Ай
Ай (рус. луна; месяц (календарный)). Гомумтөрки телдә ай ← аай, якут телендә ый, чуаш телендә уйăх ← ойăх. Идел буе болгар телендә ай — «ай калку» сүзе булырга мөмкин, төрки диалектларда да ay ay — «ай яктырту» тәгъбире бар. Сүзнең ань, аань яңгырашлары да билгеле.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Кояш нурлары яктылыгын чагылдыра торган һәм Җирнең иң якын табигый иярчене булган күк җисеме;
- астрономик елның һәрберсе аерым исем белән йөртелә торган уникедән бер өлеше;
- календарь елның бер ае чамасындагы вакыт арасы;
- мәчет манарасының очына куелган ураксыман символ;
- төрки халыклар яши торган кайбер илләрнең (мәсәлән, Төркиянең) флагына төшерелгән рәсем;
- Кызыл Ай җәмгыяте эмблемасындагы бер деталь.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Айдагы (айда булган, айга бәйләнешле), айлы (ай яктырып торган), айсыз (ай калыкмаган, ай яктырмаган), айбалта (озын сапка утыртылган ярым ай шәкелендәге үткен йөзле балта сыман сугыш коралы), айбагар (диал. көнбагыш), айгак (диал. ялган шаһит, ялачы, әләкче), айгучы (борынгы төрки телдә киңәшче), айдала (ачык җир, киң дала), айкапу (ай шикелле түгәрәкләп ясалган капка), айлык юл (иртән юлга чыгып, бер айдан гына барып җитә торган ераклык, ара), аймак (зур төркем, нәсел, ыру, кабилә, даирә).
Өстәмә мәгълүмат
Ай алиһәсе. Төрки мифология буенча, Ай Күк тәңресе һәм Җир тәңресенең кызы булып саналган. Ай алиһәсен борынгы төркиләр ике төрле кабул иткәннәр: Ай аларны куркыткан һәм шул ук вакытта алар аны яратканнар да. Ай төн символы булып кабул ителгән. Халык ышануларында төн — бөтен ярыклардан явыз ияләр чыга торган караңгы вакыт буларак кабул ителгән. Мифологик тасвирламаларда барлык шайтан мәҗлесләре төнлә уза. Убырлыларның ритуаллары һәм гипнотик сеанслары һәрвакыт ай фазаларына туры китереп, нигездә, тулы ай вакытында үткәрелгән. Халык ышанулары буенча, төнлә авырулар көчәя, үлем-китем күп була. Талаулар, үтерүләр нигездә төнлә башкарыла. Икенче яктан, төркиләр Айның тылсымлы көченә ышанганнар. Ул төнге бердәнбер яктырткыч булып санала. Тулы айда туган балаларга Айсылу, Айтулла, Айнур, Айзирәк, Айназ, Айбикә, Айгиз һәм башка исемнәр кушканнар.
Татар фольклорында «кими (үлә) башлаган ай» һәм «үсә (туа) башлаган ай» кебек образлар еш кына үлем яки яңадан туу турындагы мифологик күзаллауларга бәйле. Борынгылар кеше дә ай кебек үлә һәм яңадан туа дип ышанганнар. Аерым алганда, татар фольклорында Айдагы «таплар»ның барлыкка килүе турында мифлар бар. Күп халыклар аны төрлечә аңлата. Татарларда исә ул чиләк-көянтәле Зөһрә образы буларак тәкъдим ителә. Язма мәдәнияттә «Зөһрә кыз», «Зөһрә йолдызы» кебек риваятьләр саклана.
