Габдулла Зөлкарнәй
Габдулла Галим улы Зөлкарнәев (тат. Габдулла Галим улы Зөлкарнәев; 3 октябрь 1905, Кызылъяр, Кызылъяр (Петропавел) өязе[d], Акмола өлкәсе, Россия империясе — 6 сентябрь 1935, Казан) — СССР татар драматургы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
Габдулла Галим улы Зөлкарнәев иске стиль буенча 3 (1905 ел) октябрьда Акмола өлкәсенең Петропавловск шәһәрендә туа[1]. Эшче гаиләсеннән чыккан[2], әтисе йөкче (ломовой извозчик) булып эшләгән[3].
Ун яшендә беренче баскыч татар мәктәбенә укырга керә һәм аны 1919 елда тәмамлый. 1920—1922 елларда әтисе үлгәннән соң, тимер юлда кара эшче булып хезмәт итә. 1923 елда комсомолга керә. 1922—1924 елларда консерва заводында себеркечеләр артелендә эшли, 1924—1925 елларда Петропавловск салым идарәсендә чапкын (курьер) булып тора[4][3]. 1925 елда Казанга китә һәм сәнгатьләр техникумына укырга керә[1][3]. Анда Н. Г. Җиһанов һәм С. Җ. Сәйдәшев белән бергә укый[2]. Тиздән Кызыл Гаскәргә чакырыла, Одессадагы 151 нче дивизиянең 153 нче полкында хезмәт итә. 1928 елда ВКП(б) әгъзалыгына кандидат була, 1929 елда партия сафларына кабул ителә. Шул ук елда Казанга кайта һәм техникумда укуын дәвам итә, аны 1930 елда тәмамлый[1][3]. Белем алгач, Татарстан республика сәнгать хезмәткәрләре һөнәри берлегенең җаваплы секретаре итеп эшкә алына, 1930—1934 елларда ТАТРАБИС Үзәк комитеты идарәсе рәисе вазифасын башкара[1][4]. 1934 елның гыйнварында янәдән Кызыл Гаскәр сафларына чакырыла, Татар укчылар полкының взвод командиры булып тора[1][3]. Бер үк вакытта ТатЦИК исемендәге Казан укчылар дивизиясенең аерым бүлек клубы башлыгы вазифасын башкара[1][5], шулай ук батальон парторгы буларак, «команда составы һәм сугышчылар арасында зур абруйга ия булган тәвәккәл, нык большевик» дип бәяләнә[3][4].
Иҗтимагый-партия эше белән беррәттән, 1928 елдан башлап драматургия белән шөгыльләнә, шулай ук шигырьләр яза[2][3]. «Партизаннар» (1930), «Кан тамчылары» (1930), «Серләр чишелде» (1930), «Пчакка каршы пчак» (1932), «Өермә» (1932), «Ил чигендә» (1932), «Повар» (1933), «Ана» (1934) пьесаларының авторы булып тора[1]. Шулай ук «Таһир», «Дала йөрәге» пьесалары билгеле[6]; армиягә килгәч, Габдулла Зөлкарнәев саклану тематикасына күчә һәм «Ворошилов шимбә өмәсе», «Батальон» пьесаларын яза[4]. «Өермә» пьесасы 1932 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела (режиссёры С. Я. Вәлиев-Сульва), әлеге спектакльгә көйне С. Җ. Сәйдәшев яза[7][8]: авылдагы күмәкләштерү темасына оркестр башкаруындагы үзенчәлекле номерлар иҗат ителә[9][10]. Берничә пьесасы Татарстан Республикасының барлык районнарындагы клубларда һәм кече формаларда, шулай ук Мәскәү үзәк татар эшче театрында сәхнәләштерелә[11][3].
