Җамбыл өлкәсе

Җамбыл өлкәсе (каз. Жамбыл облысы, Jambyl oblysyКазакъстанның көньягында урнашкан административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге һәм иң эре шәһәре – Тараз шәһәре. Өлкәдә барлыгы 10 район, 4 шәһәр, 153 бистә һәм авыл округларында 379 авыл бар.

Атама

undefined

Өлкә исеме аның административ үзәге – казакъ һәм совет шагыйре, акын, икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941) Җамбыл Җабаев хөрмәтенә аталган Җамбыл шәһәре исеме буенча ясалган.

География

undefined

Географик яктан, өлкә территориясе нигездә тигез. Климаты шактый коры һәм континенталь.

Көнчыгышта – Алматы өлкәсе, көнбатышта – Төркестан өлкәсе, төньякта – Олытау һәм Караганды өлкәләре, көньякта – Кыргызстанның Талас һәм Шу өлкәләре белән чиктәш.

Җамбыл өлкәсенең территориясе Бетпакдаладан Тянь-Шаньга кадәр, Чу елгасыннан Каратауга кадәр сузыла. Мәйданы – 144,2 мең кв. км.

Табигать

undefined

Өлкәнең флорасы һәм фаунасы бай һәм күптөрле. Үсемлек дөньясы 3 меңнән артык төрне эченә ала. Аучылык җир-суларының гомуми мәйданы 13,9 мең га тәшкил итә, аларда 40тан артык төрдә киек-хайван яши. 27,8 мең га мәйданны биләгән балык хуҗалыгы фонды 81 сулыктан тора, шуларның 59ы балык хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару өчен яраклы. Зур сусаклагычлардан Тасүткел һәм Терс-Аши-Болак сусаклагычлары аерылып тора. Өлкә территориясендә 4 тыюлык эшли [1].

Тарих

Җамбыл өлкәсе СССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 14 октябрендәге Указы белән оештырыла һәм үз составына тугыз районны кертә, шуларның алтысы Көньяк Казакъстан һәм өчесе Алматы өлкәсе составыннан бүлеп бирелә. Чу районыннан (үзәге Түле би авылы) бүленеп, Коктерек районы (үзәге Берлек авылы) ясала. 1971 елда Жанатас шәһәре өлкә карамагындагы шәһәр статусын ала[2].

1997 елның 8 гыйнварында Казакъстан Президенты Указы белән Җамбыл шәһәре исеме Тараз итеп үзгәртелә.

Административ бүленеш

undefined

Өлкә 10 районга һәм 1 өлкә карамагындагы шәһәргә бүленгән (шәһәр администрациясе):

Өлкә карамагындагы 3 шәһәр ― Каратау, Жанатас, Шу.

Этник составы

1989 елгы җанисәп буенча Җамбыл өлкәсендә 1 038 667 кеше яшәгән. Милли состав: казакълар — 507 302, руслар — 275 424, алманнар — 70 150, украиннар — 33 903, дунганнар — 23 555, үзбәкләр — 21 512, төрекләр — 17 145, татарлар — 16 618, кореялеләр — 13 360, азәрбайҗаннар — 11 653[3].

