Галләнур Бохараев

Галләнур Мостафа улы Бохараев, шулай ук Сәлим Бохаров исеме астында мәшһүр булган — җәлилчеләрнең берсе, «Идел-Урал» легионы оешмасының әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Галләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли.

Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара.

Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соң булып үтерелгән.

Хәтер

Файл:Җәлилчеләргә казанның 1нче май мәйданында монумент.JPG
Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл
  • Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.
  • 2019 елда БР Кыргыз-Миякә авылында һәйкәл-бюсты ачылган [2].
  • 2019 елда Кыргыз-Миякә авылында паркка исеме бирелгән.
  • Кыргыз-Миякә авылында яңа урамга исеме бирелгән.[3]

Шулай ук карагыз