 | Төньяк юнәлешне күрсәтеп торучы иң мөхим йолдыз |
5 | Киль η | — | Киль | +6,21 | 7000–8000 | Чиктән тыш зур йолдыз. Иң зур һәм якты йолдызлардан берсе, Кояштан якынча 5 млн. тапкыр яктырак |
6 | Гакрәп α | Антарес | Гакрәп | +1,06 | 604 | Җиргә якын йолдызлар исәбеннән иң якты һәм эреләрдән берсе. Телескопка нокта кебек түгел, ә түгәрәк кебек күренә[9] |
7 | HIP 87937 | Барнард йолдызы | Еланлы | +9,53 | 5,963 | Үз хәрәкәт иң югары тизлеге белән йолдыз |
8 | PSR B1919+21 | — | Төлке | ? | 2283,12 | Беренче ачылган тибешле йолдыз (1967) |
Күренешләр
Искәрмә һәм сылтамалар
- ↑ "Йолдыз". Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан: Татарстан китап нәшрияты. 1977.
- ↑ George Forbes. History of Astronomy. — London: Watts & Co., 1909. — ISBN 1-153-62774-4.
- ↑ Tøndering, Claus Other ancient calendars . WebExhibits. Дата обращения: 23 май 2016. Архивировано 21 ноябрь 2019 года.
- ↑ von Spaeth, Ove (2000). «Dating the Oldest Egyptian Star Map». Centaurus International Magazine of the History of Mathematics, Science and Technology 42 (3): 159–179. DOI:10.1034/j.1600-0498.2000.420301.x. Проверено 2016-05-23.
- ISBN 0-393-03656-1.
- doi:10.1888/0333750888/3440. .
- ISBN 0-387-97181-5.
- ↑ Pinotsis, Antonios D. Astronomy in Ancient Rhodes . Section of Astrophysics, Astronomy and Mechanics, Department of Physics, University of Athens. Дата обращения: 24 май 2016.
- Наука и жизнь. — 2002. — № 10. ISSN 0028-1263
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
- Карта звёздного неба
- Наглядная демонстрация размеров звёзд в отношении к планетам Солнечной системы
- Сверхновые запылили молодую Вселенную Лента.ру, 8 июля 2011
- Шамин С. М. Слово звезда и его производные в русской культуре // XXVII Пушкинскиечтения. 21 октября 2013 г.: Сборник научных докладов / Сост. В. В. Молчановский. М., 2013. С. 496—506. 2013 елның 29 октябрь көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
- Куш йолдыз
- Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы
- Йолдыз эволюциясе
- Үзгәрмә йолдыз
- Үтә яңа йолдыз
- Йолдызлар спектр сыйныфлары
- Йолдызлыклар буенча йолдызлар исемлеге
- Иң якын йолдызлар исемлеге
- Иң эре йолдызлар исемлеге
- Иң якты йолдызлар исемлеге
- Йолдызлык
- Яктыртучанлык функциясе
- Ялтырау функциясе
- Йолдызлар гадәти исемләре