«Ирек мәйданы» газетасы
«Ирек мәйданы» — иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газета. Казанда нәшер ителә, атнага бер тапкыр чыга. Гамәлгә куючысы һәм нәшер итүчесе — Ләйсән Юныс кызы Усманова, баш мөхәррире ― Раиф Усманов. Газета Татарстан Республикасы һәм татар халкы тормышындагы иҗтимагый-сәяси, мәдәни вакыйгаларны яктырта, ил-көн яңалыклары, кызыклы әңгәмәләр, уңышка ирешкән кешеләр, дин, сәламәтлек, бакчачылык, яңа рецептлар белән таныштыра. Газета битләрендә тел, милләт проблемаларына аерым урын бирелә.
Тарих
«Ирек мәйданы» газетының беренче саны 2004 елда чыга. Башта газета А4 форматындагы 16 полосада ак-кара вариантта чыкса, 2008 елдан тулы төсле булып басыла башлый, полосалар саны 24 кә кадәр арта. Газета атнага 1 тапкыр чыга. 2025 елның июнь аена тиражы — 29017 данә[1].
2024 елгы мәгълүматлар буенча, атналык газетаның гомуми тиражы – 39765. Шуларның 27445 данәсе – Татарстанда, 2595 данәсе Россия төбәкләрендә таратыла[2]. Газетаны Киров өлкәсе, Мари Иле, Ульяновск, Оренбург, һ.б. өлкәләрдә яздырып алалар.
Башкортстанда газета «Манзара» исеме белән чыга, ул 9725 данәдә Уфада басыла. Россия күләмендә «Ирек мәйданы — Җомга көн кич белән» исеме белән тарала. 2018 елгы мәгълүматлар буенча газетаны Татарстаннан читтә 4 меңнән артык кеше алдырган[3].
Басманың баш мөхәррире Раиф Усмановның вәзгыятькә бәйле фикере[4]:
| Газеталарның басма вариантын саклап калу өчен, ничек тә кызыклырак итеп чыгарырга инде. Без, мәсәлән, үзебез өчен бүген киңәю мәсьәләсен куйдык. Күп кенә газета-журналлар, нигездә, Татарстанда гына. Татарларның Татарстанда өчтән бере генә, өчтән икесе читтә яши дип әйтергә була бит. Татар матбугатының республикадан читтә үсеш мөмкинлекләре зурдыр дип саныйбыз. Шушы юнәлештә эшлибез, 2014 елдан Башкортстанда “Манзара” газетасын чыгара башладык. Башта 250 кеше язылган иде, тырыша торгач бүген 8,5 мең кешегә җиткердек, 1,5 меңләп укучы киосклардан сатып ала. |
Басманың тиражы
- 2010 — 33 000 данә.
- 2020 елның июль аенда 45 800 (Татарстанда 32 400, Россия төбәкләрендә 3 300, Башкортстанда («Манзара») 10 100.
40 000 – почта аша тарала, калганы – газета киосклары аша сатыла). - 2022 елның гыйнвар аенда (гомуми тираж) 34 939.
- 2022 елның июль аенда (гомуми тираж) 32 265.
- 2023 елның гыйнвар аенда (гомуми тираж) 33 235.
- 2023 елның июль аенда (гомуми тираж) 29 929.
- 2024 елның гыйнвар аенда (гомуми тираж) 30 139. Татарстанда ― 27 517, Россиядә («Ирек мәйданы. Җомга көн кич белән») ― 2 622.
- 2024 елның июль аенда (4.07.2024) (гомуми тираж) 27 477.
- 2025 елның июнь ае өчен: Татарстанда ― 26 415, Россиядә («Ирек мәйданы. Җомга көн кич белән») ― 2 602.
Искәрмәләр
- ↑ Ирек мәйданы. № 22. 5 июнь 2025.
- ↑ Раиф Усманов: Соңгы вакытта почтаны ниндидер кибеткә әйләндереп бетерделәр. www.tatar-inform.tatar (7 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2025.
- ↑ Раиф Усманов Урал һәм Себер төбәкләре өчен аерым татар газетасы чыгара башлаячак. www.tatar-inform.tatar (19 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2025.
- ↑ Татар матбугатының хәле ничек: басма тиражга почта комачаулый, интернетта эшләргә белгечләр җитми. www.tatar-inform.tatar (19 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2025.