Исмәгыйль Гаспринский

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Исмәгыйль Гаспринский
кырымтат. İsmail Mustafa oğlu Gaspıralı
Gasprinskiy.jpg
Тулы исеме Исмәгыйль Гаспралы
Туган көне 21 март 1851(1851-03-21) (173 яшь)
Туган Олы Сала, Кырым
Вафат көне 11 (24) сентябрь 1914 (63 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге сәясәтче, нәшир, җәмагать эшлеклесе
Супруга Зөһрә Акчурина
Балалары Шәфыйка Гаспралы и Рифат Гаспринский
Бүләк һәм премияләр
Сайт ismailgaspirali.org

Исмагыйль Мостафа улы Гаспралы (Гаспринский) (нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Gasprinskiy monument.jpg
Бакчасарайда Гаспринский һәйкәле

Исмәгыйль Гаспринский Олы Сала авылында (бүгенге исеме Синапное) патша прапорщигы Мостафа Гаспринский (Гаспралы) белән Фатыйма-Солтан Тимер-Гази-кызы (Кантакузова) гаиләсендә туа. Бабасы Гаспра авылында туганы өчен үзенә Гаспринский фамилиясен алган. Башлангыч белемне Бакчасарайда мәдрәсәдә ала, Aкмәчеттә рус гимназиясендә укый. Атасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, Мәскәүнең хәрби гимназиясенә укырга керә. Биредә ул нәшир Михаил Катковның улы белән дуслаша, еш кына аларның өендә була. Исмәгыйль рус мәдәниятен өйрәнә, Катковның славянофил карашлары белән таныша. Әмма ул бу уй-фикерләрне “киресенчә” кабул итә: төркиләрне берләштерү нияте белән яши башлый.

И. Гаспринский бөтен төрки дөньясына мәшһүр мәгърифәтче булып таныла. Ул татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Аның бу программасы “Ысулы җәдит” дип атала һәм бераздан җәдитчелек хәрәкәте бөтен төрки-татар дөньясына тарала. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла.

Бер үк вакытта Гаспралы китап нәшер итү белән дә шөгыльләнә.

Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, ул чыгарган “Тәрҗеман” гәҗите (1883-1918). Бу гәҗит бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.

Гаспралы – мөселман “Иттифак” партиясенең Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Россия мөселманнары турында язган китаплары да бар. 1887 елда И. Гаспралының беренче әдәби әсәре - «Франкистан мәктүпләре» романы басыла. «Франкистан мәктүпләре», «Дар-әл-Рәхәт мөселманнары», «Африка мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе» әсәрләрен берләштергән «Мулла-Габбас» роман-эпопеясы бар.

1905 елда «Көн туды» романы басыла.

1910 елда,сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм мәдәният, мәгърифәт өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, "Revue du monde musulman" («Мөселман дөньясына күзәтү») журналы (Франция) И. Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә.

И. Гаспралы 1914 елның 11 (24) сентябрендә вафат була.

Хәтер

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Commons
РУВИКИ.Медиада бу тема буенча