Ай календаре. Борынгы татарлар ел исәбен Ай-Кояш календаре нигезендә алып барганнар. Ел исәбенең шундый системасы халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсендә барлыкка килгән. Вакыт санау берәмлеге булып 29,5 көннән торган Ай фазаларының алмашыну чоры исәпләнгән. Ә ел төшенчәсе Ай фазалары алмашыну сезоннары белән билгеләнгән. 29 һәм 30 ар көн булып чиратлашып баручы 12 ай 354 көннән торган бер ел булып исәпләнгән. Менә шундый Ай елларының билгеле бер саны Ай еллары циклын тәшкил иткән. Төрки халыкларында ул цикл 8, 12, 15 яки 30 Ай елыннан торган. Мондый календарьның үзенчәлеге шунда, анда һәр айның башы, тәүлек башы шикелле үк, яңа Ай туган көнгә, ә календарь елның башы йә кышын, йә җәен була торган көн белән төн тигезлеге (равноденствие) вакытына туры килергә тиеш булган. Ай фазалары һәр чакта да бер үк көннәргә (числоларга) туры килсен өчен, Ай елын периодик рәвештә озайтып торырга, ягъни 355 көннән торган озын (кәбисә) ел кертергә кирәк булган. Ай календаренда календарь айлар һәм ел вакытлары арасында аерма булган, чөнки Ай календаре белән билгеләнгән нинди дә булса берәр вакыйганың датасы ул вакыйганың Айның кайсы фазасында булуын гына күрсәткән, әмма аны төгәл билгели алмаган. Шуңа күрә мондый хәл, үз чиратында, авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнүчеләргә нык комачаулаган, чөнки алар, кайсы эшне кайчан башларга кирәклекне төгәл белмичә, чама белән генә эш иткәннәр.
Ай фазаларына гына нигезләнгәнлектән, Ай календаре ирекле булган һәм 29 көннән торган айларны «буш ай», ә 30 көннән торганнарын «тулы ай» дип атап йөрткәннәр. Кояшка берничек тә бәйләнешсез рәвештә, бары тик Ай фазаларына карап кына календарь алып бару кайбер урыннарда һаман гамәлдә йөри әле. Әйтик, авылларда яшәүче карт-карчыклар дини даталарны Ай календаре буенча билгеләп баралар. Барыбызга да мәгълүм булганча, халык арасында хәзер дә Айның беренче чиреген — яңа Ай, соңгы чиреген — иске Ай дип йөриләр әле.
Ай тотылу. Ай тотылу — Айны Җир шәүләсе тулысынча каплау нәтиҗәсендә Айның күктән югалып торуы. Ай тотылу вакытында кояш нурлары айга барып җитә алмый, чөнки айны Җир шәүләсе каплый. Ай тотылу фәкать тулы ай булганда гына мөмкин. Кояш белән айның орбита яссылыклары туры килмәү сәбәпле бу күренеш ай саен кабатлана алмый.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Ай төсле
- бик чибәр, үтә матур.
Ай үсәсен көн үсә
- әкияттәгечә бик тиз үсә, зурая бару.
Ай бирде, кояш алды
- күзгә бик азга гына күренеп, тиз югалган яки яшьли үлеп киткән якын кеше турында.
Айга күлмәк киертмиләр
- табигый матур, сау кешене артык киендерәсе-ясандырасы юк, мәгънәсендә.
Айдан ару бул, судан сылу бул
- Айдан пакь, гөнаһсыз, чиста бул, борылып аккан су-елга кебек ямьле, матур бул, дигән мәгънәдә.
Айга сикерү
- азу-тузу, чамадан тыш тыйнаксызлану; артык шашыну.
Айдан төшкән кеше кебек
- үз ишләре арасында үзен чит-ят кеше кебек тою, тартынып утыру.
Ай дисәң — авызы, көн дисәң — күзе
- шул дәрәҗәдә матур, шул дәрәҗәдә нурлы.
Айдыр әгәр
- үз сүзенә, вәгъдәдә тугрылыгына Айны танык итеп ант итү.
Ай күрде, кояш алды
- тиз арада күренеп китү, бик тиз юкка чыгу.
Айны итәге белән каплар иде
- комсыз, барын да басып алырга, үзенеке генә итәргә омтылучы; эгоист.
Айга шыңшыган эт кебек
- җырлау урынына авыз күтәреп улау, кирәкмәгәнгә шыңшып елау.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Ай һәрчак тулып тормый, чокыр һәрчак сулы булмый.
- Ай ярыкта куян арык.
- Күктәге айның нуры китмәс.
- Тулган айның күңеле һәрвакыт шат.
- Яшь ай кимүдән курыкмас.
- Айдан якты нәрсә юк, караңгылык басмаса, адәм гарибе шул булыр, кайтып илен тапмаса.
