Фәрит Галимов (төзүче)

Фәрит Хәбибрахман улы Галимов (рус. Галимов Фарид Хәбибрахманович, каз. Fari'd Habi'brahmanuly G'ali'mov, 11 декабрь 1940, Кызылъяр) — Казакстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Казакъстанның атказанган эшлеклесе.

Тормыш юлы

1940 елның 11 декабрендә Петропавловск шәһәрендә туган.

1968 елда С. М. Киров исемендәге Урал политехника институтын «инженер-төзүче» белгечлеге буенча тәмамлый.

1982 елда ССРБ Халык хуҗалыгы академиясе каршындагы Халык хуҗалыгы белән идарә итү институтын (хәзерге — РАНХиГС) тәмамлый.

«Базар икътисады шартларында капиталь төзелеш белән идарә итүне оештыру» («Организация управления капитальным строительством в условиях рыночной экономики») (1992) китабы һәм профильле матбугаттагы берничә басма авторы булып тора.

Хезмәт юлы

  • 1959-1960 елларда — «Төзелеш материаллары» тресты тимер-бетон заводында слесарь-җыючы, бетончы.
  • 1960-1975 елларда — «Петропавловскстрой» тресты төзелеш-монтаж идарәсендә буяучы, мастер, прораб, җитештерү-техник бүлек башлыгы, баш инженер, идарә башлыгы.
  • 1975-1990 елларда — «Күкчәтаустрой» җитештерү-төзелеш берләшмәсендә баш инженер, трест идарәчесе, берләшмә башлыгы.
  • 1990 Казакъстан ССР дәүләт төзелеш комитеты (рус. Госстрой КазССР) рәисе[1]
  • 1991-1993 елларда — «Казакстанстрой» дәүләт-акционерлык ширкәте президенты.
  • 1993-1996 елларда — Казакстан Республикасы төзелеш, торак һәм җирлекләр корылышы министрының урынбасары, соңрак беренче урынбасары.
  • 1996-1998 елларда — Казакстан Республикасының югары һәм үзәк хакимияте оешмаларын Акмолага күчерү буенча дәүләт комиссиясе рәисе.
  • 1998-2002 елларда — Акмола (1998 елның маеннан Астана) шәһәре мэрының (каз. аким) беренче урынбасары.
  • 2002-2008 елларда — Казакстан Республикасы парламенты сенаторы: сенатта икътисадый һәм региональ сәясәт комитеы әгъзасы.
  • 2009 елдан «Казакстан тимер юлы» (каз. Қазақстан темир жолы) милли компаниясе АҖ президенты киңәшчесе.

Депутатлык эшчәнлеге

  • 1999–2004 елларда — II чакырылыш Казакстан Республикасы Парламенты Сенаты депутаты.
  • 2004–2007 елларда — III чакырылыш Парламент Сенаты депутаты.
  • 2007–2012 елларда — IV чакырылыш Парламент Сенаты депутаты[2].

Бүләкләре һәм исемнәре

  • 1986 — «Почет Билгесе» ордены (СССР);
  • 2005 — Көрмәт ордены[3];
  • 2016 — II дәрәҗә Барыс ордены[4];
  • «Казакстанның атказанган эшлеклесе» исеме;
  • «Казакстан Республикасының Мактаулы төзүчесе» исеме;
  • Астана шәһәренең Мактаулы гражданины (2007 елның 10 декабре);
  • Акмола өлкәсенең Мактаулы гражданины (2010 елның 10 декабре);
  • Казакстан Республикасы Парламенты Сенатының Мактау грамотасы (2008);
  • Казакстан-Россия университетының мактаулы профессоры.

Юбилей медальләре:

  • «Казакстан Республикасы бәйсезлегенә 10 ел» медале (2001);
  • «Казакстан Республикасы Конституциясенә 10 ел» медале (2005);
  • «Казакстан Республикасы Парламентына 10 ел» медале (2005);
  • «Астанага 10 ел» медале (2008);
  • «Казакстан Республикасы бәйсезлегенә 20 ел» медале (2011);
  • «Казакстан Республикасы бәйсезлегенә 25 ел» медале (2016);
  • «Астанага 20 ел» медале (2018).

Гаиләсе, шәхси тормышы

Хатыны — Галимова (Камалетдинова) Элла Мәсгут кызы.

Балалары — уллары Әдил (1967 елгы) һәм Наил (1969 елгы); кызы (Сәйдә, 1974 елгы).

Казакъ, рус, татар телләрен белә[5].

Искәрмәләр

  1. «Вечерняя Астана», 24.11.2012, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-06 
  2. Депутаты Сената, награждённые государственными наградами. parlam.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  3. В канун Дня независимости Нурсултан Назарбаев подписал Указ о награждении госнаградами группы граждан республики за заслуги перед Отечеством, активную общественную деятельность, значительный вклад в социально-экономическое и культурное развитие страны, укрепление дружбы и сотрудничества между народами 26 декабря 2005 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2018.
  4. Нурсултан Назарбаев вручил казахстанцам государственные награды (Обновлено) 14 декабря 2016 года орденом «Барыс» ІІ степени советник президента АО "НК «Қазақстан темір жолы» Галимов Ф.Х. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2018.
  5. Информационная система «Параграф». Галимов Фарит Хабибрахманович (персональная справка). prg.kz (26 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.