Идел-Урал Штаты

Идел-Урал Штаты (Идел-Урал Берлеге, рус. Ура́ло-Во́лжский штат, Штат Итиль-Урал) — татар һәм башкорт милли автономиясенең гамәлгә ашырылмаган проекты[1][2]. Тормышка ашыру омтылышы Казанның татар өлешендә кыска гына вакытка (1918 елның 1 марты — 28 марты) «Болак арты Республикасының» оешуына гына китерә. Шулай ук Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының мәдәни-милли автономиясен (С. Н. Максудов), Урал-Идел штаты (Г. Шәрәф), Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын төзү проектлары да була.

Штатның оешуы

undefined

Февраль инкыйлабыннан соң, Россия составында территориаль автономияләр контурлары урнаша башлагач, татар халкының сәяси активлыгы арта. Мөселманнар яки күпчелекне тәшкил иткән, яисә руслар азчылыкны тәшкил иткән территорияләрдә дәүләтчелек булдыру идеясе туа[3]. Башта татар халкының территориаль һәм мәдәни-милли автономиясенең төрле формалары тәкъдим ителә.

1917 елның май башында Мәскәүдә узган 1 нче Бөтенроссия мөселман корылтае территориаль автономия һәм федератив корылыш турында резолюция кабул итә. Автономияне оештыру турында 1 нче Бөтенроссия мөселман съезды белән 1 нче Бөтенроссия мөселман хәрби съезды һәм Бөтенроссия мөселман руханилары съездының 1917 елның 22 июлендә Казанда узган уртак утырышта сайланган Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни автономиясен координацияләүче орган — Милли Мәҗлесетә игълан ителә (1917 елның 20 ноябре — 1918 елның 11 гыйнвары, Уфа). 2 нче Бөтенроссия мөселман хәрби корылтае (1918 елның 8 гыйнвары — 3 марты, Казан) РСФСР составында Идел-Урал Штатын (бөтен Уфа губернасы, Казан, Сембер, Самара, Оренбург, Пермь, Нократ губерналарының бер өлеше) төзү һәм өч министрлык (дини, мәгариф һәм финанс), ике комитет (хәрби һәм чит ил эшләре) составында «Милли идарә» канун һәм башкарма органнарын оештыру турында резолюция кабул итә. Съездда Учредительләр җыенына һәм Советларга карата икеләнү була. Сул фракция съезддан чыгып китә. Әмма сайланган органнар (коллегия) эшли башлагач, 16 гыйнварның беренче утырышында ук коллегия рәисе Галимҗан Шәрәф сул фракциянең съезд хупламаган тәкъдимнәрен расларга тәкъдим итә. Проектның бу варианты күпчелек тавыш белән кабул ителгәннән соң, коллегия әгъзалары Газиз Гобәйдуллин һәм Нәҗип Хәлфин протест йөзеннән аның составыннан чыга[3]. Шулай ук проектны төзегәндә татарлар («татар милләте») составына башкорт халкын да кертү турында бәхәс була.

«Болак арты Республикасы»

1918 елның 5 гыйнварында ачылган Учредительләр җыенын большевиклар куып таратканнан соң вәзгыять тагын да кискенләшә. 1918 елның 1 мартына билгеләнгән Идел-Урал Штаты игълан ителүен булдырмас өчен Казанның эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Шурасы 28 февральдә шәһәрдә хәрби хәл кертә, 2 нче Бөтенроссия мөселман хәрби корылтае һәм Хәрби Шурасы җитәкчелеген кулга ала. Вакыйгаларның алдагы хроникасы:

  • 28 февральдә кичкә кулга алынганнар азат ителә. 2 нче Бөтенроссия мөселман хәрби корылтае үз утырышларын Казанның татар өлешенә, Болак елгасы аръягына күчерә һәм 1 мартта Совет Россиясе составындагы республиканы — Идел-Урал автономияле штатын (совет тарихнамәсендә «Болак арты республикасы» дип атала) игълан итә. Съезд карарлары белән төзелгән Совет халык комиссариаты оештырыла һәм актив эшчәнлек алып бара, революцион штаб кораллы дружиналар формалаштыра. Совет халык комиссариаты «Идел-Урал өлкәсе» газетасы аша советларны тану турында белдерә, Идел-Урал Штатына ярдәм итәргә әзер булган барлык оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуы турында хәбәр итә.
  • 1918 елның 28 мартында «Болак арты Республикасын» бастыру була, анда Казан кызылгвардиячеләре, М. Вахитов таләбе буенча Казанга килгән хәрби диңгезчеләр отряды һәм вәисовчылар отряды катнаша.

