Касыймия мәдрәсәсе
Казанның Касыймия мәдрәсәсе (Күл буе мәдрәсәсе, Апанай мәчете мәдрәсәсе, Галләмия мәдрәсәсе, рус. Апанаевское медресе) — тарихи мөселман уку йорты һәм Казанның Иске Татар бистәсендәге шул ук исемдәге бина. Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 28 нче йорт адресы буенча урнашкан. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[2].
Тарих
Мәдрәсә 1770 нче елларда (башка мәгълүматлар буенча — 1771 елда[1]) ачыла һәм Апанай мәчете каршында эшли, танылган сәүдәгәрләр Апанаевлар һәм Юнысовлар гаиләләре тарафыннан финанслана. Укыту традицияләре Бохара мәктәбе йогынтысында формалаша[1].
Башта мәдрәсә агач бинада урнашкан була. Күпсанлы шәкертләрне (XVIII гасыр азагында — 200 дән артык) укыту өчен 1799 елда сәүдәгәр С. Мостафин тарафыннан аерым агач мәчет төзелә. Бүгенге көнгә кадәр сакланган таш бина 1877 елда архитектор П. И. Романов проекты буенча 2 нче гильдия сәүдәгәре А. Ф. Рәхмәтуллин акчасына төзелә[2]. Анда иркен сыйныфлар, тулай торак, ашханә һәм кер юу бүлмәсе урнаша[1].
Төрле елларда мәдрәсәдәге шәкертләр саны төрлечә: 1835 елда — 40 шәкерт, 1861 елда — 38, 1875 елда — 300 дән артык, 1888 елда — 140, 1895 елда — 60, 1913 елда — 150 гә якын[1].
XX гасыр башында, мөдәррис (җитәкче) Мөхәммәткасыйм Салихов (1899 елдан Апанай мәчете имамы) вакытында, мәдрәсә программасы җитди үзгәрешләр кичерә: берничә дөньяви фән кертелә[2]. Нәкъ менә аның хөрмәтенә мәдрәсә «Касыймия» дигән исемнәренең берсен ала[3].
Төрле вакытта мәдрәсәдә татар һәм башкорт мәдәниятенең күп кенә күренекле эшлеклеләре укыта һәм укый: тел белгече Әхмәтһади Максуди (гарәп теле), булачак башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе һәм галим-тюрколог Әхмәтзәки Вәлиди (төрки тарихы һәм гарәп әдәбияты), драматург Гафур Коләхмәтов (рус теле һәм арифметика)[2][3].
Шәкертләр арасында: татар язучысы Гаяз Исхакый, галим-дин белгече Муса Бигиев, иҗтимагый һәм сәяси эшлекле Садри Максуди, язучылар Заһир Бигиев, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Мөхәммәт Гали, Афзал Шамов, халык җырчысы Камил Мотыйгый һәм башкалар[1][2].
Мәдрәсә 1918 елда ябыла[1][3].
Мәдрәсә бинасы — төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1996 елның 19 апрелендәге 301 нче карары).
2010 елда бина Апанай мәчете каршындагы мөселман җәмәгатенә кире кайтарыла[4]. Анда мәдәни һәм дини чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 2025 елның 10 мартында Бөтендөнья татар яшьләре форумы мәдрәсәдә күмәк ифтар оештырган[5]. 2025 елның 1 октябреннән Апанай мәдрәсәсендә ислам нигезләре һәм татар халкының рухи мәдәнияте буенча курслар эшли башлады[6].
Архитектура
Ике катлы кирпеч мәдрәсә бинасы классицизм элементлары белән эклектика стилендә төзелгән. Бинаның штукатурланмаган төп фасады Кабан күле яр буена карый[2]. Симметрияле фасадның һәр катында икешәр тәрәзә урнашкан үзәк өлеше пилястралар һәм сөзәк фронтон белән аерылып тора. Бинаның төп фасадындагы канатларында һәм ян-якларында дүртәр тәрәзә күчәре бар. Бинаның беренче каты руст белән эшләнгән, аның тәрәзәләре йөзлексез, йозак ташлары куелган. Икенче кат тәрәзәләре рамлы йөзлекләр һәм туры сандриклар белән бизәлгән. Фасад катлар арасындагы һәм тәрәзә төбе билбаулары белән горизонталь рәвештә бүленгән. Бина фриз һәм гади карниз белән тәмамлана. Ишегалды ягыннан соңрак төзелгән янкорма бар[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Апанаевское медресе. Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Здание Апанаевского медресе (Касимия, Приозёрное). Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Касимия. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
- ↑ Альбина Ахметзянова. Знаменитую «Касымию» передали в надежные руки (2010-06-24). 4 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ Всемирный форум татарской молодежи организовал ифтар в медресе при мечети Апанай. Всемирный конгресс татар (12 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
- ↑ В Апанаевской мечети г. Казани начинаются курсы по основам ислама. Духовное управление мусульман Республики Татарстан (2 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
Әдәбият
- Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
- Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
- Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.
- Зөфәр Рәмиев. Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре. К.: ТКН, 2005.
Сылтамалар
- История медресе «Касимия». Реальное время (16 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
- Здание Апанаевского медресе (Касимия, Приозерное), где преподавали в конце XIX в. известный педагог и журналист Х. Н. Максуди (1868—1941), в начале ХХ в. ученый-тюрколог З. Валиди (1890—1970), драматург Г. Кулахметов (1881—1918)… Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2020.