Акмола өлкәсе
Акмола өлкәсе - Казакъстанның төньяк өлешендә урнашкан өлкәсе. Өлкәнең үзәгендә өлкә составына кермәүче Казакъстан башкаласы Нурсолтан шәһәре урнашкан.
Административ үзәге – Кокшетау шәһәре, 1824 елда нигезләнгән.
Көнбатышта — Костанай өлкәсе белән, төньякта – Төньяк Казакъстан өлкәсе белән, көнчыгышта - Павлодар өлкәсе белән һәм көньякта – Караганды өлкәсе белән чиктәш.
Административ бүленеше
Идарә-җир төзелеше
Өлкә 13 районнан һәм 204 авыл округыннан гыйбарәт. Өлкәгә 5 шәһәр һәм 11 поселок керә.
- 2 өлкә карамагындагы шәһәр: Кокшетау һәм Степногорск
- 8 район карамагындагы шәһәр: Аккүл, Атбасар, Державинcк, Есиль, Ерейментау, Макинск, Степняк, Щучинск
- 17 авыл районы.
Районнар
Танылган шәхесләр
- Жакан Сыздыков (1901, Күкчәтау өязе — 1977, Алматы), казак шагыйре, журналист, Тукай әсәрләрен казакчага тәрҗемә итүче.
Татарлар, башкортлар
- Маһинур Фәйзуллина (1901, Атбасар - 1983, Алабуга), кандидатлык диссертациясе яклап, гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы.
- Ибраһим Сәләхов (1911, Күкчәтау—1998, Акмола өлкәсе, Кызыл Яр), татар язучысы, Тукай премиясе иясе (1990).
Тышкы сылтамалар
- Акмола өлкәсе акимы аппараты сайты(үле сылтама)