Гайнан Кормаш

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Гайнан Кормашев
Файл:Kurmash.jpg
Туган 27.02.1919
Казакъ ССР, Актүбә өлкәсе
Вафат булган 25 август 1944(1944-08-25) (25 лет)
Вафат булу сәбәбе башсызландыру[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag RSFSR 1918.svg/Coats of arms of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union 1.svg ССРБ
Һөнәре Каршылык сугышчысы
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[1]

Гайнан Нури улы Кормашев (Гайнан Кормаш, 27 февраль 1919(1919-02-27),

25 август 1944(1944-08-25) (25 яшь) ,

) – җәлилче, Идел-Урал легионында яшерен оешма җитәкчесе.

Ул 1919 елның 27 февралендә Казакъ ССРның Актүбә өлкәсендә туа. Аннары Мари Иленең Бәрәңге районында педагогика техникумын тәмамлый һәм шул ук районда Куянавыл җидееллык мәктәбендә математика, география, физика фәннәреннән укыта, соңрак Актүбәгә мәктәп директоры булып кайта.

1939 елда Кызыл Армия хезмәтенә алына. Кече командирлар мәктәбен тәмамлагач, Гайнан Кормашка лейтенант дәрәҗәсен бирәләр. Финляндия сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, Кормашны, яхшы әзерлекле һәм ышанычлы әфисәр буларак, махсус эчке җимерү максатларында дошман тылына җибәрәләр. Ул, әсирлеккә төшеп, “Идел-Урал легионы”на эләгә.

Гайнан Кормаш, музыкаль капелла җитәкчесе булып китә һәм башка көрәштәшләре белән бергә Алмания карамагындагы концлагерьларда “Идел-Урал” легионына җәлеп ителергә тиешле татар һәм мөселман тоткыннары арасында үзенә совет разведкасы тарафыннан куелган бурычны үти: легионның булачак солдатларын фронтта совет гаскәрләренә каршы сугышмаска өнди. Аны һәм Абдулла Алишне көрәштәшләре яшерен оешманың идеологы булган Муса Җәлилнең “лачын канатлары” дип атыйлар. Гайнан Кормаш сугышчан бишлекләр әзерли, аларның концлагерьлардагы яшерен эшен оештыра, легионга кертелгән тоткыннардан Ватанга турылыклылык антын кабул итә.

Файл:Җәлилчеләргә казанның 1нче май мәйданында монумент.JPG
Җәлилчеләргә Казанның 1 Май мәйданында һәйкәл

Нәтиҗәдә "Идел-Урал" легионыннан Алманиянең көнчыгыш фронтына җибәрелгән биш батальонның берсе дә совет гаскәрләренә каршы сугышка керми: йә партизаннар сафына баса, йә фронт аша чыгып совет гаскәрләренә кушыла, ә бөтенләй таралып бетә. Фронт аша совет ягына үткәннәрнең күбесе репрессиягә эләгә һәм сөргенгә озатыла.

Башка батальоннарны фашистлар үзләре тарата, тоткыннарны фронттан ераграк, Көнбатыш Европа илләрендә тимер юлларны торгызырга озаталар. Ләкин татарлар һәм башка мөселманнар арасында анда да җирле партизаннар һәм каршылык көчләре тарафына күчүчеләр була.
1944 елның 25 августында, көндезге 12 cәгать 6 минутта, фашистик Георгий Юрытко әйтүенчә "татарлар әҗәлне елмаеп каршы алды".

Хатирә

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр