Петропавел

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Петропавел
Seal Petropavl.svg
Ил Казакъстан
Өлкә Төньяк Казакъстан
Координатлар 54°51'44"N, 69°8'27"E
Аким Нурҗан Кемер улы Әшимбетов
Элеккеге исемнәр Изге Петр ныгытмасы
Мәйдан 221,6 км²
Климат кискен континенталь
Халык саны 195 162[1] кеше
Милли состав руслар 71,27 %, казакълар 15,42 %,
татарлар 3,75 %[2]
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 7152
Почта индексы 150000
Кызылъяр үзәк мәчете
Төньяк Казакъстан өлкәсе тарих һәм өлкәне өйрәнү музее

Петропавел (тар. Кызылъяр; каз. Петропавл, тар. Қызылжар; рус. Петропавловск) — Казакъстанның шәһәре, Төньяк Казакъстан өлкәсенең мәркәзе. Шәһәр Ишем елгасы яр буенда урнашкан. Халык исәбе якынча 195 мең кеше тәшкил итә (2010).

Тарих

Россия империясе

Шәһәр Яңа-Ишем саклау сызыгы Омск губернасының округ шәһәре булган. 1838 елда исә ул Тубыл губернасының өяз үзәге булмаган (рус. заштатный) шәһәре иттерде (Ишем өязенә кергән). 1868 елдан 1919 елга кадәр Петропавловск Акмола өлкәсенең (мәркәзе — Омск шәһәре) өяз шәһәре булды. 1842 елның 7 сентябрендә шәһәр үзенең гербыны алган.

XIX гасырда шәһәр сәүдә-икътисадый бәйләнешләр үзәгенә әверелде. Шәһәрдән ике кәрван юлы чыккан: берсе — Ташкәнт һәм Бохарага, икенчесе — Голҗага.

Петропавловск тимер юл станциясене салдылар.

Халык

Шәһәрдә күчеп килгән кешеләрдә шактый зур өлеше татарлар тәшкил иттеләр. 1834 елда шәһәрдә руслар — 94 %, татарлар — 5 %, казакълар — 1 % тәшкил иттеләр. 1913 елда исә руслар — 69,2 %, татарлар — 21,5 %, казакълар — 3,3 %.

Советлар Берлеге

Шәһәрдә туган шәхесләр

Татарлар, башкортлар

Татар матбугаты

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр