Голҗа

Голҗа̄ (уйг. غۇلجا, Ғулҗа, каз. قۇلجا, Құлжа) яки Ини́ң ( кыт. гад. 伊宁, пиньинь: Yíníng) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге шәһәр. Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының Или Казакъ автономияле районы үзәге. Или елгасы үзәнендәге мөһим икътисади үзәк.

Тарих

«Голҗа» исеме Төрки каһанлыгы дәвереннән мәгълүм. 13 гасырда Чыңгызхан улы Чагатай Голҗаны үз биләмәләрнең үзәге иткән. Җуңгария ханлыгы дәверендә (1635—1755) хан урдасы Голҗада урнашкан. 1755-57 еллардагы сугышлар нәтиҗәсендә Кытай составына кергән.

XIX гасырда Россия белән Кытай арасында сәүдәнең мөһим үзәге булган.

1944—1949 елларда — Икенче Көнчыгыш Төркестан Җөмһүриятенең үзәге.

Сәнәгать

Азык-төлек, тукымачылык сәнәгате эшханәләре, музей бар. Терлекчелек продуктлары эшкәртелә. Шәһәр яныныдагы чыганаклардан уран, вольфрам һ.б. төсле металл рудалары, азбис вә графит казып алына.

Танылган шәхесләр

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Төркемнәр