- Кыз булса — кыз булсын,
Йолдызга тиң булсын,
Күкрәге диңгез булсын,
Ай кебек көлеп торсын!
- Ай тулганын белмәс, егет булганын белмәс.
- Ай битендә дә сипкел бар.
- Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу китәр (аем — матур, зиннәтле кыз).
Җырларда кулланылышына мисаллар
Каш карасы күзеңдә лә,
Буй зифасы үзеңдә;
Ай туганда тудың мәллә,
Фирдәвескәй, кара күзкәй,
Ай нуры бар йөзеңдә.
(«Фирдәвескәй», татар халык җыры)
Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың.
Нинди кыллар чиртте, бәгърем,
Ул матур яшь кулларың?
(«Син сазыңны уйнадың», И. Шакиров көе, Н. Исәнбәт сүзләре)
Тулган айга карап, чәчләреңне тарап
Моңсу җырлар ләкин җырлама,
Сиңа карыйм да мин, күзем ала алмыйм,
Мин моңланмыйм, җаным моңлана.
(«Сагыну», Ф. Хатыйпов көе, Ф. Сафин сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп (Г. Тукай, «Шүрәле»).
Ялтыраган ай яктысы берлә нурга коенган, ап-ак кар диңгезе кеби Кабан күленең кар бөртекләре шул матур түгәрәк айга, шул Кәндилләр кеби сирәк-сирәк күренә торган йолдызларга җем-җем иттереп, елтыранып көлемсерәшәләр, анлар берлә уйнашкан кеби, күз кысышкан кеби елмаешалар (Г. Исхакый, «Тормышмы бу?»).
Май ахырлары иде. Бер төнне, күзгә йокы кермәгәч, шыпырт кына бакчага чыктым. Чама белән ярты төн узган. Күктә тулган ай йөзә. Шул айга гашыйк булып, бакчада сандугачлар тилереп сайрый (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Мең дә тугыз йөз кырык икенче җыл мартының айсыз, нурсыз бер төнендә мин караңгылыкка чумган үз авылыбызга бәләкәй агач чанага салынган патефонны уйнатып кайтып төштем (Ә. Гаффар, «Энә күзе»).
Төн карасыдай ул чәчләрегезне, тулган айдай сылу йөзләрегезне, дүрт саны да төгәл, күркәм буегызны Тәңрем яман күзләрдән сакласын! (Н. Фәттах, «Итил суы ака торур»).
Болай да тау өстендә утырган авылның иң биек урта бер җирендәге мәчет манарасы егерме биш-утыз чакрымнан күренеп торган. Ул манараның алтын йөгертелгән ае, җәйге аяз көннәрдә кояш нурларын чагылдырып, көндез дә Чулпан йолдыз шикелле балкып утырган (В. Нуруллин, «Җавап бир, кеше»).
Барысының да күзләре Идел аръягыннан, офык читен алсу-сары төсләргә манчып, күтәрелеп килгән айга төбәлде… Ай үзенекен итте: әкренләп алтынсу-сары төсен җуя барып, саф көмешкә әверелде һәм җир өстенең карасу-тонык пәрдәсен күтәреп, су битенә көмеш келәмнәрдән тар сукмаклар салды (Э. Касыймов, «Бир кулыңны, дустым»).
Айрат бер иптәше белән әйберләрен өйләренә ташыган чакта, болытлы күктә ай калыккан кебек, урамга, балкып, Алсу килеп чыкты (Ф. Яруллин, «Тамырлар»).
Айбалта тоткан, ук-җәяне янга аскан озын буйлы капка сакчылары яшь урыс егетенең кабаланып эчке шәһәргә үтүенә әллә ни игътибар бирмәделәр (Ф. Латыйфи, «Хыянәт»).
Пәрдәләр артыннан йокы бүлмәсенә качып кына Ай шәүләсе кергән иде.
— Күкнең йөрәге! — диде ана Айга таба кулларын сузып. — Булыш минем улыма үз юлын, ярын, тиңен табарга. Дөнья бәла-казаларыннан сакла аны (А. Нәҗми, «Кояш җилләре»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.