Муса Җәлил

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Муса Җәлил
Муса Җәлил
1959 CPA 2334.jpg
Тулы исеме Муса Мостафа улы Җәлил
Туган көне 2 (15).02.1906
Туган РИ, Оренбург губернасы, Мостафа
Вафат көне 25 август 1944(1944-08-25)[1][2] (38 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге шагыйрь
Бүләк һәм премияләр

Совет Союзы ГероеЛенин ордены Ленин премиясе

Муса Мостафа улы Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов, рус. Муса́ Муста́фович Джали́лов, 15 февраль 1906, Мостафа, Оренбург губернасы25 август 1944, Плетцензее төрмәсе музее) – татар шагыйре һәм журналист, хәрби корреспондент. Советлар Союзы Герое (1956). СССРның Ленин премиясе лауреаты (үлеменнән соң, 1957). 1929 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Советлар Союзы Герое Муса Җәлил яшәгән йорт. Оренбург өлкәсе, Орск шәһәре, Карл Маркс урамы, 19 нчы йорт

Муса гаиләдә алтынчы бала булып туа. Әтисе — Мостафа Җәлилов, әнисе — Рәхимә Җәлилова (Сәйфуллина).

10–11 яшьтә шигырьләр яза башлый, ләкин алар югала. Беренче сакланып калган («Бәхет») шигыре 13 яшендә языла.

1914–1919 елларда Оренбург шәһәренең «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала.

1919 елда ул комсомолга керә һәм укуын Татарстан халык мәгарифе институтында дәвам итә. Гражданнар сугышында катнаша.

1927 елда Мәскәү дәүләт университетының этнология факультетының әдәби бүлегенә укырга керә. Ул үзгәртелеп оештырганнан соң, 1931 елда шул ук уку йортының әдәбият факультетын тәмамлый[3]. Юридик факультет студенты Варлам Шаламов белән бер бүлмәдә яши. Шаламов аны 1972 елда дөнья күргән «Студент Муса Джалилов» хикәясендә тасвирлый.

1925–1927 елларда Оренбург, Орск шәһәрләрендә ВЛКСМ (Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге) өяз комитетларында инструктор вазифасын башкара.

ВЛКСМ Үзәк комитеты каршында чыгарылган «Кечкенә иптәшләр» (1928 елдан), «Октябрь баласы» (1929 елдан) журналларының җаваплы мөхәррире була, бер үк вакытта Мәскәү университетында укый (1927–1931).

1933 елдан Мәскәүдә чыга торган «Коммунист» татар газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире вазифасын башкара. Анда ул Совет шагыйрьләре А. Жаров, А. Безыменский, М. Светлов белән таныша.

1932 елда Свердловск өлкәсенең Надеждинск шәһәрендә (хәзерге исеме — Серов) яши һәм эшли. 1934 елда аның комсомол темасына «Орденлы миллионнар» һәм «Шигырьләр һәм поэмалар» дигән ике җыентыгы дөнья күрә. Яшьләр белән эшли, аның тәкъдиме белән татар әдәбиятына А. Алиш, Г. Әпсәләмов килә. 1939–1941 елларда Татарстан АССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, Татар опера театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1939 нчы елда М. Җәлилне Татарстан язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы еллары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы башлану белән, М. Җәлил үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә һәм 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, өлкән политрук дәрәҗәсен ала.

1941 елда Кызыл Армиягә алына. Өлкән хәрби-сәяси җитәкче дәрәҗәсендә Ленинград һәм Волхов фронтларында сугыша, II һөҗүм армиясенең «Отвага» армия газетасы хәбәрчесе була.

1942 нче елның 26 июнендә, Любань һөҗүм операциясе барышында, Мясной Бор авылы янындагы Волхов фронтында дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә[4][5][6].

Нәтиҗәдә ул Польша, Балтыйк буе, Германиядәге фашист лагерьларында була. Әсирлектә вакытта Г. Кормаш төзегән, татар хәрби әсирләреннән торган яшерен төркем эшчәнлегендә дә катнаша. Алманнар оештырган «Идел-Урал» легионына керә[7]. Ул Н. С. Бушманов җитәкләгән «ВКП(б)ның Берлин комитеты» исемле яшерен оешма белән бәйле була[8].«Идел-Урал» легионы оешкан Польшаның Радом шәһәре янындагы Едлиньск авылында легионерлар арасында оештырылган яшерен төркемгә керә, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Муса Җәлил, үзенә мәдәни-агарту эшен алып бару эше йөкләнгәннән файдаланып, әсирләр лагерьлары буйлап йөргәндә, конспиратив элемтәләр урнаштыра һәм легиондагы хор капелласына үзешчән артистлар сайлап алу сылтамасы белән яшерен оешмага яңа әгъзалар җыя, анда легионга көчләп кертелгән хәрби әсирләр арасында мәдәни-агарту, гитлерчыларга каршы җимерү эшләре алып бара («Җәлилчеләр төркеме»).

Витебскка җибәрелгән «Идел-Урал» легионының беренче булып оешкан 825 нче батальоны 1943 елның 21 февралендә восстание күтәрә, аның барышында сугышчыларның бер өлеше (50–600 кеше) частьны ташлап китә һәм кулларына корал тотып Белоруссия партизаннарына кушыла.

1943 елның августында яшерен төркемнең берничә йөз кешесе кулга алына, патриот яшерен оешмачылар арасында Муса Җәлил һәм аның иптәшләре дә була. Аларны Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык үрнәге күрсәтә. Үлем җәзасы көткән дәвердә дә, туган иленә, халыкына карата тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Берничә ай дәвамында җәзалаулар дәвам итә[3].

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее[9] төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә. Җәзалап үтерер алдыннан М. Җәлил үзенең шигырьләрен камерадагы күршесе А. Тиммерманска тапшыра. Җәлилнең шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителә[3].

Вафатыннан соң аклау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Почта маркасы, 1966 ел

1946 елда СССР дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы Муса Җәлилгә карата туган илгә хыянәт һәм дошманга ярдәм итүдә гаепләп тикшерү эше ача.

1946 елда элеккеге хәрби әсир Нигъмәт Терегулов ТАССР Язучылар берлегенә М. Җәлилнең алты дистә шигыре язылган дәфтәр алып килә. Бер елдан соң Брюссельдәге Совет консуллыгыннан икенче дәфтәр кайта. Аны Моабит төрмәсеннән каршылык күрсәтү катнашучысы — бельгияле А. Тиммерманс алып чыга. Аларның соңгы очрашуында Муса үзенең һәм бер төркем иптәшләренең тиздән җәзалап үтереләчәген әйтә һәм дәфтәрне Тиммерманска бирә, аны туган иленә тапшыруын сорый.

Моабит төрмәсендә язылган тагын бер шигырьләр җыентыгы бар, аны элеккеге хәрби әсир Габбас Шәрипов алып кайта.

1946 елның гыйнварында Римдагы Совет илчелегенә төрек гражданы Казыйм Миршан тагын бер дәфтәр алып килеп тапшыра. Җыентык Мәскәүгә җибәрелә, СССР тышкы эшләр министрлыгына, аннары СССР дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгына, аннан «Смерш» оешмасына тапшырыла.

1949 елда Җәлилнең дусты, татар язучысы Гази Кашшаф дәфтәрләрнең берсен Константин Симоновка күрсәтә, ул Җәлилне аклау өчен көрәшә башлый. «Новый мир» басмасында нәшер итү максаты белән, шагыйрьнең берничә шигырен әзерли (Лев Френкель тәрҗемәсендә), ләкин шигырьләр цензура аша узмый, ә Симоновның СССР дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгына ярдәм сорап язган мөрәҗәгате уңай җавапсыз кала. 1952 елда Җәлилгә каршы ачылган эш ябыла, ә 1953 елда Симонов шагыйрьнең шигырьләрен үзе мөхәррирлек иткән «Литературная газета»да бастыра. 1956 елда К. Симонов А. Тиммермансны эзләп таба һәм аннан Җәлил тормышының соңгы айлары турында интервью ала.

