Садри Максуди
Садри Максуди | |
---|---|
![]() | |
Тулы исеме | Садретдин Низаметдин улы Максудов |
Туган көне | 23 июль (4 август) 1878 |
Туган | РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Ташсу |
Вафат көне | 20 февраль 1957 (78 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | сәясәтче, җәмгыять эшлеклесе |
Балалары | Гадилә Айда |
Садретдин Низаметдин улы Максудов (Sadri Maqsudi Arsal, صدر الدين نظام الدين اوغلی المقصودی, рус. Максудов, Садретдин Низаметдинович, төр. Sadri Maksudi Arsal, 23 июль (4 август) 1878, Казан губернасы, Ташсу авылы — 27 февраль 1957, Истанбул) — Россия һәм соңыннан Төркия сәясәтчесе, хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Идел-Урал штатын кору эшендә катнашкан кеше. Казан губернасыннан II һәм III чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы[3].
Тәрҗемәи хәле
1878 елның 23 июль (4 август)ында Казан губернасының Казан өязе (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Ташсу авылында мулла гаиләсендә туа. 1888 елдан Казанда Апанаев мәдрәсәсендә укый. 14 яшендә Даниел Дефоның Робинзон Крузо әсәрен татар теленә тәрҗемә итә[4]. 1893 елда Исмаил Гаспралының Бакчасарайдагы «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә укый (монда аның абыйсы Әхмәтһади Максуди укыта). Әтиләре 1894 елда вафат булганнан соң, Казанга кайталар. 1901 елга кадәр Садри рус укытучылар мәктәбендә укый. Исмаил Гаспыралы киңәше белән Парижга укырга китә, 1901–1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, хокук фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. Уку вакытында Париж газетасында корреспондент булып эшли, Россия мөселманнары турында лекцияләр укый[5].
Россия сәясәтчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1906 елда Казанга кайтып, «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенә керә. «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең 3 нче Бөтенроссия мөселманнар съезды (Түбән Новгород, 1906 елның августы) барышында оештырылган Үзәк комитетына сайлана. Татар либерализмы җитәкчеләренең берсе. Россия парламентында Мөселман фракциясе җитәкчесе. Казан губернасыннан икенче Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасында Россия императорлыгында яшәгән мөселман халкы хокуклары өчен чыгышлар ясый. Милли алгарыш (тәрәкъкыять) мәсьәләсен еш күтәрә. Дума бюросы әгъзасы итеп сайлана, Дума делегациясенең Англиягә сәфәрендә катнаша. Икенче Дума таратылганнан соң, өченче чакырылыш Думага сайлана.
Кадетлар партиясе лидеры П.Н. Милюков 1909 елның 4 декабрендә Думада ясаган чыгышында, уңнарга мөрәҗәгать итеп, болай ди[6]:
![]() |
Мөселман һәм татар, Дума әгъзасы Максудов, сезгә әйтә: «Мин үземне рус итеп хис итәм, мин рус!», ә сез аңа: «Сез үзегезнең рус кешесе икәнегезне онытыгыз, чөнки Россияне ярату өчен сезгә кирәк булган нәрсәне без сезгә бирмәячәкбез!» | ![]() |
1910 елда, халыкны Дума һәм мөселман фракциясе эшчәнлеге белән таныштыру өчен, Идел буена, Уралга, Төркестанга, Кавказга сәфәргә чыга. Казанга кайткач, адвокат булып эшли. Думаның дүртенче чакырылышына сайланмый һәм Казанга кайта, анда адвокатлык практикасы белән шөгыльләнә.

Инкыйлаб вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Февраль инкыйлабыннан соң Казан мөселман комитеты әгъзасы, Россия мөселманнарының вакытлы Үзәк Бюросы әгъзасы, Россия мөселманнарының Казандагы берничә корылтаенда катнаша. Бөтенрусия мөселман шурасы Башкарма комитетының әгъзасы булып сайлана[7]. 1917 ел ахырында Сәмәрканд сайлау округында № 2 исемлеге буенча (Сәмәрканд өлкәсе мөселман оешмалары) Бөтенрусия оештыру җыелышына сайлана[8].
Идел-Урал Штаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1918 елның 5 гыйнварында Садри Максуди, Россиянең Европа өлеше һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте органы, Милли Идарә рәисе булып сайлана.
Большевиклар тарафыннан эзәрлекләү башлангач, Финляндиягә китә. Швециядә, Алманиядә яши.
Эмиграциядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Соңрак Версаль конференциясенә китеп, Франциядә кала. Сорбоннада төркиләр тарихын укыта.
1924 елда яңа корылган Төркия Җөмһүриятенә лекцияләрен уку өчен сәфәр кыла. Төркиянең беренче президенты Ататөрек аны яңа Төркияне төзүдә катнашырга чакыра.
