Җидесу өлкәсе (Казакъстан)
Россия империясе һәм РСФСР составында булган Җидесу өлкәсе белән бутамагыз
Җидесу өлкәсе (каз. Жетісу облысы, Jetısu oblysy) – Казакъстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек (өлкә). 2022 елның 8 июнендә оештырылган[1]. Административ үзәге – Таллыкурган шәһәре.
География
Җидесу өлкәсе көньякта Алматы өлкәсе белән, төньяк-көнбатышта Балхаш күле аша Караганды өлкәсе, төньякта Абай өлкәсе белән, көнчыгышта Кытай Халык Республикасы белән чиктәш.
Тарих
2022 елның 16 мартында Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев парламент палаталарының уртак утырышы вакытында Казакъстан халкына юллама белән чыгыш ясап, Алматы шәһәре агломерациясенә кагылышлы проблемаларның булуын билгеләп үткән һәм Алматы өлкәсен ике — Җидесу һәм Алматы өлкәләренә бүләргә тәкъдим иткән[2][3]:
![]()
Биредә яшәүчеләр, нигездә, Алматы шәһәре тирәсендә тупланган. Таллыкурган шәһәреннән торып, Узынагаш яки Талгар мәсьәләләрен хәл итеп булмый. Бүген өлкә үзәгенә барып җитү өчен, халыкка бик ерак йөрергә туры килә. Шушы һәм башка сәбәпләрне исәпкә алып, Алматы өлкәсен икегә бүләргә тәкъдим итәм – бу төбәктә Җидесу һәм Алматы өлкәләре булдырылачак. Алматы өлкәсенең өлкә үзәге Капшагай, ә Җидесу өлкәсенеке — Таллыкурган булырга тиеш. Бу адымнар әлеге төбәкләр үсеше өчен яхшы адым булыр дип уйлыйм. ![]()
Өлкә 2022 елның 8 июнендә Казакъстан Президентының 2022 елның 4 маендагы указы нигезендә оештырылган[1].
Җидесу өлкәсе үз чикләрендә 1997 елда бетерелгән элеккеге Таллыкурган өлкәсенә тәңгәл килә[4].
Административ бүленеш
Өлкә 8 районнан һәм 2 өлкә буйсынуындагы шәһәрдән тора (шәһәр акиматлары):
- Аксу районы – административ үзәк Җансүгеров авылы
- Алакүл районы – Өчарал шәһәре
- Ескелде районы – Караболак авылы
- Каратал районы – Өчтүбә шәһәре
- Керболак районы – Сарыүзек авылы
- Күксу районы – Балпык би авылы
- Панфилов районы – Яркәнт шәһәре
- Саркәнт районы – Саркәнт шәһәре
- Таллыкурган шәһәре
- Тәкәле шәһәре
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Указ президента Казакъстана от 4 мая 2022 года «О некоторых вопросах административно-территориального устройства Республики Казакъстан». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2022. Архивировано 4 май 2022 года.
- ↑ Мадина Мамырханова. В Казакъстане появятся Абайская, Улытауская и Жетысуская области. zakon.kz (16 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2022. Архивировано 16 март 2022 года.
- ↑ Три новых области появятся в Казакъстане
- ↑ Как будет выглядеть новая карта Казакъстана