Әхәт Атнашев

Әхәт Мәхмүт улы Атнашев (рус. Ахат Махмутович Атнашев; 12 декабрь 1917, Кызылъяр, Акмола өлкәсе25 август 1944, Берлин) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, «Идел-Урал» легионындагы яшерен антифашист оешмасы әгъзасы (җәлилчеләрнең берсе). 1944 елның 25 августында Берлинның Плётцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Тәрҗемәи хәле

Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Петропавловск шәһәрендә (хәзерге Кызылъяр, Казакъстан) туа. Җидееллык татар мәктәбен тәмамлагач, Степняк шәһәренә күченә. Педагогия училищесына укырга керә, әмма уку йортын тәмамламый, «Степняк-золото» трестында эшли башлый[2]. 1938 елда Кызыл Армиягә алына.

Бөек Ватан сугышы

Сугышны Көнбатыш Украинада каршы ала. Атлы гаскәрдә (1 нче гвардия кавалерия корпусының 3 нче гвардия кавалерия полкында) кече политрук, пулемет расчеты командиры булып хезмәт итә. Молдавиядә, Калуга өлкәсендә барган сугышларда каһарманлык күрсәтә. 1942 елның гыйнварында каты яраланып, фашист әсирлегенә эләгә.

Антифашист эшчәнлеге

Әсирлектә Әхәт Атнашев «Идел-Урал» легионына эләгә һәм анда төзелгән яшерен антифашист оешмасына ("Муса Җәлил төркеме"нә) кушыла. Ул легион батальоннарын Украина партизаннары ягына чыгару буенча эш алып бара, листовкалар тарата.

1943 елның августында яшерен оешма фаш ителә. Әхәт Атнашев һәм аның көрәштәшләре кулга алыналар. Алар «Алманиягә хыянәт иткән өчен» дигән гаепләү белән үлем җәзасына хөкем ителәләр. Ул 1944 елның 25 августында Берлинның Плётцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә (башлары киселә).

Бүләкләре

  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң) — Советлар Союзы Президенты Указы белән.

Хәтер

  • Казанның үзәгендә, Кремль янындагы 1 Май мәйданында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле комплексына, башка җәлилчеләр белән беррәттән Әхәт Атнашевның да барельефы куела.
  • Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә Әхәт Атнашев урамы бар.

Искәрмәләр

  1. Михаил Черепанов. Служили примером для французских партизан. «Казанские ведомости», 24.08.2011
  2. Атнашев Ахат Махмутович. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан

Сылтамалар