Төркиядә тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әнкарада юридик мәктәпкә нигез салучыларның берсе, күп еллар дәвамында шунда укыта, аннан соң Истанбул университетында укыта башлый. Төрек телен һәм төрек тарихын өйрәнү җәмгыятләрен булдыруда зур роль уйный. Хокук тарихы һәм фәлсәфәсе турында күп хезмәтләр яза. 1931––1935, 1935–1939 һәм 1950–1954 елларда өч тапкыр төрек парламенты әгъзасы; Милләтләр Лигасында төрек делегациясе әгъзасы була.
- Гаиләсе
Садри Максудиның хәләл җефете Камилә Рәмиева — алтын сәнәгатьче Шакир Рәмиевнең кызы. Шагыйрь Закир Рәмиев — Камиләнең әтисенең энесе. Садри Максуди белән Камилә Рәмиеваның Гадилә һәм Наилә исемле кызлары була.
Кызларының берсе — Гадилә Айда, Төркиядә беренче хатын-кыз дипломат, соңыннан сенатор була, әтисе турында китап һәм этрусклар турында монография авторы. Садри Максуди оныгы, Гөнүл Пултар, Төркиядә яши, филология фәннәре докторы, хәзерге вакытта Бөтендөнья татар лигасын җитәкли. Аның бертуганы Гөлнур Учок икътисад өлкәсендә эшли. Тагын бер оныгы, Али Ваһит Турхан, сәясәт белеме профессоры, Мармара университетының муниципаль идарә кафедрасы мөдире.
Садри Максуди Истанбул шәһәрендә 1957 елның 27 февралендә вафат була, кабере — Истанбул шәһәренең Зынҗырлыкое зиратында.
Хәтер
2016 елның 7 декабрендә Казан шәһәренең «Истанбул» паркында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым катнашында Садри Максудига һәйкәл ачылды.[9]
Садри Максуди хезмәтләре
Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Maksudi, S. (1898). Maişet, Kazan. İkinci baskı: 1914.
- Maksudi, S. (1912). İngiltereye Seyahat, Kazan.
- Maksudi, S. (1927). Hukuk Tarihi Dersleri, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları. Лекции по истории права
- Maksudi, S. (1928). Türk Hukuk Tarihi, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları.
- Maksudi, S. (1930). Türk Dili İçin, Ankara: Türk Ocakları Yayınları.
- Maksudi, S. (1933). İskitler-Sakalar, Ankara: Türk Tarihinin Anahatları Serisi, No. 5.
- Maksudi, S. (1934). Orta Asya Türk Devletler, Ankara: Türk Tarihinin Anahatları Serisi, II, No. 19.
- Maksudi, S. (1937). Hukukun Umumi Esasları, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları. общие принципы права
- Maksudi, S. (1941). Umumi Hukuk Tarihi, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları. İkinci baskı: 1944. Üçüncü baskı: 1948.
- Maksudi, S. (1946). Hukuk Felsefesi, İstanbul: İstanbul Hukuk Fakültesi Talebe Cemiyet Yayınları.
- Maksudi, S. (1947). Türk Tarihi Ve Hukuk, İstanbul: İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.
- Maksudi, S. (1955). Milliyet Duygusunun Sosyolojik Esasları, İstanbul. İkinci baskı: 1975. Üçüncü baskı: 1979.
- Maksudi, S. (1940). Teokratik Devlet ve Laik Devlet, İstanbul — İstanbul Üniversitesi Yayınları.
- Maksudi, S. (1940). İngliz Amme Hukukunun İnkişafı Safhaları, İstanbul — İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.
- Maksudi, S. (1945). Farabi’nin Hukuk Felsefesi, İstanbul — İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.
- Maksudi, S. (1947). Kutadgu-Bilig, İstanbul — İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.
Мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Maksudi, S. (1911). “Büyük milli Emeller”, Türk Yurdu, sayı 1, sahife 8.
- Maksudi, S. (1911). “Büyük milli Emeller”, Türk Yurdu, sayı 2, sahife 33.
- Maksudi, S. (1924). “S. Maksudof Çin tarihlerindeki Kuzey Uygurlarla Tokuz Oğuzları ayniliği hakkında bir bildiri okuyor”, Journal Asiatique, sahife 37.
- Maksudi, S. (1924). “Çinlilerin ve Moğolların Hüvey-Hu’ları ve Orhon Türk yazıtlarındaki Tokuz Oğuzlar”, Journal Asiatique, sahife 141.
- Maksudi, S. (1925). “Türk tarihinin telkinatı”, Türk Yurdu, cilt 1, sayı 4.
