Зиннәт Хәсәнов

Зиннәт Хөснулла улы Хәсәнов (рус. Зинна́т Хусну́ллович Хаса́нов; 16 ноябрь 1916, Иске Кәшер, Минзәлә өязе, Уфа губернасы25 август 1944, Берлин) — «Идел-Урал» Идел-татар легионы составындагы яшерен антифашистик оешма әгъзасы.

Тормыш юлы

Зиннәт Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Кәшер волостеның Иске Кәшер авылында (хәзерге — Татарстанның Сарман районы) туган[1]. Колхозда эшли, Казан төзелешләрендә җир казучы була. Совет сәүдәсе техникумын тәмамлап, товар белгече һөнәрен ала[2].

Кызыл Армиядә кече командирлар курсларын тәмамлый һәм лейтенант дәрәҗәсен ала. Берникадәр вакыт яңа алынган солдатларны укыта, аннары фронтка җибәрүләренә ирешә[2][1]. 1941 елның көзендә туганнары аннан фронттан бердәнбер хат алалар: «Мәскәү янында сугышабыз. Хәлләр „күңелле“, баш очында ач кигәвеннәр өере кебек пулялар сызгыра. Менә-менә атакага күтәреләбез»[2].

Рота белән җитәкчелек итеп, Зиннәт Хәсәнов Спасово авылы юнәлешендәге контрһөҗүм вакытында немец гаскәрләре белән бәрелештә яралана. Немецлар контрһөҗүмгә баручы частьларны кисә, Хәсәнов әсирлеккә эләгә[2][1].

Немец әсирлегендә «Идел-Урал» легионына эләгә, анда 1942 елның җәендә Демблин лагеренда Гайнан Кормаш белән таныша һәм дуслаша, ә аның аша Муса Җәлил һәм башка яшерен оешма әгъзалары белән якынлаша[2]. Легионның яшерен антифашистик оешмасына керә. Яшерен оешма кушуы буенча, легионерлар арасында листовкалар һәм Совинформбюро хәбәрләрен тарату белән беррәттән, легионның музыкаль капелласында җырчы һәм нәфис сүз остасы (декламатор) буларак катнаша[1]. Соңрак яшерен оешманың Едлино һәм Берлин төркемнәре арасында хәбәрче вазифасын үти. Кораллы баш күтәрү уңышлы булган очракта, Зиннәт Хәсәнов өченче батальон командиры булырга тиеш була[2].

Кулга алынган көнне немец солдатлары аның мендәрендә берничә төргәк антифашистик листовка табалар. Сорау алулар вакытында, хәбәрчеләрне һәм исемнәрне әйтүне таләп итеп, аны кыйныйлар[2][1].

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә яшерен оешманың башка әгъзалары белән бергә гильотинада җәзалап үтерелә[2][3]. Татар яшерен төркеменең унбер әгъзасын җәзалау 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минутка кадәр, өч минут ара белән үткәрелә[4].

1990 елның 5 маенда СССР Президенты М. С. Горбачёвның Указы белән «яшерен антифашистик төркемдәге актив патриотик эшчәнлеге, күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен» Хәсәнов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (үлеменнән соң)[3].

Хәтер

  • Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылында Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музее ачылган (Сарман муниципаль районының «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесе филиалы). Музей экспозициясендә 200 дән артык экспонат исәпләнә. Музей бинасы каршында һәйкәл куелган[1][5].
  • Иске Кәшер авылы мәктәбе Зиннәт Хәсәнов исемен йөртә. Аның фасадына 2020 елның 8 маенда мемориаль такта куелган[1].
  • Сарман авылы урамнарының берсенә һәм Анак авылы урамнарының берсенә Зиннәт Хәсәнов исеме бирелгән[1].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Хасанов Зиннат Хуснуллович. Слава-Дан — официальный портал. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 Зиннат Хуснуллович Хасанов. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  3. 1 2 «Пуля тиеп үлми геройлар, мәңге тере, мәңге сау алар». Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (17 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  4. Джалиловцы. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  5. Музей Зинната Хасанова и истории села. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (26 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.