Гаяз Исхакый

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый.jpeg
Туган көне 23 февраль 1878(1878-02-23)
Туган
Вафат көне 22 июль 1954(1954-07-22) (76 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге поэт, драматург, журналист, сәясәтче
Сайт isxaki.com

Гаяз Исхакый (عیاض اسحاقی, төр. M. Ayaz İshaki İdilli; 1878 елның 23 феврале, Яуширмә, Казан губернасы, Россия империясе1954 елның 22 июле, Анкара, Төркия) – татар милли хәрәкәте эшлеклесе, язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче.

Татар милли хәрәкәте вәкилләре — Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Фуад Туктаров
Польшада төрки һәм Кавказ халыкларының сәяси эмиграция вәкилләре. Сулдан, утырганнар: Магомет Гирей Сунш, Джафер Сейдамет Кырымер, Гаяз Исхакый, Мамед Эмин Расулзаде. Басып торучылар: Мостафа Шокай, Мостафа Векилли, Таусултан Шакман

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшеннән Чистай мәдрәсәсендә укый, өч елдан Казанның Күл буе мәдрәсәсенә укырга килә. Укытучысы — күренекле мәгърифәтче Һади Максуди. 1897 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Гаяз Исхакыйны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, Һади Максуди бирегә мөдәррис булып күчә.

1898 елда Гаяз Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, уку йортын 1902 елда тәмамлый. Шул ук елда Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли башлый. Әмма университетка укырга керү теләге белән Казанга кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылына мулла булып эшләргә кайта.

1904 елда янәдән Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, «Таң йолдызы» газетын оештыра (басма 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан Сәгыйть Рәмиев мөхәррире була).

30 октябрьдә Гаяз Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә янәдән кулга алына һәм аны төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) утырталар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Биредә ул озак тормый, качып китә. 1908 елның июлендә Санкт-Петербургга килә, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Санкт-Петербургга килә. Кышны башкалада, җәйне Финляндиядә үткәреп, көз көне яңадан Төркиягә китә. 1911 елда ялган паспорт белән Санкт-Петербургга кайта, әмма тоткарлана һәм Гаяз Исхакыйны Архангельск губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр.

Гаяз Исхакый кабере. Әдирнәкапы, Төркия

1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, әмма язучыга Казанга кайтырга рөхсәт ителми. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә.

1913 елның 22 октябреннән Санкт-Петербургда «Ил» газетын чыгара башлый. Газет 1915 елда ябыла. 1917 елда, беренче мөмкинчелек килеп чыгу белән, Гаяз Исхакый газетны яңадан бастыра.

Әдип апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана.

Октябрь инкыйлабы милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра һәм 1919 елда Гаяз Исхакый чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә китә. Чит илләрдә яшәгәндә дә газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә.

Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә Төркиянең Анкара шәһәрендә вафат була, Истанбулның Әдирнәкапы зиратында җирләнгән.

Исемен мәңгеләштерү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләр (1896-1907 еллар):

  • Тәгаллемдә сәгадәт;
  • Кәләпүшче кыз;
  • Очрашу яки Гөлгыйзар;
  • Бай угылы;
  • Ике йөз елдан соң инкыйраз;
  • Габдулла;
  • Өч хатын берлә тормыш;
  • Зиндан;
  • Солдат;
  • Алдым-бирдем;
  • Ике гашыйк;
  • Мөгаллим;

Әсәрләр (1908-1918 еллар):

  • Күк капусы;
  • Хәлимә туташ;
  • Корбан гаете;
  • Мансур;
  • Калуш;
  • Корсак;
  • Тормышмы бу?;
  • Татар гакылы;
  • Мәдрәсә йимеше;
  • Башкорт бәхете;
  • Көтелгән бикәч;
  • Шәкерт абый;
  • Сөннәтче бабай (1911 ел);
  • Кияү;
  • Бер манзарә;
  • Бер тоткарның саташуы;
  • Остазбикә (1910 ел);
  • Кәҗүл читек;
  • Ул икеләнә иде;
  • Ул әле өйләнмәгән иде (1916 ел);
  • Елавык Хәйрулла;
  • Җәмгыять;
  • Кыямәт;
  • Мөгаллимә;
  • Тартышу;

Әсәрләр (1919-1947 еллар):

  • Өйгә таба;
  • Көз;
  • Локман Хәким;
  • Татар кызы;
  • Тәүбәгә килгән хатын;
  • Олуг Мөхәммәд;

Башкалар:

Остазбикә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Остазбикә (әсәр)

Гаяз Исхакый 1910 елда «Остазбикә» әсәрен яза һәм 1914–1915 елларда басылып чыга.

  1. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Повестьлар һәм хикәяләр (1899-1908) Т.1. – Фәнни ред.: М. Хәсәнов, Р. Исламов. Томны төз., текст, искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова.– Казан: Тат. кит. нәшр. – 1998.
  2. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Повестьлар һәм хикәяләр (1909-1918). – Т. 2. Томны төз., текст,искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова. Казан: Тат. кит. нәшр. – 1999.
  3. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Романнар: Теләнче кызы; Мулла бабай. – Т. 3. – Томны төз., текст,искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова. – Казан:Тат. кит. нәшр, 2001.
  4. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Казан: Публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре (1902-1914). – Т. 6. – Тат. кит. нәшр. – 2005.
  5. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында замандашлары (1898-1917). – Т.8 Томны төз. Ф. Ибраһимова, фән. мәкаләләр: Н. Исмагыйлев, И. Еникиев. – Казан: Тат. кит. нәшр.– 2001.
  6. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Пьесалар (1900-1918). – Т. 1 Төз. Л. Гайнанова. – Казан: Тат. кит. нәшр.– 2003.
  7. Исхакый. Г. Сайланма әсәрләр. Төз. Р.Яруллин. – Казан: ТаРИХ, 2002.
  8. Исхакый Г. Идел-Урал. – Яр Чаллы: Камаз, 1992.
  9. Исхакый Г. Ислам мәмләкәтләрендә (юл истәлекләре). – Кереш мәкалә авт.: Х. Миннегулов. – Казан: Иман, 2003.
  1. https://tt.wikipedia.org/wiki/File:M_A_Ishaki_Idilli_yanartilgan_qaber_may_2006.JPG
  2. Сайт музея. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июнь 2020. Архивировано 4 июнь 2020 года.