- Maksudi, S. (1925). “Türk tarihinin telkinatı”, Türk Yurdu, sayı 14, sahife 377.
- Maksudi, S. (1925). “Çinliler ile Moğolların Hüvey-Hu ve Uygurları ile Orhon Türk kitabelerindeki Oğuzların ayniyeti”, Türk Yurdu, sayı 7, sahife 27.
- Maksudi, S. (1925). “Türk Birliği”, Türk Yurdu, sayı 11, sahife 396.
- Maksudi, S. (1925). “Lisanların inkişaf ve tekâmülünde Akademilerin rolü”, Türk Yurdu, sayı 12, sahife 525.
- Maksudi, S. (1925). “Çinlilerin Huvey-hu dedikleri halkın Orhon kitabelerindeki Oğuzların ayni olduğuna dair izahat”, Türk Yurdu, sayı 13, sahife 218.
- Maksudi, S. (1914). “Emeller üstadı İsmail Gaspıralı”, Tercüman, sayı 2121.
- Maksudi, S. (1925). “Ankara Hukuk Mektebinin tarihî ehemmiyeti”, Hakimiyet-i Milliye, 14 Eylül, sahife 3.
- Maksudi, S. (1926). “Yeni Ankara”, Hakimiyet-i Milliye, 5 Mart, sahife 3.
- Maksudi, S. (1929). “Güne bakan aşk peygamberi”, Hakimiyet-i Milliye, 29 Kasım, sahife 2.
- Maksudi, S. (1925). “Lisanların tekâmül ve inkişafında Akademilerin rolü”, İkdam, 5 Ekim.
- Maksudi, S. (1925). “Lisanların tekâmül ve inkişafında Akademilerin rolü”, İkdam, 6 Ekim.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 1”, Milliyet, 28 Eylül, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 2”, Milliyet, 29 Eylül, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 3”, Milliyet, 30 Eylül, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 4”, Milliyet, 2 Ekim, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 5”, Milliyet, 3 Ekim, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 6”, Milliyet, 4 Ekim, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 7”, Milliyet, 5 Ekim, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 8”, Milliyet, 6 Ekim, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 9”, Milliyet, 7 Ekim, sahife 4.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 10”, Milliyet, 9 Ekim, sahife 5.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 11”, Milliyet, 11 Ekim, sahife 5.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 12”, Milliyet, 13 Ekim, sahife 5.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 13”, Milliyet, 14 Ekim, sahife 5.
- Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 10”, Milliyet, 9 Ekim, sahife 2.
- Maksudi, S. (1929). “Ga nin en büyük eseri nedir?”, Milliyet, 9 Temmuz, sahife 2.
- Maksudi, S. (1945). “Dünyada iki türlü telâkki karşı karşıya”, Tasvir, 21 Ekim.
- Maksudi, S. (1945). “Demokrasi ve Hukuk”, Tasvir, 29 Ekim, sahife 2.
- Maksudi, S. (1945). “Siyasî Partilerin ideolojileri”, Tasvir, 6 Aralık, sahife 2.
- Maksudi, S. (1945). “Demokrasinin ilmî ve ruhî esasları”, Tasvir, 10 Aralık, sahife 2.
- Maksudi, S. (1945). “Demokrasinin istinad ettiği ilmî ve felsefî esaslar”, Tasvir, 23 Aralık, sahife 2.
- Maksudi, S. (1945). “Demokrasi ve Müsavat esası”, Tasvir, 30 Aralık, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Demokrasi ve Hürriyet”, Tasvir, 6 Ocak, sahife 2.
- Maksudi, S. (1946). “Edebî Barış ve milletler birleşmesi”, Tasvir, 11 Ocak, sahife 2.
- Maksudi, S. (1946). “Demokrasi ve Hürriyet”, Tasvir, 6 Ocak, sahife 2.
- Maksudi, S. (1946). “Milli ideoloji ve yabancı ideolojiler”, Tasvir, 13 Ocak, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “İlim ve Hürriyet”, Tasvir, 17 Şubat, sahife 3-4.