Өлкә халкының этник составы [4][5]
1989-2009 еллардагы халык исәбен алу буенча һәм 2019 елга бәяләмә::
1989,
кеше.[6]
% 1999 ,
кеше.[7]
% 2009 ,
кеше.[8]
% 2019,
кеше.[9]
%
барлыгы 1038667 100,00% 988840 100,00% 1022129 100,00% 1125442 100,00%
Казакълар 507302 48,84% 640346 64,76% 729675 71,39% 818487 72,73%
Руслар 275424 26,52% 179258 18,13% 122612 12,00% 110013 9,78%
Дунганнар 23555 2,27% 30333 3,07% 43282 4,23% 58560 5,20%
Төрекләр 17145 1,65% 24823 2,51% 29820 2,92% 34290 3,05%
Үзбәкләр 21512 2,07% 22501 2,28% 24491 2,40% 28441 2,53%
Көрдләр 8796 0,85% 10855 1,10% 13322 1,30% 15474 1,37%
Азәрбайҗаннар 11653 1,12% 10593 1,07% 10781 1,05% 12729 1,13%
Кыргызлар 5279 0,51% 4966 0,50% 7465 0,73% 10507 0,93%
Татарлар 16618 1,60% 12576 1,27% 9263 0,91% 8819 0,78%
Кореялеләр 13360 1,29% 14000 1,42% 9964 0,97% 8636 0,77%
Алманнар 70150 6,75% 11394 1,15% 4394 0,43% 4323 0,38%
Украиннар 33903 3,26% 10013 1,01% 5353 0,52% 2737 0,24%
Уйгырлар 2805 0,27% 2569 0,26% 2534 0,25% 2829 0,25%
Чеченнар 881 0,08% 2438 0,25% 2320 0,23% 2221 0,20%
Греклар 9273 0,89% 2024 0,20% 1102 0,11% 967 0,09%
Таҗиклар 633 0,06% 692 0,07% 619 0,06% 740 0,07%
Белоруслар 3986 0,38% 1481 0,15% 602 0,06% 388 0,03%
башкалар 16392 1,58% 7978 0,81% 4530 0,44% 5 281 0,47%

Икътисад

undefined

Өлкәнең тулаем продукты:

  • 23,8 % ― сәнәгать
  • 20,2% ― авыл хуҗалыгы
  • 16,6 % ― транспорт һәм элемтә
  • 6,5 % ― төзелеш
  • 9,2 % ― сәүдә
  • 23,7 % ― башка тармаклар

Табигый чыганаклар

Өлкә территориясендә илнең 71,9% фосфоритларның баланстагы запасы, 68% фрюорит, 8,8% алтын, 3% бакыр, 0,7% уран тупланган. Өлкә төсле металларга, баритка, күмергә, ябык, тышлау өчен, һөнәрчелек өчен яраклы һәм техник ташларга, төзелеш материалларына бай. Өлкәдә берничә урында табигый газ ятмасы табылган. 2021 ел ахырына Җамбыл өлкәсендә газлаштыру дәрәҗәсе 88,6 % тәшкил иткән[10]. Азык һәм техник тоз запаслары 10 млн тонна тәшкил итә.

Мәдәният

Өлкәдә казакъ һәм рус драма театрлары, филармония, 5 музей, 219 китапханә, 143 клуб һәм мәдәният йорты эшли. 284 урынлык 10 кунакханә хезмәт күрсәтә. Җамбыл өлкәсендә эчке һәм халыкара туризм үсеше өчен зур мөмкинлекләр бар. Аның аша Бөек ефәк юлының бер участогы үтә. Тараз шәһәре территориясендә борынгы архитектура һәйкәлләре урнашкан. Шу районында Казакъстанның ЮНЕСКО бөтендөнья мирасына керүче объектлары бар.

Җамбыл өлкәсе хакимияте тарафыннан «Знамя труда» һәм «Ак жол» газеталары нәшер ителә.

Искәрмәләр

  1. Национальный доклад о состоянии окружающей среды и об использовании природных ресурсов Республики Казакъстан за 2017 год 2021 елның 13 май көнендә архивланган., с.289
  2. Мельник Л. Это наша с тобой биография. [недоступная ссылка — история].
  3. Жамбылская область — Географические названия — Яндекс. Словари [недоступная ссылка — история].(үле сылтама)
  4. Агентство Республики Казакъстан по статистике. Архив. Архивировано 13 ноябрь 2013 года.: Национальный состав населения Республики Казакъстан и его областей (том 1). Архивировано 16 август 2011 года.
  5. Численность населения по областям, городам и районам, полу и отдельным возрастным группам, отдельным этносам на 1 января 2010 года. Архивировано 17 гыйнвар 2013 года.
  6. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2018. Архивировано 27 июнь 2015 года.
  7. Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казакъстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2018. Архивировано 27 июнь 2015 года.
  8. Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казакъстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2018. Архивировано 27 июнь 2015 года.
  9. Численность населения Жамбылской области по отдельным этносам на начало 2019 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2019. Архивировано 4 июнь 2020 года.
  10. газификации населенных пунктов в Жамбылской области составляет 88,6 процента(үле сылтама)

Тема буенча өстәмә