Габдулла Зөлкарнәев 1935 елның 6 сентябрендә Казанда автомобиль һәлакәтендә 29 яшендә һәлак була[1][3]. Ул 16 яшьлек шофёрны машинадан этеп чыгарып коткара ала, ләкин машина ауганда үзе кузов астында кала, машинадагы башка пассажирлар исән кала[12][2]. РАБИС[13], Татар дәүләт академия театры[14], Казан Зур драма театры[13], Татарстан совет язучылары берлеге үз кайгыларын уртаклаша[15]. Хушлашу 9 сентябрьдә Кызыл Гаскәр йортында уза[4]. Габдулла Зөлкарнәев Туганнар каберлегендә җирләнгән[16]. Каберенә «Габдулла Галим улы Зөлкарнәев. 1905—1935. Автомобиль һәлакәтеннән үлде. Сөекле дустыбызга, әтиебезгә хатыныннан, улы Ренаттан һәм кызы Риммадан» дип язылган һәйкәл куелган[5].
Шәхси тормышы
Хатыны — Әминә Вәли кызы, актриса[2]. Ике баласы бар — улы һәм кызы[5]. Улы — Ренат (1932 елда туган), табиб[17]. Оныклары бар[2]. Зөлкарнәев архивының бер өлеше Татарстан Республикасы Милли музеена тапшырылган, алар арасында әле фәнни яктан өйрәнүне көткән күпсанлы басылмаган материаллар, пьесалар, хатлар һәм документлар саклана[3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Хасанов, 2005
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Айсылу Кадырова. Нарком погиб, прикрыв собой водителя. Газета «Вечерняя Казань» (2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Альбина Абсалямова. Товарищ Зулкарнеев. Первый в ТатРАБИСе. Казань (журнал) (8 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 4 5 Тов. Зулькарнеев. Тяжёлая утрата. — Газета «Красная Татария». — 1935. — № 209 (5281) (8 сентябрь). — С. 4. — 4 с.
- ↑ 1 2 3 Елдашев, 2015
- ↑ Хасанов, 1998
- ↑ Шакирҗан, Гыйматова, 2009
- ↑ Салитова, 2010
- ↑ Салитова, 1987
- ↑ Саинова-Ахмерова, 1999
- ↑ Рәмиев, 2006
- ↑ Зулкарнеев Ренат Абдуллович. Лига выпускников Казанского государственного медицинского университета. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2023.
- ↑ 1 2 Соболезнования Казанского госцирка, треста кинофикации при СНК ТР, Казанского большого драмтеатра, Союза рабис. — Газета «Красная Татария». — 1935. — № 209 (5281) (9 сентябрь). — С. 4. — 4 с.
- ↑ Соболезнования треста кинофикации при СНК ТР, Тат. гос. академ. театра. — Газета «Красная Татария». — 1935. — № 209 (5281) (8 сентябрь). — С. 4. — 4 с.
- ↑ Соболезнования Казанской стрелковой дивизии имени ТатЦИКа, Союза советских писателей Татарии. — Газета «Красная Татария». — 1935. — № 209 (5281) (8 сентябрь). — С. 4. — 4 с.
- ↑ Инна Серова. В Казани появилось кладбище с особым статусом. Газета «Вечерняя Казань» (17 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2023.
- ↑ Татьяна Сидорова. Мушкетёры Аксенова. Аргументы и факты (12 октябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2023.
Әдәбият
- Зулькарнай Абдулла Галимович / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2005. — Т. 2: Г — Й. — С. 503. — 656 с. — ISBN 5902375029. [рус.]
- Зулькарнай Абдулла Галимович / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 1998. — С. 211. — 703 с. — ISBN 0953065030. [рус.]
- Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. Йөз ел: ике томда — Татарский государственный академический театр имени Галиасгара Камала. Сто лет: в двух томах / авт.-төз.: Л. Г. Шакирҗан, Г. Ф. Гыйматова. — Казан: Заман, Татарстан китап нәшрияты, 2009. — Т. 1: Спектакльләр = Спектакли. — 567 с. — ISBN 9785890520432. [тат.] [рус.]