«Сосед по камере» мәкаләсе Җәлилне тулысынча аклап кына калмый, аның рәсми танылуына нигез дә була. Шул ук елны шагыйрь М. Җәлилгә вафатыннан соң Советлар Союзы Герое исеме, 1957 елда «Моабит дәфтәрләре»нә Ленин премиясе бирелә.

1966 елда шагыйрьнең туган ягы — Мостафа авылында, аның исеме белән аталган колхозда беренче юбилее оештырыла. Чарада төрле илләрдән килгән күп кенә танылган язучылар һәм туганнары катнаша[10].

«

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю —
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь, Моабит төрмәсе

»
« Как по долине льющийся родник,
В дороге пел я песни то и дело.
И все казалось сердцу, что от них
Земля вокруг цвела и молодела[11].
»
Профессор Г. Х. Әхәтов (сулда) җитәкчелегендәге галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре делегациясе Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулу уңаеннан аның гаиләсе белән очрашуда (үзәктә — шагыйрьнең тол хатыны Әминә ханым белән кызы Чулпан һәм башка гаилә әгъзалары). Казан, М. Җәлил музей-фатиры, 1976 елның 15 феврале

М. Җәлилнең беренче әсәре 1919 елда «Кызыл йолдыз» хәрби газетасында басылып чыга. 1925 елда Казанда аның «Барабыз» (1925) исемле беренче шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрә.

1920 елларда инкыйлаб һәм Гражданнар сугышы («Үткән юллар» поэмасы, 1924–1929), социализм төзелеше («Орденлы миллионнар», 1934; «Хат ташучы», 1938) темаларына иҗат итә[12]. Танылган «Хат ташучы» (1938, 1940 елда бастырыла) поэмасында Совет яшьләренең хезмәттәге тормышы, шатлыклары һәм кичерешләре күрсәтелә[13].

1930 елларда, иҗатында романтик шартлылыктан һәм Шәрык метафораларыннан ваз кичә, әсәрләре яңа реалистик төсмер ала, шулай ук психологизм һәм эмоциональлек тагын да арта. Бу чорда Г. Тукайга ияреп язудан һәм гаруз ритмикасын файдаланудан башлап, Һ.Такташ шигъриятенә һәм халык силлабик шигыренә хас булган тоник үлчәмгә күчә[12].

1940 нчы еллар башында бераз соңрак СССР Дәүләт бүләгенә лаек булачак «Алтынчәч» (1948, көе композитор Н. Җиһановныкы) һәм «Илдар» (1941) опералары өчен 4 либретто яза.

Шагыйрьнең әсәрләре лозунгка корылган, ачык публицистик поэзиядән («Бәхет», «Ил халкына») башлап, тасвирлы, эмоциональ поэтик сөйләмгә корылган шигърият («Чишмә», «Сагыну») юнәлешендә үсеш ала.

М. Җәлилнең сугыш елларындагы иҗаты хәрби-патриотик лирика үрнәге булып тора («Окоптан хатлар», 1944). Ул әсирләр лагеренда да, үлемгә хөкем ителгәннән соң бер елдан артык утырган Моабит төрмәсендә дә язудан туктамый. Аның шигырьләре антифашистик листовкалар белән бергә яшерен оешма әгъзалары арасында кулдан-кулга күчеп йөри. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Аларны «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм «Яңалиф» татар латин әлифбасында языла. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлә һәм дәфтәрнең соңгы битенә «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр», дип язылган. Шигырьләр 1953 елның ахырында «Моабит дәфтәре» исеме белән Г. Кашшаф редакциясендә дөнья күрә.

«Моабит дәфтәре» циклы – Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән татар поэзиясенең иң зур казанышларының берсе. М. Җәлил «Җырларым», «Алман илендә», «Ышанма» һәм башка әсәрләрендә шигъри сүзне гражданлык яңгырашы белән баета, татар поэзиясенә каһарманлылык пафосы алып килә.