- Maksudi, S. (1946). “Kadim Yunan’da ilmî muhtariyet”, Tasvir, 24 Şubat, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Üniversite Muhtariyeti”, Tasvir, 3 Mart, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Üniversite Muhtariyetini zarurî kılan sebepler”, Tasvir, 10 Mart, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Müsbet ilimler ve felsefe”, Tasvir, 24 Mart, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Tarihte veto hakkının menfî rolü”, Tasvir, 31 Mart, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “İnsanların manevî hayatında gaye ve ideallerin rolü”, Tasvir, 7 Nisan, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Milletlerin hayatında fikir ve ideallerin rolü”, Tasvir, 14 Nisan, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Avrupa medeniyetinin istikbali”, Tasvir, 21 Nisan, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Medeniyet mahsulleri ve kültür kıymetleri zail olmaz”, Tasvir, 21 Nisan, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Demokratik seçim usulünün beş mühim esası”, Tasvir, 5 Mayıs, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Ruhî ve manevî hayatın zenginliği ve yaş”, Tasvir, 12 Mayıs, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Arap Birliği ve büyük Arap milletinin istikbali”, Tasvir, 19 Mayıs, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Amerika Birleşik Devletlerinde felsefî cereyanlar”, Tasvir, 26 Mayıs, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Milletlerin hayatında Yüksek Öğrenimin rolü ve Profesörler sınıfının dilekleri”, Tasvir, 2 Haziran, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Atomun felsefî tarihi”, Tasvir, 9 Haziran, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “İngilterede Demokrasinin ruhu ve tarihî temelleri ”, Tasvir, 16 Haziran, sahife 3.
- Maksudi, S. (1946). “Beşerî camiaların hayatında propagandaların rol ve kudreti”, Tasvir, 30 Haziran, sahife 3.
- Maksudi, S. (1948). “Medenî milletlerde ilim dili yaratma tarihine bakış”, Cumhuriyet, 5 Ekim, sahife 2.
- Maksudi, S. (1948). “İlmî usullerle yaratılmış Türkçe ve müstakil bir ilim dili lâzımdır”, Cumhuriyet, 19 Ekim, sahife 2.
- Maksudi, S. (1948). “Dil ıslahı ve Dil Kurumu”, Cumhuriyet, 23 Ekim, sahife 2.
- Maksudi, S. (1950). “Demokrasinin kapısı önündeyiz”, Cumhuriyet, 2 Mayıs, sahife 2.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ "Новый документ о пребывании Садри Максуди в Париже в 1919 г.", Гасырлар авазы фәнни-документаль журналы, № 2006-1
- ↑ "С. Максудиның соңгы 32 ел гомере Төркиядә уза", М.Х. Хәсәнов. Садри Максуди — татар һәм төрек яңарышының эшлеклесе., 11 бит: Садри Максуди: тарих hәм хәзерге заман. Мәкаләләр жыентыгы. (Садри Максуди: наследие и современность. Материалы международной научной конференции). Казан: «Мастер Лайн» нәшрияты, 1999. — 256 с.
- ↑ Максудов Садретдин Низамутдинович. Кандидат права, профессор. Российский и турецкий ученый историк, лингвист, юрист, философ, государственный и общественно-политический деятель . tat.center. Автономная некоммерческая организация "Татарский центр содействия развитию академической науки". Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2025.
- ↑ Садри Максуди: «Рано или поздно я буду иметь такие же права, как и вы…»
- ↑ Зайнутдинов Д. Р., 2017
- ↑ Милюков П. Н. Теперь я перехожу к вашему лозунгу «Россия для русских!» Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2017. Архивировано 15 апрель 2017 года.
- ↑ Исхаков С. М. Предисловие // Великая российская революция 1917 года и мусульманское движение. Сборник документов и материалов. — М.; СПб.:Институт российской истории РАН; Центр гуманитарных инициатив, 2019. — С. 16.
- ↑ Хронос. Максудов Садретдин Низаметдинович
- ↑ Йылдырым: "Садри Максуди һәйкәле – башка атаклы татарларга да истәлек"
Әдәбият
- Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- Гайнанова М. Р. Общественно-политическая деятельность Садри Максуди в Турецкой Республике (1925—1957 гг.). — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2019. — 176 с. ISBN 978-5-94981-336-2
- Зайнутдинов Д. Р. История развития татарской правовой мысли в спектре научной деятельности Садри Максуди. — Казань: Гасырлар авазы - Эхо веков, 2017. — С. 302-311. — 173 с.
Сылтамалар
- Хәбетдинов А. Садри Максуди — беренче милли хөкүмәт башлыгы // Гаилә һәм мәктәп. №12(53). декабрь, 2017. Б.26–27.
- Багаутдинов Ф.Н., Гимадутдинов А.Н. Садри Максуди: юридическая деятельность // Научный Татарстан. 2009. № 1. С. 9-14.
- 4 август көнне туганнар
- 1878 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Биектау районында туганнар
- 20 февраль көнне вафат булганнар
- 1957 елда вафат булганнар
- Истанбулда вафатлар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча тарихчылар
- Русия империясе сәясәтчеләре
- Төркия сәясәтчеләре
- Төркия тарихчылары
- Казан губернасыннан Дәүләт Думасы депутатлары
- Татар милләтле төркиялеләр
- Татар сәясәтчеләре
- Хокук фәннәре докторлары
- Бөтенрусия оештыру җыелышы депутатлары
- Россия сәясәтчеләре
- Садри Максуди