Нәтиҗәләре

Мәскәүдә Милләтләр эшләре буенча Халык комиссариаты, Халык Комиссарлары Советы кушуы буенча, Идел-Урал штатына совет альтернативасы буларак Татар-Башкорт республикасы проектын эшли. 1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт Совет Республикасының 2 нче варианты барлыкка килә. Большевиклар тиздән «буржуаз милләтчеләргә» һөҗүм итә башлый. Сталин һәм Вахитов имзалаган 24 март декреты белән Хәрби Шура юкка чыгарыла, ә апрельдә милкен конфискацияләү белән Милли Шура бетерелә, 1 майда Милли Идарә һәм аның белән бәйле барлык оешмаларның эшчәнлеге тыела, Милли фонд конфискацияләнә.Май ахырында Бөтенроссия Үзәк мөселман шурасы үз эшчәнлеген туктата. Милли Җыен депутатларының бер өлеше «Кече мәҗлес» оештыра, ул большевиклардан азат территорияләрдә эшләвен дәвам итә.

Гәрчә 1918 елның июлендә баш күтәргән Чехословакия корпусы белән берлектә Урал-Идел Штатының Милли Администрациясе өлешчә торгызылган булса да, асылда бу инде берни дә үзгәртми. 1918 елның ахырында Бөтенроссия мөселман Хәрби Шурасы гаскәрләренең калган өлеше 16 нчы татар полкы буларак Колчак армиясенә керә.

Идел-Урал Штаты җитәкчесе Садри Максуди 1918 елның ахырында легаль булмаган рәвештә чит илгә чыгып китә.

«Идел-Урал» Идел-татар легионы

Төп мәкалә: İdel-Ural Legionı
undefined

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, 1942 елның 15 августында Германиядә Советлар Союзының Урал-Идел халыкларыннан «Идел-Урал» легионы оештырыла. Оешканнан бирле төбәктә легионны эчке идея ягыннан таркатуны максат итеп куйган яшерен оешма эшләп килә (кара: Җәлилчеләр).

Яшерен оешмачылар легионерлар арасында таратылган нацистларга каршы листовкалар бастыра. Әлеге оешманың иң танылган катнашучылары: язучы, Советлар Союзы Герое — Муса Мостафа улы Җәлил, балалар язучысы Абдулла Алиш. Көнчыгыш фронтка җибәрелгән «Идел-Урал» легионы бүлекчәләре алман командованиесе өчен файдасыз була, дезертирлык итәләр яки Совет партизаннары ягына күчәләр.

СССР таркалганнан соң штатны торгызу омтылышлары

  • 1990 еллар башында, Советлар Союзы таркалгач, Урал-Идел Штатын торгызу идеясе татар милли җәмәгать эшлеклеләре арасында популяр була.

…Казан идеологлары аерым Идел-Урал цивилизациясе барлыгы һәм Идел-Урал Штатын булдыру кирәклеге турында белдерә. Анда яшәүче халыклар — татарлар, руслар, башкортлар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар һәм башкалардан гыйбарәт булган бу ареал гомоген һәм Россиядән аерылып торган бергәлек дип игълан ителә, аның кысаларындагы территорияләр арасындагы административ чикләр шартлы дип таныла.…[4]

  • 2018 елда Киевта татар һәм эрзя активистлары «төбәкнең төп халыкларының реаль суверенитетын торгызу» максаты белән «укр. Вільний Ідель-Урал» яңа иҗтимагый платформасын булдыру турында белдерәләр.

Искәрмәләр

  1. Ул чордагы документларда төрки-татар мөселманнары яки төрки кабилә мөселманнары турында сөйләү кабул ителгән була. // Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро. — 1918, 26 февраля , № 16
  2. История Федеральной национально-культурной автономии татар (рус.). fnkat.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2018. Архивировано 27 июнь 2018 года.
  3. 1 2 Доклад Хабутдинова А.Ю. на семинаре "Реформы государственного устройства и перспективы федерализма в России". federalmcart.ksu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2018. Архивировано из оригинала 6 апрель 2017 года.
  4. Магомедов А. Общество регионов. — Pro et contra. Т.2., номер 2., весна 1997., с. 51. Цитата по: Центральная Азия: единство в многообразии Архивная копия от 2 апрель 2012 на Wayback Machine

Әдәбият

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  • Исхаки Г. Идель-Урал. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1991.
  • Тагиров И. Р. История национальной государственности Татарского народа и Татарстана, — Казань, Таткнигоиздат, 2000.
  • Юлдашбаев Б. Х. Национальный вопрос в Башкирии накануне и в период Октябрьской революции. Уфа, 1984.
  • Урало-Волжский штат // Татарская энциклопедия: в 6 т. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2014. — Т.6: У-Я. — С.35 — 36.
  • История татар с древнейших времён в семи томах. Т. VII: Татары и Татарстан в XX—XXI в. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2013.