Җыентыкта шулай ук лирик, юморга корылган шигырьләр һәм балладалар да теркәлә. Әлеге дәфтәрләр Совет халкының чыдамлыгы һәм батырлыгы, Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынуы хакында бәян итүче җан тетрәткеч документ та булып тора. Андагы шигырьләргә эчке культура, шигъри каләмнең ныклыгы, тирән милли нигезлелек сыйфатлары хас[12].

«Моабит дәфтәре»ндәге якынлашып килүче үлемене көтеп яшәгән кешенең гомеренең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аңлавы күңелне тетрәндерә. Циклның асылында яхшылык белән явызлык, яшәеш белән үлем арасындагы мәңгелек көрәш ята. «Серле йомгак», «Вәхшәт» шигырьләрендә шагыйрь фашизмның бөтен тереклек дөньясы өчен дошман булуын ачып бирә, шагыйрь өчен «фашизм» һәм «үлем» төшенчәләре бер үк мәгънәдә йөри. М. Җәлилнең соңгы шигырьләре – Ватан өчен көрәшүчеләр батырлыгына гимн булып яңгырый[12].

Татар композиторлары С. Сәйдәшев, Р. Яхин, З. Хәбибуллин «Моабит дәфтәре»ндә теркәлгән шигырьләргә көйләр иҗат итә.

«Моабит дәфтәре»нең төп нөсхәсе Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана, ел саен шагыйрьнең туган көнендә экспозиция оештырыла.

«Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен 1957 елда Җәлилгә Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин һәм дәүләт премияләре комитеты тарафыннан Ленин премиясе бирелә. 1968 елда Муса Җәлил турында «Моабитская тетрадь» фильмы төшерелә[14].

Шулай ук карагыз: Муса Җәлил һәйкәле
Шулай ук карагыз: Муса Җәлил музее

Музейлары һәм һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Җәлил һәйкәле. Казан
Мәскәүдә шагыйрьнең исемен йөрткән урамда урнашкан һәйкәл
Санкт-Петербургта Васильев утравында урнашткан Муса Җәлил һәйкәле

Муса Җәлилнең музейлары Казанда 1940–1941 елларда шагыйрь яшәгән фатирда (М.Горький ур., 17 йорт, 28 нче фатир) һәм туган ягы Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы Мостафада авылында ачыла[16];

Муса Җәлилгә һәйкәлләр Казанда (Кремль каршындагы 1 Май мәйданында), Әлмәттә, Минзәләдә, Мәскәүдә (2008 елның 25 октябрендә Белоречье урамында һәм 2012 елның 24 августында М. Җәлил исемен йөрткән урамда), Түбән Кама (2012 елның 30 августында ачыла), Нижневартовск шәһәрендә (2007 елның 25 сентябрендә ачыла), Яр Чаллы, Оренбург, Санкт-Петербург (2011 елның 19 маенда ачыла), Тоснода (2012 елның 9 ноябрендә ачыла)[17], Чиләбе (2015 елның 16 октябрендә ачыла)[18], Әстерхан (2017 елның 13 маенда студентлар скверында ачыла)[19], Усть-Каменогорск шәһәрендә (2015 елның 22 июнендә ачыла)[20], Волгоград өлкәсенең Ленин районы Маляевка авылында (2021 елның 20 октябрендә ачылган) бар;

Муса Җәлил тоткынлыкта булган (1942 елның 2 сентябреннән 15 октябренә кадәр) Совет хәрби әсирләре өчен «Шталаг-340» («Stalag-340») лагерендагы Даугавпилс крепостенең (Даугавпилс шәһәре, Латвия) Михайлов капкасы каршындагы җимерелгән 7 нче контргардның аркалы капкасы диварына рус һәм латыш телләрендә язган истәлек тактасы куела. Шулай ук тактага шагыйрьнең «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма...» дигән сүзләре уеп язылган.

Муса Җәлил хөрмәтенә аталган объектлар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үлеменнән соң шагыйрьгә багышлап композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан «Җәлил» операсы (Ә.Фәйзи либреттосы, 1957), Сәгыйть Агиш тарафыннан «Якташлар» повесте (1964) иҗат ителә, Ю. М. Корольков тарафыннан «Через сорок смертей» китабы (1960) бастырыла.

1968 елда яшь авторларга иң яхшы әсәрләр өчен бирелә торган Татарстан АССР комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе булдырыла. 1991 елда премия бирү вакытлыча туктатыла. 1997 елда премия Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге «Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен раслау турында»гы Указы нигезендә кире кайтарыла[22].

  • Муса Джалиль. Сочинения в трех томах / Г. Кашшаф. — Казань, 1955—1956. [тат.]
  • Муса Джалиль. Сочинения. — Казань, 1962.
  • Муса Джалиль. Избранное / В. Ганиев. — М.: Художественная литература, 1966.
  • Муса Джалиль. Избранное. — М., 1976.
  • Муса Джалиль. Избранные произведения / Р. Мустафин. — Издательство «Советский писатель». Ленинградское отделение, 1979.
  • Муса Джалиль. Костер над обрывом. — М.: Правда, 1987. — 576 с. — 500 000 экз.
  • Муса Джалиль. Моабитские тетради = Моабит дәфтәрләре. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. — 215 с. — ISBN 5-298-00656-6.
  • Муса Джалиль. Последняя песня. — Казань: Таглимат, 2006. — 209 с. — ISBN 5-8399-0135-0.
  • «Моабитская тетрадь», реж. Леонид Квинихидзе, Ленфильм, 1968.
  • «Красная ромашка», ДЕФА (ГДР).
  1. Нәфис сәнгать архивы — 2003.
  2. ДЖАЛИЛЬ // Большая российская энциклопедия (рус.)М.: Большая российская энциклопедия, 2004.
  3. 1 2 3 Московский университет в Великой Отечественной войне, 2020
  4. Геродник Геннадий Иосифович. Моя фронтовая лыжня. — Свердловск: Сред.-Урал., 1987.
  5. Мусе Джалилю - 108 лет. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2014. Архивировано 21 декабрь 2014 года.
  6. Жизнь и творчество Мусы Джалиля. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2014. Архивировано 28 декабрь 2014 года.
  7. Ибатуллин Т. Военный плен: причины, последствия. — СПб., 1997.
  8. Маски генерала Власова. Интервью с кандидатом исторических наук, священником Василием Секачевым. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2011. Архивировано 25 май 2010 года.
  9. Андрей Сидорчик, Газета «Аргументы и факты». Тетрадь из Моабита. Последний подвиг Мусы Джалиля. aif.ru (15 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2016. Архивировано 7 октябрь 2016 года.
  10. Вячеслав Аванесов, Газета «Курган и курганцы» №146. Муса Джалиль: «Живи, брат!» kikonline.ru (28 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2016. Архивировано из оригинала 11 октябрь 2016 года.
  11. Начало стихотворения «Родник», 1937.
  12. 1 2 3 4 Җәлил Муса // www.tatarica.org.  [Тикшерелгән 17 апрель 2025].
  13. Г. Х. Ахатов. Фразеологические обороты в поэме Мусы Джалиля «Письменосец». / Ж. «Советская школа». — Казань, 1977, № 5 (на татарском языке)
  14. Дорфман, Александра. Непокоренный. Знаменитый поэт-герой Муса Джалиль в воспоминаниях дочери. 7 февраль 2025 тикшерелде.
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-02-24, retrieved 2017-03-02 
  16. Газета «Книжное обозрение» 2013, № 9.
  17. В Тосно состоялось торжественное открытие памятника герою Советского Союза Мусе Джалилю Архивная копия от 26 сентябрь 2016 на Wayback Machine.
  18. Возле кинотеатра Пушкина в Челябинске открыли памятник Мусе Джалилю. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2016. Архивировано 4 март 2016 года.
  19. Открытие памятника Мусе Джалилю в Астрахани. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2017. Архивировано 9 май 2018 года.
  20. INFORM.KZ. В Усть-Каменогорске открыли памятник поэту и воину Мусе Джалилю. www.inform.kz (22 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
  21. ГОУ СОШ № 1186 Архивная копия от 14 ноябрь 2012 на Wayback Machine.
  22. Премия имени Мусы Джалиля. millattashlar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2015. Архивировано 5 март 2016 года.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]